29 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Сак булыгыз: көчле бозлавык көтелә!!!
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, кисәк суыту сәбәпле, бүген төнлә һәм 30 ноябрьдә юлларда көчле бозлавык булачак. Моны күздә тотып ЮХИДИ хезмәткәрләре шәхси транспортта йөрүдән тыелып торырга өнди. Җәяүлеләргә дә урамда сак булырга киңәш ителә. Бозлавыкта таймый торган аяк киеме киегез, ди белгечләр. Иң яхшысы урамга...
-
Чаллы язучыларының үз “йорты” булачак
Чаллы язучылар оешмасының бүгенге көндә иҗат әһелләре җыелып сөйләшер өчен дә бүлмәсе юк. Совет заманында бирелгән бүлмәне моннан 10-15 ел элек алдылар. Язучыларның җыелу урыны булып шәһәр китапханәсе яки Чаллы Татар дәүләт драма театры биналары булды. Хәзер язучылар урамда калдылар, дисәк тә ялгыш булмас. Оешманың җитәкчесе Факил Сафин иҗатташларын "Көмеш...
-
Йылдырым Казанга килә
Төркия премьеры Бинали Йылдырым 6 декабрьдә Русия премьеры Дмитрий Медведев белән, 7 декабрьдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашырга җыена. Төркия премьер-министры Бинали Йылдырым 6-7 декабрьдә Русиягә рәсми эш сәфәре вакытында Казанга да килергә җыена, дип хәбәр ителә премьерның рәсми сайтында.
-
Чаллыга федераль бюджеттан 173 020 доза вакцина кайтарылган
Һава торышының тотрыксыз булуы, вируслар өчен уңай. Алар бик тиз тарала, нәтиҗәдә халык кискен йогышлы чирләргә бирешә башлый. "Татарстанда һәм Чаллыда сулыш алу юллары чирләре барлык авыруларның 30%ка якынын тәшкил итә", - диде хуҗалык җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Олег Сабаев.
-
Чаллы тәрбиячеләре көч сынаша
Чаллыда мәктәпкәчә белем бирү педагоглары арасында "Ел тәрбиячесе -2017" бәйгесе уза. Чара балалар бакчасы тәрбиячесе һөнәренең социаль дәрәҗәсен күтәрү, педагогларның осталыкларын арттыру максаты белән үткәрелә. Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү бүлеге башлыгы Елена Одинцова әйтүенчә, бәйгедә катнашу өчен 119 гариза теркәлгән. Тәрбиячеләр үзләре турында мәгълумат, тиешле...
-
Кадыйровтан көлгәннәр
Чечня башлыгы Рамзан Кадыров Instagram битендә КВНның юбилей кичәсендә үзенә пародия ясап көлгән Михаил Галустян номерын мактап, югары бәяләгән. Кадыров әлеге кичәгә чакырулы булуын, ләкин кайбер сәбәпләр аркасында бара алмавын билгеләп үткән.
-
Гранатаны кем калдырган?
Чаллының 49 нчы комплесында урнашкан "Янтарь" кибете янында граната ята, тизрәк килегез, дип хәбәр итәләр МВД, ФСБ һәм МЧС хезмәтләренә.Чыннан да кибет янында хәрби шартлаткычка ошаган предмет табыла. Тиз арада 49/11 йорты тиәсе камап алына, тикшерү эшләре башлана. Нәтиҗәдә бу әйбер гранатаның муляжы булып чыга, хәзер аны кем калдырганы ачыклана.
-
Риза Фазыл вафат
Кырымтатар язучылары берлеге рәисе Риза Фазыл Акмәчәт хастәхәнәсендә вафат булды. Аңа 88 яшь иде. 23 ноябрь иртәсендә инсульт кичергән Риза Фазыл Акмәчәт хастаханәсенә урнаштырылды. 26 ноябрьдә хәле начараю сәбәпле аны реанмациягә күчерделәр. Риза Фазыл 1928 елда Кырымның Барын авылында туган. Үсмер чакта Кырымнан Кострома өлкесенә сөрген ителә, леспромхозларның берсендә эшли,...
-
Ну, табигать бирә кирәкне!
Бүген Чаллыда көн дәвамында карлы яңгыр явачак, температура 0, +1 градус тирәсе. Кичә төнлә +3 градус булып яңгыр яуды, бөтен җирдә күлләвек, бозлавык сак йөрегез. Кичкә температура төшәчәк -2 градус булыр, дип көтелә. Әммә иртәгә синоптиклар көндез-14, -15 градус, төнлә -19, -20 градус салкынлык була, дип кисәтәләр. Димәк бүген яуган...
-
Mөселманнар белән христианнар футбол уйнаганнар
Чаллы шәһәрендә христиан һәм мөселманнар арасында футбол буенча иптәшләрчә матч узды, дип хәбәр итә Кама аръягы христианлыгы матбугат хезмәте. Футбол уены «КАМАЗ» стадионында үтеп, тигез исәп белән төгәлләнгән. Матч ахырында командалар бер-берсен күңелле уенда катнашулары белән котлаган. Футбол матчын оештыруда конфессия вәкилләренә Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм Россиянең атказанган тренеры...