29 июнь 2020 яңалыклары
-
Татарстанда Сабан туе 4 июльдә онлайн форматта узачак
Авылларда сабан туе булмый.
-
Татарстанда «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» акциясе тәмамлана
Акция барышында авыр тормыш хәленә тарыган татарстанлылар волонтерлардан финанс, мәгълүмати, мәгариф һәм башкалар буенча ярдәм алды.
-
Чаллыда 800 квадрат метрга кадәр мәйданлы сәүдә объектлары ачыла
Бүгенге көннән Татарстан Республикасында аерым керү урыны булган 800 кв метрга кадәр мәйданлы сәүдә объектлары эше рөхсәт ителгән.
-
Иртәгә Татарстанда йортлар янында тавыш бирү өчен участоклар үз эшен төгәлләячәк
Йорт яны территорияләрендә тавыш бирү мөмкинлегеннән республиканың 111 меңнән артык кешесе файдаланган.
-
Кинотеатрлар кайчан ачыласы билгеле
Россиядә кинотеатрлар 15 июльдән эшли башлаячак, дип хәбәр итте вице-премьер Дмитрий Чернышенко премьер-министр Михаил Мишустин белән узган киңәшмәдә.
-
ТР Үзәк сайлау комиссиясе төзәтмәләр буенча тавыш бирү вакытында 11 шикаять тикшерде
Барлык хәбәрләрдән тикшерү барышында хокук бозуның бер генә очрагы расланды.
-
2020 ел ахырына Татарстанның барлык мәктәпләрендә югары тизлекле интернет булачак
Республикада Wi-Fi җиһазларын модернизацияләү планлаштырыла.
-
Татарстанда 42 яңа коронавирус очрагы расланган
Татарстанда бүген 42 яңа коронавирус очрагы расланган. 13 кеше хастаханәгә салынган, 29 кеше өйдә дәвалана.
-
Путинның күлмәген 165 мең сумга саталар
Сатучы раслаганча, әлеге күлмәк кунакханәләрнең берсендә онытып калдырылган була.
-
Политолог: Россия Конституциясенә төзәтмәләр пенсиянең бердәм системасын беркетә
Сергей Марков фикеренчә, Конституциягә төзәтмәләр Россиянең социаль дәүләт статусын ныгытырга тиеш.
-
Яшь җырчы Лия Шәмсинага сөйгәне кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган
Лия Шәмсина Инстаграм битендә тәкъдим ясау мизгелләреннән матур фотолар урнаштырган.
-
Йолдызнамә: 29 июнь – 5 июль
Йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?
-
Әнисе өйдә бикләп тоткан маугли-хатын 2006 елдан бирле юынмаган, песи ризыгы ашаган
42 яшьлек Надежда гомеренең соңгы 26 елын песиләр һәм күселәр белән уздырган.
-
Татарстанда йорты белән бергә ир-ат янып үлгән
Татарстанда янгын вакытында бер ир-ат һәлак булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.