Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

“Кор­бан ча­лу ал­дын­нан ни­я­те­гез дө­рес бул­сын!”

Их­лас кү­ңел бе­лән, Ал­лаһ ри­за­лы­гы өчен дип ча­лын­ган мал­ның бер там­чы ка­ны та­му бе­лән, бар­лык гө­наһ­лар да ки­че­ре­лер. Мө­сел­ман кар­дәш­лә­ре­без­гә бө­ек Раб­бы­быз әнә шун­дый ка­дер­ле бү­ләк вәгъ­дә итә. Ә ин­де мон­дый мөм­кин­лек­тән кем­нең ге­нә фай­да­ла­нып ка­ла­сы кил­мәс ми­кән?! Әйе, бә­лигъ­лек яше­нә җит­кән, үз акы­лын­да бул­ган һәм мат­ди хә­лен­нән кил­гән һәр­кем әле­ге әҗер-са­вап­ка ире­шеп ка­лыр­га ом­ты­ла. Шө­кер, тиз­дән кар­дәш­лә­ре­без­нең из­ге уй-хы­ял­ла­ры чын­га ашар. Ди­не­без­дә­ге иң олы ике бәй­рәм­нең бер­се - Кор­бан Га­е­те­нә са­нау­лы гы­на көн­нәр кал­ды. Иле­без­нең кай­бер тө­бәк­лә­рен­дә, пан­де­мия бәй­ле вәз­гы­ять кат­лау­ла­ну сә­бәп­ле,  аны он­лайн рә­веш­тә ге­нә үт­кә­рер­гә исәп то­та­лар. Та­тар­стан­да исә әле­гә хәл­ләр тот­рык­лы. Шу­лай да без, шә­һә­ре­без­нең имам-мөх­тә­си­бе Әл­фәс хәз­рәт Гай­фул­лин бе­лән оч­ра­шып, бәй­рәм­не үт­кә­рү­гә ка­гы­лыш­лы со­рау­лар­га ачык­лык кер­тер­гә бул­дык.

- Әл­фәс хәз­рәт, Кор­бан га­е­тен бы­ел ни рә­веш­ле бәй­рәм итәр­без икән? Аны үт­кә­рү­дә үз­гә­реш­ләр юк­мы?

- Шө­кер, рес­пуб­ли­ка­быз­ның ди­ния нә­за­рә­те күр­сәт­мә­лә­ре бу­ен­ча Та­тар­ста­ны­быз­да Кор­бан га­е­тет на­ма­зы мә­чет­ләр­дә үт­кә­ре­лә­чәк. Тик Ура­за бәй­рә­мен үт­кәр­гән­дә­ге ке­бек, бу юлы да һәр ки­лү­че­нең бит­ле­ге, на­маз­лы­гы бу­лыр­га ти­еш. Шу­лай ук гый­ба­дәт за­лын­да 1,5 ярым ара­ны сак­лау да шарт бу­лып то­ра. Бил­ге­ле, бу урын­нар са­нын чик­лә­я­чәк. Шу­ның өчен дә на­маз­ны мә­чет­нең ишек ал­дын­да да уку өчен шарт­лар бул­ды­ра­быз. Баш­ка җир­лек­ләр бе­лән аер­ма­быз шул, без­нең мә­чет­лә­ре­без­дә гый­ба­дәт ча­ра­ла­ры ир­тән­ге сә­гать 5 тә вә­газь бе­лән баш­ла­на. 5:30 ми­нут­та Га­ет на­ма­зы укы­ла­чак. Ба­ры шун­нан соң гы­на кор­бан ча­лу рөх­сәт ите­лә­чәк. Мо­ны һәр­кай­сы­быз ко­ла­гы­на кирт­ләп куй­сын иде. Чөн­ки га­ет на­ма­зы­на ка­дәр ча­лын­ган мал кор­бан­нан кит­ми.

- Кор­бан ча­лу уры­ны да үз­гә­реш­сез ка­ла­мы?

- Әйе, һәр­кай­сы­быз­га мәгъ­лүм, ин­де 10 ел­га якын Чал­лы­да  кор­бан­нар бер ге­нә урын­да ча­лы­на. Ул да бул­са Си­до­ров­ка бис­тә­сен­дә­ге элек­ке­ге ит ком­би­на­ты янын­да­гы мах­сус мәй­дан­чык­та. Би­ре­дә әле­ге вә­җиб гый­ба­дәт­не үтәү өчен бар шарт­лар да бул­ды­рыл­ган. Са­рык­ны са­тып алу бе­лән үк мах­сус бил­ге­лән­гән ке­ше­ләр аны ча­лып, эш­кәр­теп тә би­рә ала. Шу­ны­сы да мө­һим, би­ре­дә са­ты­лу­чы са­рык­лар­ның ба­ры­сы­на да ве­те­ри­на­рия тик­ше­рүе үт­кә­ре­лә. Бу исә алар­ның ите­нең чис­та­лы­гы­на үзе­нә кү­рә бер дә­лил бу­лып то­ра. Бел­гә­не­без­чә, кор­бан бәй­рә­ме 3 көн дә­вам итә. Шу­ңа да шә­һәр­дәш­лә­ре­без­гә, кө­теп то­рыр­га мөм­кин­лек­лә­ре бул­са, бе­рен­че көн­не үк ки­леп, ка­ба­ла­нып йөр­мәс­кә ки­ңәш итәр идем. Бе­рен­че­дән пан­де­мия шарт­ла­ры да шу­ны та­ләп итә, икен­че­дән ха­лык ар­тык күп ки­лү сә­бәп­ле, мал­ны су­ю­чы­лар, эш­кәр­тү­че­ләр дә өл­гер­мәс­кә мөм­кин. Әйт­кә­нем­чә мал­ны 20,21 һәм 22 июль көн­нә­рен­дә дә ча­лыр­га бу­ла. 22 сен­дә исә  икен­де на­ма­зы кер­гән­че, ягъ­ни Чал­лы ва­кы­ты бу­ен­ча 17:10 ми­нут­ка ка­дәр өл­ге­рер­гә ки­рәк.  Бе­рен­че көн­не әле­ге мәй­дан­чык Га­ет на­ма­зын­нан соң ук эш­ли баш­ла­са, кал­ган ике көн­дә ир­тән­ге сә­гать 7 дән хез­мәт күр­сә­тә­чәк.

- Кор­бан ча­лу кем­нәр өчен вә­җиб, ягъ­ни  үтә­лер­гә ти­еш­ле га­мәл бу­лып то­ра?

- Бик урын­лы һәм ки­рәк­ле со­рау. Чөн­ки кай­чак вә­җиб бул­ма­ган кар­дәш­ләр дә кор­бан ча­лу өчен янып йө­ри­ләр, ә ин­де ти­еш бул­ган ке­ше­ләр: “Без ин­де был­тыр чал­ган идек”, - дип әле­ге га­мәл­не үтә­мәс­кә дә мөм­кин­нәр.  Шу­ны бе­лү шарт - кор­бан­ны ни­са­бы җы­ел­ган кар­дәш­лә­ре­без ге­нә ча­лыр­га ти­еш. Ягъ­ни бил­ге­ле бер кү­ләм­дә то­тыл­мый тор­ган ак­ча­сы бул­ган ке­ше. Бы­ел ул 36 мең сум дип бил­ге­лән­де. Аны дин бел­геч­лә­ре 595 грамм кө­меш бә­я­сен­нән исәп­ләп чы­га­ра. (Бү­ген­ге көн­дә 1 грамм кө­меш бә­я­се якын­ча 60-62 сум – ав­тор ис­кәр­мә­се). Җы­еп кы­на әйт­кән­дә, әгәр дә сез­нең бө­тен бу­рыч­ла­ры­гыз­ны һәм чы­гым­на­ры­гыз­ны тү­лә­гән­нән соң 36 мең сум ак­ча­гыз ка­ла икән сез кор­бан ча­лыр­га ти­еш­ле. Га­дәт­тә, га­и­лә исе­ме баш­лы­гын­нан бер кор­бан ча­лы­на. Ул бар­лык га­и­лә әгъ­за­лә­ре исе­мен­нән ки­тә. Ни­саб­ла­ры бул­ма­ган­нар­га әҗәт­ләр­гә ке­реп кор­бан ча­лу ки­рәк­ми. Чөн­ки бу оч­рак­та ин­де син үзең дә мох­таҗ бу­лып исәп­лә­нә­сең.

- Кор­бан ча­лын­гач аны та­ра­ту тәр­ти­бе­нә дә тук­та­лып үтик әле. Бу со­рау ел да ха­лык­та кы­зык­сы­ну уя­та, аң­ла­шыл­мау­чан­лык­лар ту­ды­ра.

- Иң мө­һи­ме ке­ше­нең кор­бан ча­лу ал­дын­нан ни­я­те дө­рес бу­лыр­га ти­еш. Аны ит бу­лыр яки баш­ка­лар да ча­ла бит әле ди­гән ни­ят бе­лән тү­гел, ә ба­ры тик Ал­лаһ ри­за­лы­гы өчен дип ча­лыр­га ки­рәк.  Та­ра­ту­га кил­гән­дә ин­де бел­гә­не­без­чә ул өч ти­гез өлеш­кә бү­ле­нә. Бер­се кор­бан ча­лу­чы­га ашар­га ка­ла, икен­че өле­ше яр­лы һәм мох­таҗ­лар­га та­ра­ты­ла, өчен­че­се бе­лән бәй­рәм та­бы­ны әзер­ләп ту­ган­нар­ны, дус­лар­ны, күр­ше­ләр­не сый­лый­лар. Тик бу мәҗ­бү­ри тү­гел. Ми­сал өчен, ке­ше­нең га­и­лә­се иш­ле икән, ул әле­ге кор­бан­лы­гын ту­лы­сын­ча үзе­нә ге­нә дә кал­ды­ра ала. Ә ин­де мул тор­мыш алып ба­ру­чы, үзе­нә дә кал­дыр­мый, мох­таҗ­лар­га та­ра­тып бе­те­рер­гә мөм­кин. Алар­ның нин­ди дин­дә бу­луы мө­һим тү­гел. Ми­сал өчен күр­ше­гез­дә мох­таҗ­лык­та го­мер ки­че­рү­че баш­ка мил­ләт вә­ки­ле яши икән, аны да кор­бан ите бе­лән сө­ен­де­рә ала­сыз. Бу исә ан­да ис­лам ди­не­нә ка­ра­та уңай ка­раш гә­ү­дә­лән­де­рү­дә бер сә­бәп бу­лып то­ра.

- Тор­мы­шы­быз көн­нән-көн үз­гә­рә, уңай­лык­лар ар­та. Күп ке­нә хез­мәт­ләр­не хә­зер өй­дән то­рып кы­на да баш­ка­ра­лар. Хал­кы­быз да ин­де алар­га өй­рә­неп ки­лә, ар­тык мә­шә­кать­лә­нер­гә те­лә­ми. Бо­лар­ны исәп­кә алып,  кор­бан­ны да хә­зер фа­тир­дан чык­мый гы­на чал­дыр­ту хез­мәт­лә­ре бул­ды­рыл­ды. Кар­та­га ак­ча кү­че­рә­сең дә си­нең өчен ча­лып та, эш­кәр­теп тә һәм хәт­та та­ратып та би­рә­ләр. Пан­де­мия чо­рын­да бу биг­рәк тә ку­лай га­мәл ди­яр­гә бу­ла. Әм­ма бу рә­веш­ле ча­лын­ кор­бан дө­рес бу­ла­мы? Шу­ңа ачык­лык кер­тип үтик әле.

- Әйе, мон­дый хез­мәт­ләр­дән фай­да­ла­ныр­га бу­ла. Ми­сал өчен, хаҗ­да да бит мө­сел­ман­нар исем­лек бу­ен­ча ак­ча тап­шы­ра­лар да алар өчен кор­бан ча­ла­лар. Мон­да бер­нин­ди дә шик юк. Аның са­ва­бы шул ук бу­ла. Иң мө­һи­ме ыша­ныч­лы ке­ше­ләр­гә мө­рә­җә­гать итәр­гә ки­рәк. Чөн­ки бел­гә­не­гез­чә кат­лау­лы за­ман­да яши­без. Дин­гә яше­ре­неп, төп ба­шы­на ур­тыр­тып кал­ды­рыр­га чир­кан­мау­чы­лар да бу­лыр­га мөм­кин. Иман­лы һәм сы­нал­ган са­ту­чы­лар­ны гы­на сай­ла­гыз. Алар ха­кын­да мәгъ­лү­мат­ны мә­чет­лә­ре­без­гә ки­леп тә бе­ле­шер­гә мөм­кин. Ми­сал өчен, шә­һә­ре­без­нең “Их­лас” мә­че­те бу юнә­леш­тә ак­тив эш­ли.

- Әл­фәс хәз­рәт, га­зе­та уку­чы­ла­рыбз­ны кор­бан­лык­лар­ның бә­я­лә­ре дә кы­зык­сын­ды­ра. Бу хак­та да мәгъ­лү­мат би­реп үт­сә­гез иде.

- Бә­я­ләр ин­де алар төр­ле­чә. Шул ук са­рык­лар­ны са­ту уры­ны­на ка­рап, ми­сал өчен авыл­лар­да, хәт­та 5500 сум­нан да та­бар­га мөм­кин. Мал­ның авыр­лы­гы­на ка­рап 10 мең сум­га са­ту­чы­лар да бар. Сы­ер­ны ке­ше үзе ге­нә дә, бер­лә­шеп җи­дәү дә ча­ла ала. (бу оч­рак­та бер ке­ше­гә 10-12 мең сум­га тө­шә – авт.ис­кәр­мә­се)  Тик алар­ның һәр­кай­сы кор­бан ча­лу ни­я­те бе­лән ку­шы­лыр­га ти­еш. Әгәр дә шу­лар­ның бер­се бу га­мәл­гә ит өчен дип ку­шыл­са, Хә­нә­фи мәз­һә­бе бу­ен­ча, бер­се­нең дә кор­ба­ны ка­бул бул­мый.

- Күп­ме яз­сак, сөй­лә­сәк тә хал­кы­быз мал­дан кал­ган ти­ре-сө­як­ләр­не кай­да ку­яр­га бел­ми ап­ты­рый. Бу хак­та кар­дәш­лә­ре­без­гә та­гын бер кат ис­кәр­теп үт­сәк урын­лы бу­лыр иде.

- Әйе, кай­бе­рә­ү­ләр кор­бан­ның итен дә, ти­ре­сен дә, сө­я­ген дә из­ге­ләш­те­рә баш­ла­ды­лар. Бу дө­рес тү­гел. Ул га­дә­ти мал. Шу­ңа кү­рә сө­як һәм ти­ре­ләр бе­лән баш­ка ва­кыт­та­гы­ча эш ите­гез. Элек авыл­лар­да ти­ре җы­ю­чы­лар бар иде. Әгәр дә ин­де ан­дый ке­ше­ләр­не та­ба ала­сыз икән мал­ның ти­ре­сен шу­лар­га тап­шы­рып, ак­ча­сын сә­да­ка итеп би­рә ала­сыз. Мон­дый мөм­кин­ле­ге­гез бул­ма­са те­лә­сә-кая ка­дер­сез­лә­неп ят­ма­сын өчен мал­ның  сө­як һәм ти­ре­сен кү­меп ку­е­гыз. 

- Ви­рус афә­те­нә ка­дәр Кор­бан га­е­тен шә­һәр­кү­ләм үт­кә­рү тра­ди­ци­я­се га­дәт­кә ке­рә баш­ла­ган иде. Ми­сал өчен, 2019 ел­да “Җи­ңү” пар­кын­да төр­ле уен­нар, күч­тә­нәч­ләр бе­лән бик тә ма­тур ча­ра уз­ды. Бы­ел мо­ңа өмет итә ала­быз­мы?

- Кыз­га­ныч, пан­де­мия  шарт­ла­рын­да бу әле­гә мөм­кин тү­гел. Ал­ла­һы Тә­га­лә без­гә сак­ла­ныр­га куш­кан . Без чир та­ра­лу­га сә­бәп­че бу­ла ал­мый­быз. Раб­бы­быз на­сыйп итеп, ки­лә­чәк­тә, ко­ро­на­ви­рус афә­тен җиң­гәч, әле­ге ма­тур  га­мәл­лә­ре­без­не дә­вам итәр­без дип ыша­нам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин иман намаз