Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Фитыр сәдакасын кайчан бирергә?

«Рамазан уразасы җир белән күк арасында эленеп тора, һәм фитыр сәдакасын биргәннән соң гына ул күкләргә ашачак», – ди дин әһелләре.

Изге Рамазан аеның соңгы көннәре якынлаша. 2 майда бар мөселман дөньясы Гает бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Бу көнгә 1-2 көн кала, уразабыз дәвамында җибәрелгән хата-кимчелекләрдән һәм ялгышлыкларыдан азат булыр өчен фитыр сәдакасын бирү мөһим. Кайбер галимнәр фитырны Рамазан ае дәвамында бирергә ярый, диләр. Безнең хәнәфи мәзһәбе галимнәре дә бу фикерне раслый. Әмма хәдисләрдә әйтелгәнчә гает алдыннан бирелгән сәдака — иң хәерлесе.
Быел ТР мөселманнары Диния нәзарәте фитырның иң аз күләмен (арпа бәясеннән чыгып исәпләгәндә) 150 сум, дип билгеләде. Мул тормышта яшәүчеләр өчен – 800 сум (хөрмә һәм йөзем бәяләре буенча).  
Шунысы да мөһим – фитыр сәдакасы 44 700 сум күләмендә нисабка ия булучыларга гына вәҗиб (үтәлергә тиеш гамәл) булып тора. Нисаб – ул тотылмый торган запас акча. Аны ел да көмеш бәясеннән чыгып исәплиләр. Зәкят түләү өчен нисаб күләме – 442 000 сум (алтын бәясе буенча).
Фитырны гаилә башлыгы барлык гаилә әгъзалары һәм аның тәрбиясендә булган кешеләр өчен үзенең кеременнән түли. Ир бала балигъ булуга, фитырны үзе өчен үз кеременнән түләргә омтылырга тиеш. Андый мөмкинлеге булмаган очракта, бу бурыч гаиләдәге башка ир-атлар өстенә төшә. Ире фәкыйрь булса яки эшләмәсә, ә хатыны бай булса яки эшләсә, ул үзе, ире һәм аның тәрбиясендә булганнар өчен фитыр сәдакасын бирә ала, әмма мәҗбүри түгел.
Фитыр сәдакасы мохтаҗлыкта гомер кичерүче мөселман кешесенә бирелергә тиеш. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам изге ай