31 декабрь 2014 яңалыклары
-
«КамАЗ-мастер» сынатмый
Мароккода үтүче Africa Eco Race ралли-марафонының тәүге этабы төгәлләнде. Анда шәһәрдәшләребез, танылган спортчылар «КамАЗ-мастер» узышчылары да катнаша. Антон Шибалов экипажы финиш сызыгын өченче булып үтте. Шәһәрдәшләребездән торган икенче төркем турнир таблицасының дүртенче баскычында.
-
Лаеклы ялдагы кешеләрне компьютер серләренә өйрәтәләр
"Россия пенсионерлары союзы" иҗтимагый оешмасы проекты кысаларында Чаллыда лаеклы ялдагы кешеләрне компьютер серләренә өйрәтә. Шәһәрнең 7 мәктәбендә һәм "Нур" яшьләр үзәгендә 70 кеше укып чыкты. Аларга тантаналы шартларда сертификатлар тапшырылды.
-
Наил Мәһдиев: Хөрмәтле чаллылылар!
2014 ел тәмамланырга санаулы вакыт кына калды. Тиздән без иң якын кешеләребез белән бәйрәм өстәле артында яңа 2015 елны каршылыйбыз. Узып баручы ел безнең күңелләрдә матур хатирәләре - онытылмаслык вакыйгалары, матур традицияләре белән истә калыр. Без өй туйларын, балалар тууның артуын, талантларыбызның, спортчыларыбызның яңа җиңүләрен, хезмәт коллективларының казанышларын күреп сөендек....
-
Шәһәрдәшләрне түбәндәге Яңа ел чаралары көтә
Бәйрәм чаралары исемлеге: 31 декабрь, 19 сәгатьтә - "Зәңгәрсу кәҗәкәй" музыкаль-хореографик мюзиклы. 19 сәгать 30 минутта - "Кыш бабай һәм Кар кызы-2015" шәһәр бәйгесенең финалы. 20 сәгатьтә - Чаллы эстрада җырчыларының "Яңа ел төне көйләре" дип исемләнгән концерты. 22 сәгатьтә - Бәйрәм фейерверкы. 22 сәгать 10 минутта - "Рекорд" радиостанциясенең...
-
Чаллы театры артисты драма бәйгесендә җиңде
"Яңа татар пьесасы"бәйгесе нәтиҗәләре буенча Чаллыда яшәп иҗат итүче драматург, Татарстанның атказанган артисты Булат Сәлахов "Яратылмый калган ярлар" пьесасы өчен Татарстан мәдәният министрлыгының махсус бүләгенә лаек булды. Бүләкне тапшыру тантанасында Булат әфәнде үз гадәте буенча шаяртып та алды: "Мин үземнең даһи актер булуым турында күптәннән белә идем инде. Ә менә...