Өшкерүче Мәлик хәзрәт Ибраһимов: «Сихер белән кешегә җен кертәләр»
«Авыруга Коръән аятьләре укый башлагач ул яман нәрсә телгә килә, кеше авызы белән сөйли башлый. Кемнең, кайчан, нинди максат белән бозым ясавын әйтә», - ди хәзрәт.
Күптән түгел урамда элеккеге бер танышымны очратып аптырашта калдым. Соңгы тапкыр күргәнемдә ул бик каты авырып урын өстендә ята иде. Якыннары да инде тәмам өметсезлеккә бирелгән иде. Ә бүген исә ул минем каршымда, исән-имин басып тора. Йөзе дә көләч, кәефе дә яхшы күренә, әйтерсең, беркайчан да авырмаган. Минем шардай зурайган күзләремне күргәч, бөтенләй шаркылдап көлеп җибәрде. «Аллаһка шөкер, исән әле мин, исән, менә акрынлап аякка да басып киләм», – дип үзенең савыгу тарихын сөйләп китте. Баксаң, үзен берничә тапкыр өшкерүчегә алып барганнар икән. Ул аңа урын-җирендә күптәнге бозым барын, иптәш хатыннарының берсе сихерләгәнен әйткән, берничә көн Коръән аятьләре укып дәвалаган. Әллә шуларның сихәте тигән, әллә инде башка сәбәпләр белән танышымның хәле тора-бара яхшыра башлаган.
Әйе, Аллаһ Тәгалә дә Коръәни-Кәримдә «әл-Исра» сүрәсенең 82нче аятендә: «Без Коръәнне мөэминнәр өчен шифа вә миһербанлык-мәрхәмәт буларак иңдердек», – дип искәртә бит. Шуңа да аять-догаларның шифалы тәэсирен инкарь итеп булмый. Аеруча алар бүгенге заман чире – төрле рухи киеренкелекләрдән, җан газапларыннан үтемле бер калкан булып тора, – ди дин әһелләре. Бүгенге әңгәмәдәшем, өшкерүче Мәлик хәзрәт Ибраһимов та шуны раслый.
– Мәлик хәзрәт, мәгълүм булганча, Сез инде дистә еллар Чаллыда кешеләрне догалар укып дәвалыйсыз. Динебездә сөннәт дәрәҗәсенә куелган әлеге гамәл дөрестән дә шулай сихәтле тәэсиргә ияме?
– Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Әйе, мөэмин кардәшләребез инде борынгы гасырларда ук үз-үзләрен Коръән аятьләрен укып дәвалый торган булганнар. Аларны сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм өйрәтеп калдырган. Дистәләгән гасырдан соң Изге китабыбызның шифалы тәэсирен замана галимнәре дә таныды. АКШның Панама шәһәрендәге «Әкбәр» клиникасында үткәрелгән мәшһүр тәҗрибә Коръән уку һәм тыңлауның кешегә гаҗәеп уңай тәэсир итүен исбатлады. Замана приборлары аятьләр тыңлаганнан соң кешеләрнең стрестан котылуларын, нерв системалары эшчәнлеге яхшыруларын теркәде.
– Сезгә мөрәҗәгать итүчеләр дә, мөгаен, рухи ярдәм эзләп киләдер.
– Шулай, кешеләрдә хәзер җан тынычлыгы юк. Төрле куркулар, үз-үзеңә ышанычсызлык, өметсезлек, артык тискәре хисчәнлек даими киеренкелек халәтен тудырып, бөтен организм системасының тынычлыгын бозалар. Дәвамлы стресс исә, биохимик үзгәрешләргә китереп, төрле авырулар кузгалуга да сәбәпче булып тора. Пандемия дә үзеннән соң «постковидный синдром» дигән яман нәрсә калдырып китте. Өстәвенә, кешеләр үзләре дә, бер-берсенә золым кылырга чирканмый башлады.
– Хәзрәт, тел төбегезне аңладым. Золым дип сихер-бозымнар, күз тиюләрне әйтүегездер, мөгаен?
– Әйе, мондый яман адымнарга баручылар бик күп хәзер. Боларның барысы да көнчелектән килә. Берәүләргә кешенең байлыгы, дәрәҗәсе тынгылык бирми, икенчеләре кемнеңдер бәхетле гаилә тормышына, хатынына, иренә кызыга. Әлеге хисләренә чыдый алмый сихерчегә барып бозым ясата. Мондый төр хезмәт күрсәтүчеләр исә хәзер адым саен. Җир асты кичүләре, газет-журналлар, интернет челтәре аларның белдерүләре белән шыплап тулган. Гарчә, бу динебездә иң зур гөнаһлардан санала. Сихерче һәм аның янына барып кемгә дә булса бозык ясаткан кеше динебездән чыга. Чөнки бу җен-шайтаннар белән бәйле бик тә яман гамәл. Ә аларның максаты кешегә зыян салу, аны иманыннан яздыру, җир астына кертү.
– Бу чирканчык гамәлләрне ни рәвешле кылалар соң?
– Аның юллары бик күп. Кешенең фотосын, киеме-салымын алып әфсен-төфсеннәр укыйлар. Моннан тыш, юлына, ишек төбенә, өй эченә кабер туфраклары, тоз сибәләр, төрле энәләр кадап, төеннәр ясап калдырырга да мөмкиннәр. Мисал өчен, үземә күптән түгел урта яшьләрдәге бер ир-ат килде. Аңа сихерне ризык аша керткәннәр. Бу адымга аның элеккеге хатыны барган. Ул аның бүтән берәүгә дә өйләнмәвен теләп бозым ясаткан.
– Сез боларны ничек ачыклыйсыз?
– Әйткәнемчә, сихер ул шайтаннар белән бәйле гамәл. Бозым ясалган кешенең эченә дә җен кереп оялый. Авыруга Коръән аятьләре укый башлагач ул яман нәрсә телгә килә, кеше авызы белән сөйли башлый. Кемнең, кайчан, ни рәвешле, нинди максат белән бозым ясавын чишеп сала.
– Авыру бу вакытта үзен ничек хис итә?
– Билгеле, яман көчләр Аллаһ сүзләрен ишеткәч тынгысызланырга тотына. Кеше дә калтырана, ыңгыраша башлый. Хәтерлим, яныма Әлмәт шәһәреннән бер егетне алып килделәр. Ул хәтта минем бүлмәгә дә үтә алмады. Билгеле, ул моны үзенең гамәле дип уйлады, шайтан котыртуын аңламады. Чынлыкта исә аны эчендәге җене кертми торды. Соңыннан якыннары аны җитәкләп диярлек алып керделәр. 15 минут Коръән укыганнан соң хәле яхшырды, җене чыгып китте. «Өстемнән 1 тонна йөк төшкән кебек булды. Рәхмәт сезгә», – дип тынычланып кайтып китте.
– Кеше бу яман нәрсәләрдән берничек тә сакланмаганмыни соң?
– Әйтергә кирәк, бозым ясадылар да кешегә шундук җен керде дигән сүз түгел. Ул үзенә уңай вакытны көтеп, бәндәгә ияреп йөри башлый. Ә уңай вакыт ул кайчан була? Кеше бик каты нәрсәгәдер борчылганда яки, киресенчә, башын югалтып ни өчендер шатланганда. Юкка гына динебез чамадан тыш кайгырырга да, шатланырга да кушмый бит. Һәрнәрсә – Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм сынавы. «Бәкара» сүрәсендә Ул: «Без урталыкта бара торган өммәт», – ди. Моны исебездән чыгармасак иде. Шулай ук кеше нәрсәдәндер сискәнеп, куркып киткәндә дә яман көчләргә «ишек ача». Бу урында тагын бер вакыйганы да хәтеремдә яңартып аласым килә. Кайчандыр яныма күтәреп диярлек бер ханымны алып килгәннәр иде. Ул эш урынында үзе белән булган бер очракны сөйләде. «Хатыннар белән җыелып чәй эчеп утырганда тәрәзәдән ниндидер бер шәүлә килеп керде. Хезмәттәшләрем шундук тиз генә белгән догаларын укырга кереште, ә мин яттан бер аять тә белми идем. Котым очып, куркып калдым», – ди. Нәтиҗәдә теге шәүлә моңа килеп кагыла һәм шуннан соң ул авырый башлый. Мин аңа күп тапкырлар Коръән укыдым. Шөкер, хәзер инде аякка басып килә.
– Хәзрәт, кемгәдер күп вакыт кирәк, ә кемгәдер берничә минут та җитте, дидегез. Бу ни белән бәйле икән?
– Беренчедән, бу сихернең төренә бәйле. Кем ясаган, ни рәвешле ясаган, ни өчен дип ясаган? Бозымның бит аның төрләре бихисап: мисал өчен кемнедер хатыныннан аерылып китсен өчен яки үзенә карату өчен генә сихерләгән булырга мөмкиннәр. Ә икенче берәүне дөньядан ваз кичсен өчен, психик проблемалары башлансын, бик каты авырсын өчен бозарга мөмкиннәр. Андыйларны инде озаклап өшкерергә туры килә. Икенчедән, гөнаһка чумып яшәгән кеше белән иманлы тормыш алып барган бәндәне дә дәвалау аерыла. Билгеле, беренчесен аякка бастыру озаккарак сузылырга мөмкин.
– Сөйләмегездән аңлашылганча, дин кануннары буенча яшәгән, догада булган кешегә сихер-бозым тәэсир итмәскә дә мөмкин. Шулаймы?
– Бар очракта да түгел. Без бит адәм балалары барыбыз да ялгышучан, гөнаһлар кылучан итеп яратылган. Һәркайсыбызның ярамаган гамәл кылып, тәүбә итәргә онытып җибәрүебез бар. Шул чакта Аллаһ безгә сынау биреп, әлеге начар нәрсәләр ихтыярында калдырырга мөмкин. Шуңа да барлык гамәлебезнең дә башын-ахырын уйлап, дин күзлегеннән бәя биреп башкару зарур.
– Өшкерүнең миңа әллә ни тәэсире булмады дип әйтүчеләр дә очрый. Бу хакта ни әйтер идегез?
– Бозым эләккән кешенең үзеннән дә тырышлык таләп ителә. Бу дөньяда бит һәрнәрсәнең инструкциясе бар, шул исәптән кешеләрнең дә. Хәләл ризыклар белән туклану, фарыз һәм сөннәт гыйбадәтләрне үтәү, Аллаһ белән элемтәне югалтмау, Аңа шөкер итеп яшәү, кешеләрне рәнҗетмәү – әнә шулар. Бу кагыйдәләрне үтәгәндә сихәтләнүгә өмет зур. Өшкерүнең тәэсире аны кем башкаруына да бәйле. Кешеләргә әллә нинди могҗизалы савыгулар вәгъдә итүче икейөзле яман бәндәләр бихисап бит хәзер. Аларның кармагына капмаска кирәк. Өшкерүче бары тик Аллаһ сүзләре белән, Коръән белән дәвалый, әфсен-төфсеннәр укымый, киләчәкне әйтми. Ул күп итеп гыйбадәтләр кыла, олы һәм кече гөнаһлардан тыела. Шул очракта Аллаһ Тәгалә аның догасын кабул итеп, сихерләнгән кешегә шифа бирә.
– Сихер кире кайтырга да мөмкинме?
– Мөмкин. Миңа килгән авырулар арасында да андыйлар булды. Мисал өчен, бер ирнең хатыны аерылган чакта аның киемен алып киткән булган. Һәм даими рәвештә аңа шуның аша бозым ясап торган. Мондый очракларда әлеге әйберне ничек тә юкка чыгарырга тырышырга кирәк. Әгәр дә инде бу мөмкин түгел икән, югарыда телгә алганча, кабат сихер кермәслек итеп яшәү зарур. Иманлы кешедән шайтан курка. Шуны истән чыгармасак иде.
– Кешенең өшкерүчеләр янына килергә мөмкинлеге булмаска да мөмкин. Бу очракта нишләргә?
– Билгеле, артык катлаулы булмаган очракларда, мисал өчен, күз тигәндә үз-үзеңне өшкереп хәлеңне җиңеләйтергә була. Бу очракта «Ихлас», «Фәлакъ» һәм «Нәс» сүрәләрен һәр фарыз намаздан соң, йокы алдыннан, иртән һәм кичен 3әр мәртәбә учка укып тәнеңне баштанаяк сыпыру киңәш ителә. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм дә бер хәдисендә үзенең бер сәхабәсенә: «Әгәр дә син иртә һәм кич өч мәртәбә «Ихлас», «Фәлакъ» һәм «Нәс» сүрәләрен укый торган булсаң, көн дәверендә шайтанның төрле начарлыгыннан азат булырсың», – дип әйткән. Тик шунысы бар, аятьләрне төгәл итеп, гарәпчә дөрес яңгыраш белән уку шарт. Булдыралмыйсыз икән, хәзрәтләр янына барырга тырышыгыз. Мин, мисал өчен, килә алмаганнарны вацап аша да кабул итәм. Хәтта чит илләрдән дә мөрәҗәгать итүчеләр бар. Өшкерү – ул тиешле белем сорый. Үзем исә моңа мөселман илләрендә махсус өйрәнеп кайттым.
– Мәлик хәзрәт, күз тию хакында да телгә алып үттегез. Ул бозымнан аерыламы?
– Әйе, күз тию ул сихерчегә барып махсус ясалмый. Еш кына без бу гамәлне нәрсәгәдер сокланганда үзебез дә белмичә кылабыз. Хәтта газиз баларыбызга да күз тидерергә мөкинбез. Һәм шунысын да искәртеп үтәсем килә, күз тию ул күз белән бәйле түгел, ә сүз белән бәйле. Яман көчләр кеше авызыннан чыккан соклану сүзен ишетеп алалар да, макталган кешедән көнләшеп, аңа зарар китерергә омтылалар. Моны булдырмас өчен күңелебезгә хуш килгән нәрсәләрне күргәндә бары Аллаһны искә алырга кирәк. Ягъни «СөбханАллаһ», «мәшәАллаһ» дип әйтергә. Мисал өчен: «СөбханАллаһ, нинди матур бала, мәшәАллаһ, нинди уңган хатын», – дип. Боларның барысы хакында да минем махсус язган китабымнан да укып белергә була.
– Мәлик хәзрәт, дөрестән дә, тулы бер китапка сыйган әлеге теманы ничек теләсәк тә газетабыз битендә генә яктыртып бетереп булмас. Шуңа да әңгәмәбезгә әлеге урында нокта куеп, сезгә гыйбрәтле җавапларыгыз өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Барчабызга да киңәшләрегезнең мәгънәсенә төшенеп, Аллаһка шөкер итеп, иманлы тормыш алып барырга язсын.
Илшат Солтанов сөйләште
автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев