Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Намаз укымаган кеше ураза тота аламы?

Адәм баласының кайсы гамәле кабул буласын Аллаһы Тәгалә генә белә.

Изге Рамазан аеның бер атнасы үтеп тә китте. Шуңа да карамастан, редакциябезгә ураза тотуга кагылышлы сораулар килеп тора. Аларны без газетабызның күптәнге дусты, шәһәребезнең Җәмигъ мәчете имамы Мөхәммәт хәзрәт Мөхәммәтовка юлладык.

Намаз укымаган кеше ураза тота аламы?

Кем дә булса, намазга басмаган килеш уразага керә икән, тотсын. Бәлкем, ул шушы гыйбадәте аша киләчәктә иман юлына басар. Чөнки ул Рамазанда иртә белән сәхәр ашый, дога кыла, күңеле белән Аллаһка якыная. Мәчеткә килеп, гает вәгазен тыңлый. Адәм баласының кайсы гамәле кабул буласын Аллаһы Тәгалә генә белә. Шуңа кешене уразадан тыярга беркемнең дә хакы юк.

Сәхәр ашамый гына уразага керергә ярыймы?

– Ярый, ул фарыз-мәҗбүри түгел. Әгәр кешенең бөтенләй ашыйсы килми икән, ул вакытта кеше ризык җыймаса да, ураза тотарга дип ният кыла икән, иншалла кабул булыр. Әмма пәйгамбәребезнең сөннәтен үтим һәм сәхәрдән булсын дип, бер генә йотым су кабып куйса да, бу кеше өчен зур нигъмәт-бәрәкәт була.

Уразага ният догасын укырга онытсаң нишләргә?

– Әгәр кеше ниятләргә онытса, я сәхәргә тора алмаса, уразасы барыбер дөрес саналыр. Чөнки ул алдан ук инде күңеленнән Рамазанга кергәндә ниятләп куйган була.   

Авызны теш пастасы белән чистартсаң буламы?

– Теш пастасы яки порошогы куллану мәкруһ гамәл санала.  Ягъни катгый тыелмаса да бу гамәл хупланмый. Чөнки кеше паста яки суны ялгыш йотып җибәрергә мөмкин. Иң яхшысы – мисвәк куллану. Мисвәк – ул теш чистарту өчен бер төр агачтан ясалган таякчык. Ул бик күп төрле авырулардан саклану чарасы да булып тора.

–  Төкерекне йотарга ярыймы?

– Бу уразаны бозмый. Тик аны авызда махсус җыеп, аннары аны йотып җибәрү мәкруһ санала.

Уразаны тагын нинди гамәлләр бозарга мөмкин?

Белә торып ашау, эчү һәм якынлык кылу; кояш баткан дип белеп, иртәрәк авыз ачу һәм әле таң атмаган дип, сәхәр ашауны соңга калып тәмамлау; үзеңне мәҗбүри костыру; организмга сыеклык кертү (клизма кую).

Укол кадатырга, колакка яки борынга дару салырга рөхсәтме?

Гомумән алганда, укол уразаны бозарга мөмкин диләр. Тик кайбер дин әһелләре тукландыру максатыннан бирелә торган глюкоза, витаминнар булмаса, укол ясатырга ярый ди. Шулай да бу гамәлдән тыелып торсаң яхшырак булыр.  Колакка, борынга дарулар тамызуга килгәндә, әгәр дә аларның тәме, тәэсире тамакка барып җитсә һәм ашказанына төшеп китсә ураза бозыла. Шуңа күрә сакланырга кирәк.

Ризык пешергәндә тозын белү өчен тәмен татып карарга ярыймы?

– Бик кирәк булса, ярый. Тик тыелып торсаң хәерлерәк.

Душ яки ванна керү рөхсәт ителәме?

Әйе.

Ялгыш ризык капсаң ураза бозыламы?

Юк. Рәсүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһиссәлам бер хәдистә: «Әгәр берәрегез ураза тотканда ялгышлык белән, онытылып йә эчсә, йә ашаса, ураза тотуын дәвам итсен. Чөнки Аллаһы Тәгалә аны үзе ашатты, эчертте», – ди.

Хатын-кызларга иннек сөртергә буламы?

Гигиеник иннекләрдән файдаланырга ярый. Әмма йотарлык булмаска тиеш.

Балалар ничә яшьтән ураза тота ала?

Әлеге гыйбадәт балигъ булу яшенә җиткән балалар өчен генә фарыз. Ягъги, малайлар төшләнсә, кызларның күреме килә башласа ураза тотарга бурычлы булалар. Ә инде кечкенә балаларга ашау-эчүдән тыелу мәҗбүри түгел. Аларны уразага хикмәт белән генә, үз теләкләрен исәпкә алып, китерергә кирәк.  Мәҗбүриләп, орышып ашау-эчүдән тыелып торырга кушсак, уразага нәфрәт уянырга мөмкин.

Илшат Солтанов сорашты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ураза рамазан