Яңалыклар тасмасы

Путинның күлмәген 165 мең сумга саталар

Сатучы раслаганча, әлеге күлмәк кунакханәләрнең берсендә онытып калдырылган була.

Мәскәүдә «Авито» сервисында Владимир Путинның күлмәкләрен сатуга чыгарганнар. 48-50 (XL) размерлы ак күлмәк өчен сатучы 165 мең сум сораган.

Сатучы сүзләренә караганда, күлмәкне Россия Президенты Түбән Новгородтагы Sheraton кунакханәсендә онытып калдырган. Аны җыештырганда номердан табалар.

«Күлмәк юылмаган, кирәк булганда экспертизага бирергә әзер», — дип язган сатучы белдерүдә.

 

Чыганак:Ватаным Татарстан

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев