Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Шәһри Чаллы” мәгълүмати партнер булды

29 гыйнвар көне "Шәһри Чаллы" гомумшәһәр газетасы өчен тагын бер яңалык алып килде. Безнең газетабыз шәһәребездә атна саен үткәрелә торган "Эшлекле төшке аш" (Деловой обед) проектының мәгълүмати партнеры булды. Аның авторы һәм җитәкчесе - Яр Чаллы шәһәренең инвестицияләр җәлеп итү буенча агентлыкның күзәтчелек советы рәисе Сергей Майоров һәм "ТАТМЕДИА" ААҖ...

29 гыйнвар көне "Шәһри Чаллы" гомумшәһәр газетасы өчен тагын бер яңалык алып килде. Безнең газетабыз шәһәребездә атна саен үткәрелә торган "Эшлекле төшке аш" (Деловой обед) проектының мәгълүмати партнеры булды. Аның авторы һәм җитәкчесе - Яр Чаллы шәһәренең инвестицияләр җәлеп итү буенча агентлыкның күзәтчелек советы рәисе Сергей Майоров һәм "ТАТМЕДИА" ААҖ филиалы директоры-"Шәһри Чаллы" гомумшәһәр газетасының баш мөхәррире Илсур Тимеров тарафыннан рәсми килешүгә кул куелды.

Кичә эшмәкәрлекне үстерү буенча хакимият, бизнес һәм җәмәгатьчелек катнашында "Кризис чорында эшмәкәрлеккә ярдәм итү стратегиясен әзерләү" дигән темада гадәти булмаган форматта эшлекле сөйләшү булды. Төп кунаклар итеп Чаллының икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү идарәсе җитәкчесе урынбасары Р.Беляев, "Татэлектромаш" ҖЧҖ генераль директоры И.Исламов, Чаллы һәм Кама буе төбәгенең сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчесе И.Шигин һәм шушы палатаның финанслар буенча комитет рәисе В.Ивановалар чакырылган иде. Алар икътисадый кризис чорына дәүләтебез тарафыннан кабул ителгән программалар ярдәмендә җирлектәге җитештерүчеләрнең үз продукцияләрен җитештерү һәм сату өчен булдырылган мөмкинлекләр хакында бәян иттеләр. Кама инновацион җитештерү кластерына һәм кластерлы үсеш үзәгенә җитештерү тармагында эшләүче оешма-предриятиеләрне берләштерү, алар җитештергән товарларны сату базарына чыгаруда ярдәм итү, "Татарстанныкын сайла" дигән гомумреспублика акциясенә кушылып, шәһәребездә дә башкарма комитет җитәкчесе Н.Мәһдиев тәкъдиме белән "Чаллыныкын сайла" акциясен уздыру бурычлары йөкләнде.

Сәүдә-сәнәгать палатасы каршында антикризис клубы эшли башлаган. Атна саен төрле темалар буенча үткәрелгән түгәрәк өстәлләрдә дә бик күп кенә мәсьәләләр хәл ителә. Эшмәкәрләр андый чараларда да бик актив катнашалар. Җирлектәге җитештерүчеләрне үзара хезмәттәшлеккә, эш оештыруда маркетинг стратегиясен, планлаштыру кебек бизнес-элементларны кулланырга чакырдылар.

Эшмәкәрлекне үстерү һәм ярдәм итү шәһәрнең имиджын күтәрүгә бәйле. Бүгенге көндә актуальлеген югалткан бизнес төрләрен башкалар белән алыштырырга кирәк. Үзара хезмәттәшлекне уңайлы шартларда алып бару өчен электрон ресурс - уртак база булдырыла. Бу хактагы тулырак мәгълүмат белән сез газетабызның алдагы санында сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчесе И.Шигин белән үткәрелгән әңгәмәдән таныша аласыз.

ИЛТИМЕР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X