Гарәпчә укылмаган догалар кабул буламы? (еш очрый торган дини сорауларга җаваплар)
Чаллы шәһәренең “Җәмигъ” мәчете имамы Мөхәммәт хәзрәт Мөхәммәтов җаваплары.
Кешенең язмышына тикәре йогынты ясый торган исемнәр бармы? Урамда акча тапсаң нишләргә? Җомга көнне ник өй җыештырырга ярамый? Еш кына газета укучыларыбыз тормышыбыздагы теге яки бу вакыйгаларга, төрле хәлләргә ислам диненең карашы белән кызыксына. Һәм, әйтергә кирәк, бу бик тә куанычлы күренеш. Чөнки хак дин күрсәткән юл белән эз салганда гына кеше беркайчан да дөрес юлдан тайпылмый, хаталар кылмый. Әңгәмәдәшебез шәһәребезнең “Җәмигъ” мәчете имамы Мөхәммәт хәзрәт Мөхәммәтов та шулай ди. Бүген ул укучыларыбызның күп санлы сорауларына җавап бирде. Аларны сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.
1) Кабер өстенә ясалма чәчәкләр, веноклар, куярга ярамый дип ишеткәнем бар. Кайберәүләр әле хәзер газон белән дә каплыйлар икән. Бу дөресме?
– Бу ислам дине тарафыннан хупланмый. Чөнки аларның берсе дә мәеткә бернинди файда да китерми. Бакыйлыкка күчкәннәргә чәчәк-агачлар түгел, безнең догаларыбыз кирәк. Аеруча алар үз балаларының, якыннарыңның догаларына мохтаҗ. Моны беребез дә исеннән чыгармасын иде.
2) Зур юлларда фаҗигагә очрап үлгән кешеләр истәлегенә кечкенә генә һәйкәлләр куялар. Ислам дине моңа нинди карашта?
– Гомумән, һәйкәлләр ул ислам динендә тыелган әйбер. Асылда хәтта чардуган белән ташлар да кую хупланмый. Төгәлрәк әйтсәк, бары бер карыштан артмаган таш кына куярга мөмкин. Алдагы сораудагы кебек искәртсәк, әлеге һәйкәлләрнең мәеткә бер файдасы да юк, ул исраф гамәл була. Аларны ясатырга сарыф иткән акчаны мохтаҗга мәет исеменнән сәдака итеп бирсәң, күпкә саваплырак булыр иде.
3) Еш кына кешеләрдән: “Мин Аллаһка күңлемнән ышанам, аның барлыгын беләм һәм миңа шул җитә. Ни өчен ябынып-төренеп, намаз укып йөрергә кирәк?” – дигән фикер ишетергә туры килә. Андыйларга ни дип җавап бирергә икән?
– Моны мин кешенең үз-үзен алдавы дип әйтер идем. Бер кеше дә ашасам тамагым туюына ышанам һәм миңа шул җитә дип кенә калмый бит – ул туклана. Эшләсәм акча булуына өметләнәм дип кенә чикләнми, ә тырышып тир түгә. Шуңа күрә кеше, гадәттә, ышанган әйберен эшләп тә күрсәтә, гамәле белән исбатлый. Шуның кебек син Аллаһы Тәгаләгә ышанасың икән, ул кушкан гыйбадәтләрне үтәп, аңа тугрылыгыңны расларга тиешсең.
4) Гарәп телен белмәгәнлектән догаларны татарчага транскрипция белән язылганнарын укыйм. Болай эшләү дөресме? Догаларыбыз барып ирешәме?
– Доганы һәркем үзенчә укый, үзе аңлаганча һәм үзе теләгән телдә, чөнки догада иң мөһиме – ихласлык. Дога – ул Аллаһы Тәгаләдән сорау, ялвару. Аны гарәпчә уку мәҗбүри түгел, аңлап, ихлас сорау шарт.
5) Кешенең язмышына тискәре йогынты ясый торган исемнәр бар дип ишеткәнем бар. Бу шулаймы?
– Әйе, Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһиссәлләм дә начар мәгънәгә ия исемнәрне алыштыра торган булган. Заманында аның кияве оныгына Харб дип исем кушмакчы була. Пәйгамбәребез: “Ул сугыш дигән мәгънәгә ия, Хәсән дип куш”, - дип алыштырткан. Шулай ук аның янына бер көн Хәзен атлы кеше килә. Авырлык, күңелсезлек дигәнне аңлата бу исем. Пәйгамбәребез: «Исемеңне Сәхел, ягъни җиңеллек дип үзгәрт», – ди. «Юк, әти биргән исемне үзгәртә алмыйм», – дип, ул кеше баш тарта. Һәм аның балалары, якыннары соңыннан: «Ул исән чакта тирә-юне-бездә гел авырлык, гел күңелсезлек булды», – диләр. Шуңа да без балаларыбызга төрле яман нәрсәләрне, пычраклыкны, бозыклыкны аңлата торган исемнәр бирергә тиеш түгел.
6) Үлгән кешеләрнең җаннары кайтып йөри аламы? Алар хәзер нинди халәттә?
– Кешенең кабердәге тормышы, ахирәт хәлләре безнең өчен яшерен гыйлем булып тора, шуңа күрә алар белән бәйле мәгълүматларны без фәкать Коръән һәм хәдисләрдә килгән хәбәрләргә генә таянып әйтә алабыз. Шулардан чыгып, сүз йөртсәк кабергә кергән, рухлар галәменә күчкән җаннар ничек теләсә, шулай сәяхәт итеп йөри алмыйлар. Алар шунда калалар һәм анда ике төрле халәттә булалар. Иманлы кешеләр өчен кабер – җәннәт баскычларыннан бер бакча, имансыз кеше өчен җәһәннәм чокырларыннан бер чокырга әйләнә. Анда җаннар кыямәт көненә кадәр йә рәхәттә, йә газапта яши. Иртәле-кичле аларга барасы урыннары күрсәтелә. Бу - Барзахи тормыш дип атала. Ул дөнья белән ахирәт арасында була. Һәрбер кеше шуның аша үтәчәк.
7) Догадан соң кемдер битне сыпырырга кирәк, ә кемдер кирәкми ди. Кайсысы дөрес икән?
– Дога кылганнан соң битне сыпыру Рәсүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөннәте булып тора. Ибне Габбас радыяллаһу ганһе Рәсүлебезнең әлеге сүзләрен тапшырган: “Аллаһыга дога белән мөрәҗәгать иткәндә учларыгызны ачыгыз һәм аларны аска каратмагыз. Дога кылуны тәмамлаганнан соң йөзләрегезне сыпырыгыз”. Тугры хәлиф Гомәр радыяллаһу ганһе Рәсүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең кулларын догага күтәргәннән соң, битен сыпырмыйча төшермәгәнен хәбәр иткән (Тирмизи хәдисләр җыентыгыннан).
8) Урамда акча тапсаң нишләргә? Аны үзеңә калдырырга ярыймы?
– Табылдык дигән әйберләр шәригатебездә “лүктә” дип атала. Әгәр дә аның бәясе 10 дирхамнан кимрәк икән ( 1 дирхам – 16,3 сум бүгенге курс буенча) аны өч көн дәвамында хуҗасын эзлисең, ягъни бөтен җиргә игълан бирәсең. Иясе табылмаса инде сәдака итеп таратасың. Бәясе 10 дирхамнан артыграк икән 1 ел дәвамында югарыда телгә алынганча гамәл кыласың. Гомумән, хәзер бит кешене эзләү җиңел — ватсап, төрле социаль челтәрләр бар. Акчаның хуҗасын табарга тырышырга кирәк.
9) Ир-атның гаиләсенә сарыф ителгән акчасы сәдака буларак бара дип укыдым. Моны аңлатып китсәгез иде.
– Әйе, бу дөрестән дә шулай. Ир-атка гаиләсен тәэмин итү – Аллаһы Тәгалә тарафыннан билгеләнгән бурыч булып тора. Ә инде Раббыбыз кушканны үтәү – ул кешегә зур савап булып языла. Рәсүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм дә: «Әгәр дә мөселман кешесе әҗер-савап өмет итеп гаиләсе өчен акчасын сарыф итсә, бу аның өчен сәдака була» дигән.
10) Дин кануннары буенча яшәмәгән мәрхүм кешегә “урыны җәннәттә булсын” дип әйтү дөресме?
– Әгәр дә ул Аллаһы Тәгаләне, иман шартларын инкар итмәгән булса, күңеленнән Аллаһның барлыгын таныса без андый кешене мөселман дип саныйбыз. Һәм аңа мөселман кешесенә хас итеп дога кылабыз.
11) Намаз укып, догалар белән өшкерүчеләрнең кайберләре кәрт тә ача. Аларның дәвалаулары дөресме, алар мөселман булып саналамы?
– Төрле ырым-шырым, багулар, кәрт ачулар ислам дине тарафыннан тыелган. Чөнки алар динсезлеккә илтә, гөнаһка батыра. Андый кешеләргә мөрәҗәгать итәргә ярамый. Өшкерүче кеше бары тик догалар белән генә дәваларга тиеш. Мөслим риваятендә Пәйгамбәребез (с.г.с.): «Кем багучы янына килеп аңардан берәр нәрсә турында сораса һәм ул әйткән сүзгә ышанса, аның намазы 40 көн буена кабул булмый», – ди. Менә шулай итеп, дәваланам дип, иң әһәмиятле гамәлебез әҗер-савапсыз да калырга мөмкин.
12) Яңа өйгә күчкәндә өйгә беренче булып мәчене кертүчеләр бар. Бу дөресме?
– Динебездә андый әйбер юк. “Бисмилләһир-рахмәнир-рахим” дип үзегез атлап керсәгез, шул җитә.
13) Җомга көнне өй җыештырырга, кер юарга ярамый диләр. Бу хактан да шулаймы һәм ни өчен?
– Иң кызыгы — намаз укырга, ураза тотарга кирәклеген белмибез, аның каравы, җомга эшләргә ярамый, дип шикләнәбез. Җомганы олылау, бу көнгә игътибар бирү сөендерә анысы. Җомга вакытында, ягъни сәгать 12 дә өйлә намазына дәшеп азан яңгыраганда, әлбәттә, бар эшне ташлап, намаз уку, ирләргә мәчеткә бару тиешле. Вәгазь, намаз белән бергә бу якынча 30 минут вакытны ала. Әнә шул ярты сәгатьтән соң бөтен эшне дәвам итәргә була.
14) Аш үткәргән саен салатларга майонез салыргамы-юкмы дип баш ватабыз. Әлеге ризык хәләл һәм хәрамгә аерыламы?
– Әйе, аерыла. Шуңа да әлеге ризыкның иң элек составын карагыз. Мисал өчен, мөселманнарга кармин кушылган азык-төлекне ашау тыела. Кармин (Е120) – бөҗәктән ясала, ягъни бөҗәкләрне сытып, шуннан төс алалар. Дин буенча, бөҗәк ашарга ярамый. Мондый катнашмалар, хәләл һәм хәрам нәрсәләр хакында мөфтиятебез махсус китап-белешмәлек тә чыгарды. Теләге булганнар аны табып таныша ала.
15) Елга-диңгездәге тереклекнең кайсыларын ашарга ярамый?
– Безнең Хәнәфи мәзхәбе буенча балык дип аталган бөтен ризыкны да ашарга ярый. Аннан гайресе рөхсәт ителми. Гайресе дигәнгә: кыслалар, төрле краблар, медузалар, мидияләр, бакалар һәм бер үк вакытта суда да җирдә дә яши алучы хайваннар керә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев