29 март 2021 яңалыклары
-
Чаллы самбочылары Түбән Новгород өлкәсеннән җиңү яулап кайтты
26-27 нче март көннәрендә "Заман" яшьләр үзәгендә шөгыльләнүче егетләр Кстов шәһәрендәге XVII Бөтенроссия турнирында катнашты.
-
Ихласлык нуры таратучы мәчет
Чаллыда әлеге дин йортын белмәгән кеше сирәктер. Төгәл исеме “Нур Ихлас” булса да, шәһәрдәшләребез аны еш кына 48 нче комплекс мәчете дип тә йөртә. Чөнки ул нәкъ менә әлеге бистәдә моннан 16 ел элек рәсми рәвештә ачыла. Әйтергә кирәк, башка мәчетләрдән ул үзгә архитектурасы белән аерылып тора. Шуңа да аның сурәтен еш кына төрле дини китаплар тышлыкларында, календарьларда күрергә була
-
Балыкчының күңелен балыкчы гына аңлый
Язгы ташу чоры – гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре өчен бик тынгысыз вакыт. Елдагыча кече суднолар буенча Дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре балыкчыларның куркынычсызлыгы сагында торалар. Чөнки балыкчылар боз юка дип тормый – сулыкларга ашыгалар.
-
Чаллының затлы укытучысы
Укытучы дигәч, күңелемдә ирексездән язучы Фәнис Яруллинның “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” дигән җыр юллары яңара. Тормышыбызда эчке һәм тышкы дөньясы матур булган укытучылар шактый. 84нче Гали Акыш исемендәге лицей-интернат укытучысы Рәдинә Сәрвәрова шундыйларның берсе. Аның турында хезмәттәшләре, әти-әниләр үз эшен һәм балаларны ихлас яратучы чын укытучы диләр.
-
Баш бәрелгәч нишләргә?
Баштагы бәрелгән, имгәнгән урыннарны, гематомаларны компьютер томографиясе (КТ) ярдәмендә генә ачыклап бетереп булмый. Кичекмәстән МРТ ясатырга кирәк.
-
Төркиядә яшәүче милләттәшебезгә сокланмый мөмкин түгел
Әлмәт районының Габрахман авылы кызы хәзер Истанбулда балаларга инглиз теле укыта. Чит илдә яшәп, эшен инглиз телендә алып барса да, ул ана теле - татар телен дә онытмый.