30 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Чаллыда юл-транспорт һәлакәте картасын булдырдылар
Чаллыда юл-транспорт һәлакәте еш була торган урыннарның картасын булдырдылар. Шәһәрнең баш автоинспекторы Радий Кадиков әйтүенчә, анда 51 "кайнар нокта" билгеләнгән. Бу исемлектә автостанция, беренче автомобиль юлы, Орловка боҗрасы һәм Машина төзүчеләр урамындагы җәяүлеләр юлы бар. Бу урыннарга юл кичүләре кирәк.
-
Яңа авиакомпания
2015 елның II кварталында Татарстанда яңа авиакомпания эшли башлый. Хәзер теркәү эшләре бара. Ул "Татнефть" акционерлык җәмгыяте булышлыгы белән барлыкка килә.
-
“Шәһри Чаллы” мәгълүмати партнер булды
29 гыйнвар көне "Шәһри Чаллы" гомумшәһәр газетасы өчен тагын бер яңалык алып килде. Безнең газетабыз шәһәребездә атна саен үткәрелә торган "Эшлекле төшке аш" (Деловой обед) проектының мәгълүмати партнеры булды. Аның авторы һәм җитәкчесе - Яр Чаллы шәһәренең инвестицияләр җәлеп итү буенча агентлыкның күзәтчелек советы рәисе Сергей Майоров һәм "ТАТМЕДИА" ААҖ...