31 июль 2021 яңалыклары
-
1-15 август көннәренә халык сынамышлары
1 август көнне яңгыр яуса, көз елак, коры булса - көз дә шундый килә.
-
Аңлашылмый торган чир
Быел февраль азагында бер танышымның авырып китүе турында ишетеп хәлен белергә кергән идем, буыла-буыла йөткерә бу. “Больницага барган идем, бронхит диделәр”, - ди.
-
Капиталь ремонт кирәк
Сөембикә проспектындагы “Йорт төзүчеләр” тукталышындагы җир асты кичүе куркыныч хәлдә.
-
Утыргычлар юк
Беренче “Лента” супермаркеты янында балалы әниләргә утырып ял итәр өчен, элек эскәмияләр бар иде.
-
Даруханәләрдә дә алдыйлар икән
Бер көнне Чәчәкле бульварындагы бер даруханәгә кергән идем. “Бездә андый дару юк”,- дип 50 сумлык дару урынына 250 сумлык препарат тәкьдим иттеләр.
-
Чаллы йортларында «акыллы» домофоннар барлыкка килә башлады
«Акыллы» домофон яңа панель, тавыш сигналы, югары сыйфатта төшерүче камера белән аерылып тора.
-
Чаллыда Һава-десант гаскәрләре көнен билгеләп үтәчәкләр
2 августта 10:00 сәгатьтә «Ватан-ана» мемориалы янында Һава-десант гаскәрләре көненә багышланган тантаналы чара узачак.
-
1 августтан эшләүче пенсионерларга өстәмә түләүләр булачак
1 августтан тупланма пенсия, вакытлы пенсия түләүләре һәм бер тапкыр түләнә торган түләүләр күләме артачак.
-
Миңнеханов: Казан һәм районнар арасында көчле сәнәгать зоналары булдырырга кирәк
Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында узган «Татарстан Республикасы агломерацияләрен һәм транспорт инфраструктурасын үстерү» фәнни-проект семинарында катнашты.
-
Таңсылуның кулларыннан гөлләр “тама” (+фотолар)
Шәһәрдә талантлы балалар бик күп. Алар - гаиләсенең генә түгел, мәктәпнең, шәһәрнең горурлыгы. Мулланур Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясенең 7нче сыйныф укучысы Таңсылу Ганиева шуларның берсе.
-
Айгөл – иң яхшы футболчы
Чаллының “Төзүче” командасы футболчылары 2010-2011 елгы кызлар арасында футбол буенча “Күн туп-2021” Бөтенроссия ярышларында җиңү яулады. Футбол ир-егетләр уены булса да, аны кызлар да ярата. Финалга 16 команда чыккан иде.
-
Чаллының 29нчы комплексы яңарачак
Шәһәрнең 29нчы комплексы – иң иске, зур комплексларның берсе. Биредә 19 йорт бар. Элек аларда КамАЗда эшләүчеләр өчен тулай тораклар булган. 50 еллык тарихы булган комплекс бүген зур үзгәрешләр кичерә.
-
Яр Чаллыда идарә итү компаниясенең 34 яшьлек директоры вафат булды
Үлем сәбәбе - коронавирус.
-
Илшат Әминов: «Мин реакция көттем, чөнки антиваксерлар бик агрессив»
"Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов "7 көн" авторлык программасыннан соң үз адресына гаепләүләргә җавап бирде, анда ул мәҗбүри вакцинацияне хуплауда чыгыш ясаган иде.
-
31 июльгә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы
31 июльдә алмашынучан болытлы һава. Төнлә кыска вакытлы, ә көндез кайбер районнарда көчле яңгыр көтелә.