Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Ифтарда ишеткәннәрдән: «Тәлинкәдә ризыкның бөртеге дә калырга тиеш түгел!»

Чаллының татар матбугаты үзәге журналистлары ифтарда булып кайтты.

Мөселман дөньясы Изге Рамазан аеның икенче ункөнлеген дә аяк басты. Дин кардәшләребез көн дәвамында зур сабырлык һәм тыйнаклык белән уразада булса, кояш баегач күмәкләшеп ифтар мәҗлесләренә җыела. Әнә шуларның берсендә без – шәһәребезнең татар матбугат үзәге хезмәткәрләре дә булып кайттык. Инде икенче ел рәттән безне бер табын артына «Чаллы Яр» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Зияров чакырып хөрмәтләде.

Авыз ачу мәҗлесе иман йорты ишегалдындагы «Татлы» кафесында үтте. Аңа кадәр исламның терәкләре һәм бөек нигезләре хәдисе буенча дәрес үткәрелде. Аны мәчетнең имамы Рамазан Идрисов алып барды. Яшь хәзрәт һәр мөселман тарафыннан үтәлергә тиешле биш фарызны искәртеп үтте. Аллаһтан башка Иләһ юклыгына һәм Мөхәммәд Аның илчесе (рәсүле) икәнлегенә таныклык (шәһадәтлек) бирү, биш вакыт намазны үтәү, тиешле күләмдә мал-мөлкәткә ия кешеләргә зәкят түләү, Рамазан аенда ураза тоту, мөмкинлек булса, Мәккәгә хаҗ кылырга бару – әнә шулар. 

Гадәттә: «Динебезнең биш баганасын, нигезләрен беләсезме?» – дип сорасалар, кардәшләребез я югалып калалар, я берничәсен генә атый алалар. Шуңа күрә хәзрәтнең аларны янә бер кат хәтерләребездә яңартуы бик тә урынлы булды. Бу гына да түгел, вәгазьдән соң ук әнә шул нигезләрнең берсен гамәлгә ашыру бәхете дә насыйп булды. Мәчет эчен ямьгә күмеп азан яңгырагач, бар да ахшам намазына басты. Кемдер өчен ул бәлкем тәүге тапкыр рөкугъ һәм сәҗдәгә китү дә булгандыр әле... 

Фарыз гыйбадәтләр үтәлеп, хәерле һәм бәрәкәтле тормышлар сорап догалар кылынгач, ифтар мәҗлесе башланып китте. Сый һәм нигъмәт тулы өстәл артында хезмәттәшләребез мәчетнең имам-хатыйбына карата янә рәхмәт хисләрен белдерде, юлчыларның күз явын алып торган иман йорты хакында фикерләре белән уртаклашты, хатирәләрен яңартты.

Шәһәребезнең иң абруйлы журналистларының берсе, күп еллар Чаллы телеканалында тарихи һәм дини темаларны яктырткан Римма ханым Солтанова «Чаллы Яр» мәчете минем өчен аеруча якын», – дип билгеләп үтте.

«Бу иман йортын безнең иҗат төркеме беренче казыгыннан алып ачылганчыга кадәр төшереп барды. Аның төзелү тарихын без Чаллы елъязмасына кертеп калдырдык. Исемдә әле, оператор белән беренче тапкыр килгәндә монда ялан кыр иде. Әнә нинди күркәм заманча бина бизәп тора хәзер бу Орловка бистәсен. Барысы да халык иманлы, гыйлемле булсын өчен бит. Илдар хәзрәт Зияровка хөрмәтем чиксез. Ул бик тә алдынгы карашлы, зыялы, булдыклы кеше. Аның командасы бик күп игелекле эшләр башкара. Ифтарга чакыру алгач бик куандым. Каләмдәш коллегаларымны да сагынган идем. Изгелеге үзенә меңе белән әйләнеп кайтсын», – диде Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре. 

Аның сүзләрен республикакүләм нәшер ителүче «Мәйдан» әдәби-мәдәни журналы баш мөхәррире дә куәтләде. 

«Дини оешмаларның шәһәр газета-журналларына, матбугатка ихтирамлы мөнәсәбәте без каләм осталары өчен аеруча мөһим. Үзара аңлашып, бердәм хезмәттәшлек иткәндә халкыбызда дингә, телгә, милләткә хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләү эше көткәннән дә татлырак җимешләре белән куандырыр. Бу ихлас чараны оештырган өчен хәйриячеләребезгә Аллаһның рәхмәте булсын», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Резидә Гасыймова. 

Табын артында шулай ук авыз ачуга, тәгам җыюга кагылышлы күркәм гадәтләр хакында да сөйләшенде. Хезмәттәшебез, «Шәһри Чаллы» газетасы журналисты, мөслимә Алинә Баһаветдинова ризык кадере турында дини белемнәре белән уртаклашты.

«Аллаһ безгә азык-төлекне җан асрар өчен нигъмәт итеп биргән һәм һәр хәләл ашка бәрәкәт иңдергән. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһиссәлләм моны истә тотып, савытыбызга салынган ризыкны бөртегенә кадәр ашап бетерү хәерле, дигән. Бар бәрәкәт әнә шул кечкенә генә кисәктә калырга мөмкин дип кисәткән. Пәйгамбәребезнең әлеге киңәшен истә тотып, сәхабәләр хәтта тәлинкәләрен ялап ук куя торган булганнар. Билгеле, бүгенге көндә бу гадәти булмаган күренеш булып тоелырга мөмкин. Ә менә ипи кисәге белән булса да ризык валчыкларын җыеп, кабып куюның бер генә дә читенсенер җире юк», – дип сөйләде хезмәттәшебез.  

Шулай ук ул ризыкны чамалап кына ашау, артык калганын исраф итми, күрше күләннәргә, туган-тумачаларга тарату мөһимлеген дә ассызыклап үтте. 

Кичә дәвамында ифтарларга кагылышлы башка сорауларга да ачыклык кертелде. Авыз ачу мәҗлесенә чакырылган очракта сәбәпсез баш тартмау хәерле булуы ассызыкланды, бу күркәм чараларның савабы хакында да искәртелде.  

Мәгълүм булганча, Пәйгамбәребез үзе дә сәхәбәләренә ураза тотучы кешеләрне авыз ачтырырга киңәш итә торган булган. Әлеге гамәлне кылучыларның гөнаһлары кичерелүенә басым ясаган. «Ураза тоткан кешегә авыз ачарга бер хөрмә яисә баллы су биргән, аны ризыкландырган кешегә Аллаһ Тәгалә ураза тоту савапларын бирер, сусаганга эчерүчене гарасат мәйданына чакырмас», – дигән.
Шөкер, Аллаһның ризалыгына өмет итеп, кардәшләребез өчен авыз ачу чаралары оештыручылар елдан-ел арта гына бара. Кафе-рестораннарда хәзер ифтарлар үткәрү өчен хәтта чират торалар. Бу гына да түгел, кайбер җирлекләрдә ифтарларны яшьләрне дә җәлеп  итәрлек итеп, заманча форматта оештыралар. Хәзрәтләребез сүзләренчә, биредә иң мөһиме чама хисен югалтмаска кирәк. «Дини чаралар шәригать кысаларыннан читкә чыкмаска тиеш. Ифтарларыбызны кемне дә булса гаҗәпләндерү, күңел ачу өчен түгел, ә Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешү өчен үткәрү шарт. 

Язмабызны исә тагын бер куанычлы мәгълүмат белән тәмамлыйсы килә. Мәгълүм булганча, 2023 елда ЮНЕСКО берләшмәсе ифтарларны матди булмаган мәдәни мирас исемлегенә кертте. Моны да, шөкер итеп, Аллаһның бер нигъмәте буларак кабул итәргә буладыр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам изге ай