Чаллы театры артисты драма бәйгесендә җиңде
"Яңа татар пьесасы"бәйгесе нәтиҗәләре буенча Чаллыда яшәп иҗат итүче драматург, Татарстанның атказанган артисты Булат Сәлахов "Яратылмый калган ярлар" пьесасы өчен Татарстан мәдәният министрлыгының махсус бүләгенә лаек булды. Бүләкне тапшыру тантанасында Булат әфәнде үз гадәте буенча шаяртып та алды: "Мин үземнең даһи актер булуым турында күптәннән белә идем инде. Ә менә...
"Яңа татар пьесасы"бәйгесе нәтиҗәләре буенча Чаллыда яшәп иҗат итүче драматург, Татарстанның атказанган артисты Булат Сәлахов "Яратылмый калган ярлар" пьесасы өчен Татарстан мәдәният министрлыгының махсус бүләгенә лаек булды.
Бүләкне тапшыру тантанасында Булат әфәнде үз гадәте буенча шаяртып та алды: "Мин үземнең даһи актер булуым турында күптәннән белә идем инде. Ә менә үземнең әле тагын талантлы драматург икәнемне яңа белдем. Жюрига рәхмәт!" Бу чара Камал театрында узган татар профессиональ театрының 108 еллык туган көненә багышланды.
"Яңа татар пьесасы" 2003 елдан башлап ел саен диярлек үткәрелеп килә. Традиция буенча, конкурс өч турда үтә. Башта авторлар әсәрләрен оештыру комитетына җибәрә. Өченче турда бәйгегә килгән иң лаеклы пьесалардан шорт-бит төзелә. Бәйге һөнәрмәндләргә да, башлап язучыларга да көчләрен сынап карарга мөмкинлек бирә, чөнки ул ябык рәвештә үткәрелә: авторларның исемнәре тәхәллүсләп яшерелгән. Быелгы конкурска барлыгы 46 әсәр кабул ителгән, жюри аларның сигезенен билгеләп үтәргә дигән карар чыгарган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев