Ихласлык нуры таратучы мәчет
Чаллыда әлеге дин йортын белмәгән кеше сирәктер. Төгәл исеме “Нур Ихлас” булса да, шәһәрдәшләребез аны еш кына 48 нче комплекс мәчете дип тә йөртә. Чөнки ул нәкъ менә әлеге бистәдә моннан 16 ел элек рәсми рәвештә ачыла. Әйтергә кирәк, башка мәчетләрдән ул үзгә архитектурасы белән аерылып тора. Шуңа да аның сурәтен еш кына төрле дини китаплар тышлыкларында, календарьларда күрергә була
“Мәчет проектын Валерий Манукян дигән архитектор ясады. Аны табуы авыр булмады. Чөнки ул вакытта шәһәрдә мәчетләрне проектлаучы ике генә архитектор бар иде. Аның белән киңәшләшеп эшләдек. Мин әйткәннәрнең барсын да диярлек проектка кертә барды. Хаҗдан кайткач та күп нәрсәне үзгәрттердем, метр ярымга төп гөмбәзне күтәрттек”, - дип искә ала ул елларны «Нур-Ихлас» мәчете мәхәлләсен оештыручы һәм бүген дә аның имам-хатыйбы булып торучы Әлфәс хәзрәт Гайфулла.
Мәчетне төзү эшләре исә 1993 елның 11 сентябрендә башлана. Бу көнне булачак бинаның беренче субайларын кагалар. Тик автогигантың двигательләр заводында ягын чыгу сәбәпле биредә эшләр тукталып кала. Тора-бара бераз спонсорлар табыла башлагач, дин йортының беренче манарасын төзеп бетерергә карар кылалар. Бу эшне 1997 елда башкарып чыгалар.
“Бу исә эшмәкәрләргә бер маяк шикелле булды. Без мәчет төзелгән елларны икътисад артка тәгәрәү, көчле инфляция, акча алмашынулар күзәтелде. Сабырлык кылгач, эшебез әкрен генә алга барды. 1999 елны төп гөмбәз һәм 4 манара башына ай куйдык, һәм инде ул вакытка даими спонсорларыбыз барлыкка килде. Үзебезнең бистә яшьләреннән тыш «Сатурн» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (җитәкчесе Равил Фәйрузов), «Чаллы икмәге» акционер җәмгыяте (Рафаил Юнысов), ГПАТ оешмасы (Шамил Хафизов), «КамАЗ соцкультбыт» (Гомәр Гайнуллин) — алар инде бик нык булыштылар», - дип искә алды Әлфәс хәзрәт.
Бинаны күтәреп куйганнан соң эчке эшләр башлана. Алар якынча 3 елга сузыла. “Нишләп шулай озак?” дип зарланучылар да була. Төзүчеләр исә биредә ул вакытка әле хас булмаган яңа технологияләр кулланып эшли. Мисал өчен, дин йортларында беренчеләрдән булып биредә җылы идән салына. (Бу ысул хәзер яңа төзелүче мәчетләрдә дә кулланыла). Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым намаз заллары булдырыла. Бинаның җылылык системасы да автономияле итеп, ягъни экономия режимына көйләнелеп төзелә.
Һәм, ниһаять, 2005 елның 22 октябрендә “Нур Ихлас” мәчете рәсми төстә ишекләрен ача. Бу вакыйга шәһәрдә генә түгел, ә җөмһүриятебездә зур җанлылык тудыра. Мәчет ачу тантанасына республикабызның ул чактагы Диния нәзараты җитәкчесе, мөфти Госман хәзрәт Исхакый җитәкчелегендә шәһәр, районнарның имам-мөхтәсибләре кунак булып киләләр. Госман хәзрәт үз чыгышында «Нур-Ихлас» мәчетенең ачылуын: «Җөмһүриятебездә тагын бер шәм кабынды. Бер караңгы бүлмәдә бер шәм яндырсак, якты була. Күз алдына китерегез шундый 12 шәмне. 1200 шәм булса — бөтенләй якты», — дип фикерләре белән уртаклаша һәм имам-мөхтәсиб Әлфәс хәзрәткә 13 ел буе шушы мәчетне төзүгә куйган тырышлыклары өчен зур рәхмәтен белдерә.
Язмабыз башында телгә алынган мәчетнең исеменә дә кабат тукталып үтмәсәк дөрес булмас.
“Нур Ихлас” әллә каян уйлап чыгарылган исем түгел. Мәчет төзелеше елларында бинабыз янәшәсендә вакытлыча гын мәдрәсә эшләде. Аны Ихлас дип йөрттеләр. Тора-бара халык булачак мәчетебезне дә бу исем белән атый башлады. Тик дин йортыбыз файлануга тапшырылганчы Сидоровка бистәсендә тагын бер мәчет сафка басты һәм аңа “Ихлас” исеме бирелде. Бер шәһәрдә ике бер үк исемле мәчет булмый бит инде, дип без Ихлас янәшәсенә Нур сүзен өстәдек. Әнә шулай мәчетебез Нур Ихлас булды, ягъни ихласлык нуры татартучы мәчет булып эшләп китте”, - дип хатирәләре белән уртаклашты Әлфәс хәзрәт.
Шөкер, зур тырышлык һәм бердәмлек белән төзелгән дин йорты бүгенге көндә милләтәшләребезне иманга өндәү һәм аларга дини тәрбия бирү юнәлешендә саллы хезмәт куя. Сыйдырышлыгы 500 кешегә исәпләнгән залның беркайчан да буш торганы юк. Гает намазларында халык бинага гына сыймый, ә мәчетнең ишегалларын ук тутырып Аллаһка сәҗдә кыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев