Милли көрәш – иман сагында
ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Чаллы шәһәре мөхтәсибәте оештыручы әлеге ярышларның дәрәҗәсе бик зур. Турнирда катнашу өчен Россиядән генә түгел, ә хәтта чит илләрдән дә киләләр.
Кече хаҗга юлламага кем лаек булыр? Узган якшәмбедә шәһәребезнең «Витязь» спорт комплексында әлеге сорауга тирләп-пешеп җавап эзләделәр. Бу шаярып кына әйтелгән сүзләр түгел. Биредә бу көнне илебез төбәкләреннән һәм республикабызның район-шәһәрләреннән килгән батырлар, җиде кат тирләрен түгеп, әлеге кадерле бүләк өчен бил алышты. Төгәлрәк әйткәндә, алар мөселманнарның татар милли көрәше һәм кул көрәше буенча берләштерелгән XII Рәсәйкүләм турнирында үз көчләрен сынады.
Әйтергә кирәк, ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Чаллы шәһәре мөхтәсибәте оештыручы әлеге ярышларның дәрәҗәсе бик зур. Турнирда катнашу өчен Россиядән генә түгел, ә хәтта чит илләрдән дә киләләр. Мисал өчен, 20 яшьлек Максат Уразгильдиев (рәсемдә сулда) тумышы белән Урта Азия киңлекләрендә урнашкан Төрекмәнстан дәүләтеннән. Мәгълүм булганча, бу илдә элек-электән милли көрәшкә аеруча зур игътибар бирелә. Биредә ел да бил алышучылар арасында ил чемпионаты һәм дөньякүләм дәрәҗәдә зур-зур ярышлар үткәрелә. Максат аларның берничәсендә катнашып 1-2 тапкыр җиңүче дә булган. Хәзер инде исәбе – Татарстан Диния нәзарәте кубогын кулына төшерү.
“Мин инде 6 нчы сыйныфтан бирле келәмдә. Бездә кечкенәдән үк көрәш төрләренә мәхәббәт сеңдерәләр. Чөнки ул балада ирлек сыйфатлары тәрбияли, физик егәрлекне арттыра. Төрекмәннәр белән татарлар көрәше бик охшаш. Шуңа да әлеге турнирда катнашып, бәхетемне сынап карарга булдым. Гомрә хаҗына юллама отасым килә”, – ди Максат.
Максат кебек, изге җирләргә бару теләге белән янган көрәшчеләр арасында шәһәрдәшебез, кул көрәше буенча спорт мастеры Фәнис Нуретдинов та бар иде залда. Турнирга меңләгән чакрымнар үтеп килмәсә дә Фәнис ага үзе өчен тагы да зуррак батырлык кылган – намаз укырга өйрәнгән. Чөнки Диния нәзарәте таләпләре буенча биредә келәмгә чыгучы һәркем әлеге фарыз гамәлне үти белергә тиеш.
“Беренче тапкыр турнирга үтә алмадым. Чөнки ул чакта әле намаз укый белми идем. Тик катнашу теләгем бик көчле булды. Шуның өчен дә озак уйлап тормадым, “Ак мәчет”кә барып дини белем үзләштерергә карар кылдым. Махсус курсларга язылып, гарәп графикасын үзләштердем, догалар өйрәндем. Хәзер инде мин 5 вакыт намазны 5 бармагым кебек яхшы беләм. Шуңа да сөенеп туя алмыйм”, – ди спортчы.
Әйе, әнә шулай көндәшләрен генә түгел, ә күпләребезне иманлы юлга басудан тыеп торучы нәфесен җиңә алган Фәнис ага моннан 4 ел элек. Моннан да зур җиңү була ала микән?! Армрестлинг буенча Татарстан, Россия һәм дөнья чемпионы булып танылган шәһәрдәшебезнең тормышында бу иң зур казанышыдыр, мөгаен.
Кызганыч, 70 яшен куып баручы шәһәрдәшебез әлегә җиңү яулаган очракта да Мәккә, Мәдинә тарафларына бара алмый. Барысына да һәммәбезне дә дер селкетеп торган коронавирус сәбәпче. Турнир шартлары буенча быел изге җирләргә юллама 18 дән алып 60 яшькәчә спортчылар арасында гына уйнатыла. Өлкәнрәк яшьтәгеләргә пандемия чорында әлегә ерак сәяхәтләрдән тыелып тору мөһим шул. Турнирны оештыручылар да моны яхшы аңлый.
Көрәш мәйданына кунак буларак чакырылган республикабыз мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да ярышларга кагылышлы үзгәрешләр белән таныштырды. “Турнирда җиңүчеләрне без элек Олуг Хаҗга юллама белән бүләкли идек. Тик пандемия сәбәпле әлегә безнең өчен кече, ягъни гомрә хаҗы гына ачык. Аны исә теләгән вакытта башкарырга була”, – дип белдерде мөфти.
Әйе, үзгәрешләр бар, тик алар әлеге турнирның дәрәҗәсен бер генә дә төшерми. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үткәрелгән әлеге ярышларның төп максаты бит бүләк бирү генә корылмаган. Мөселман яшьләрен берләштерү, аларны ялгыш адымнардан һәм агымнардан аралап калып, хак ислам кушканча яшәргә өйрәтү – менә нәрсә яшеренгән аның асылына.
“Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһиссәлләм дә һәрвакыт иманлы һәм сәламәт тормыш рәвеше алып барырга өндәгән. Ул да үз вакытында көрәшкә битараф булмаган. Димәк динебездә бу сөннәт гамәл. Ә сөннәтне үтәү безгә савап булып бара. Сезгә Пәйгамбәребезне үрнәк итеп, әлеге ярышларда катнашуыгыз өчен рәхмәт”, – дип изге теләкләрен ирештерде спортчыларга Камил Сәмигуллин.
Шулай ук баш мөфти якын арада көрәш хакында 18 хәдис тупланган китап нәшер ителәчәген дә белдерде. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында бу мөселманнар өчен генә түгел, ә бар милләттәшләребез өчен дә тагын бер зур бүләк булачак.
Бүләк турында сүз киткәч, инде аңа лаек булучыларны да атап үтү дөрес булыр. Барлыгы әлеге ярышларда милли көрәш һәм армрестлинг төрләре буенча 97 спортчы көчләрен сынады. Алар арасында Чаллыдан кала республикабызның 17 районыннан, шулай ук Чувашия, Башкортстан, Ингушетия, Карачай Черкес республикаларыннан, Оренбург өлкәсеннән һәм Төрекмәнстаннан спортчылар бар иде. Шунысы сөенечле, быел республикабыз егетләре җиңү таҗын чит төбәкләргә җибәрмәде, үзебездә калдырды. Менә алар иманлы батырларыбыз:
65 кг авырлыкта беренче - Нургалиев Раббани (Актаныш районы)
75 кг авырлыкта беренче - Фәләхов Ислам (Алабуга)
85 кг авырлыкла беренче - Закиров Ильзар (Чирмешән)
95 кг авырлыкта беренче - Самигуллин Айрат (Әлмәт)
105 кг авырлыкта беренче - Билалов Айвар (Әлмәт)
105 кг күбрәк авырлыкта беренче - Рафиков Валерий (Богорослан)
Кул көрәше ярышларында җиңүчеләр:
70 кг кадәр авырлыкта беренче - Хәкимов Шамил
85 кг кадәр авырлыкта беренче- Илалов Ислам
85 кг күбрәк авырлыкта беренче - Нурхаметов Фәнис (Чаллы)
Турнир соңында нәкъ менә әлеге асыл егетләр арасында гомрә хаҗына шобага салу булды. Биредә бәхет Алабуга шәһәре көрәшчесе, Россиянең халыкара класслы спорт мастеры Фәләхов Исламга елмайды. Язмышына язылган кадерле бүләкне аңа җөмһүриятебезнең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев тапшырды. Командалар арасында исә Чаллы шәһәре командасы җиңде һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына лаек булды.
Афәрин егетләр, киләчәктә дә милли көрәшебезне үстерү дә сынатмагыз. Чөнки көрәш, көрәш рухы халкыбызны саклап калган изге ядкарь ул. Татарча көрәш бүген иманыбызны ныгытыр өчен дә, халкыбызны дөньяга танытыр өчен дә, төрле милләтләр арасында дуслык җепләре сузу өчен дә менә дигән мөмкинлек бит ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев