Аңлашылмый торган чир
Быел февраль азагында бер танышымның авырып китүе турында ишетеп хәлен белергә кергән идем, буыла-буыла йөткерә бу. “Больницага барган идем, бронхит диделәр”, - ди.
Йогышлы чир булмагач, шикләнмичә сөйләшеп, зарларын тыңлап утырдым.
Икенче көнне үзем әз-мәз йөткергәли башлагач та, игътибарга алмадым. Тагын бер көннән температурам 38гә күтәрелеп, урынымнан тора алмагач кына, хәлнең нидә икәненә төшендем. Тик соң иде инде: башым сөякләренә кадәр чатнап авырта, авыз эчем кибеп, иреннәрем бөреште, телемне әйләндереп сүз дә әйтә алмыйм. Олыгаеп килгәндә чиргә каршы тору җиңел түгел шул. Өйдәге даруларны йотудан хәлем җиңеләймәгәч, ашыгыч ярдәм чакыртмый чарам калмады.
Ярдәм озак көттермәде. Фельдшер ханым бик ягымлы, җылы итеп сөйләште, берничә укол ясады. “Коронавирус микән әллә миндә?”- дидем, уенын-чынын кушып. Җавап урынына ул елмаеп кына куйды. Ник дигәндә, бу зәхмәт чир бездән бик ерак тоела, битлек-перчаткалар киеп йөрү турында әле сүз дә юк иде.
Берничә көн үтте. Башымның авыртуына чыдар әмәл юк, температурам 39дан артып китте. Янә ашыгыч ярдәм чакыртырга туры килде. Бу юлы фельдшер бары тик температураны төшерә торган укол ясады да, больницага барып, врачка күренергә, анализлар бирергә киңәш итте.
Мондый хәлдә ничек торып йөрергә соң? Янә үз даруларым, сыналган чаралар белән чиргә каршы көрәшүне дәвам иттем. Инде бераз тернәкләнгәч кенә, больницага юл тоттым.
Йөземә сары коелган, башым авырта, әйләнә, бал кортлары күчедәй гөжли, чыңлый, көчкә атлыйм.
Врач билгеләгән дәвалар башымда өермә кузгатты диярсең: мием селкенеп, биеп йөргәндәй булды. Бер ай чамасы үткәч кенә хәлем бераз җиңеләйде.
Вакыт уза, инде менә көзгә кердек. Баш әледән-әле авырта, шаулый. Урында яткан көннәр дә булгалый. Җәй буе, сирәк-мирәк булса да, йөткереп йөрдем. Борыным да еш кына мышык-мышык килде.
Бу яшеңдә тагын ни телисең дип кинаяле елмаер иде мине белүчеләр. Өлешчә килешәм алар белән. Тик: “Нинди чир булды икән миндә?” - дигән сорау һаман тынгы бирми. Бигрәк нык какшатты бит. Йөрәгем дә кыса хәзер.
Таныш-белешләрем дә: “Гаиләбез белән чирләдек, югары температура белән кызышып яттык, теге зәхмәт вирусның берәр төре булгандыр”, - диләр.
Әгәр шушы вирус кагылып узган булса, аңа каршы иммунитет бар инде бездә дип үзебезне тынычландырабыз. Кабат аяктан ега күрмәсен дип, сакланырга да тырышабыз.
Сәрия Сафина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев