Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Дин һәм тормыш

«Ураза тоту ул – ашау-эчүдән генә тыелу түгел»

Рухи чистарыну, ихтыяр көчен сынау һәм иксез-чиксез саваплар җыю вакыты.

18 февральдә кояш баю белән, бар мөселман өммәте өчен кадерле һәм иң изге ай керә. «Рамазан» сүзе «кыздыра, көйдерә торган эсселек» дигән мәгънәне белдерсә дә, шөкер, быел ул кышкы чорга туры килә. Уразабызны Аллаһның рәхмәте белән кайнар кояш астында әлсерәп түгел, кыш белән яз кавышкан рәхәт, салкынча көннәрдә тотачакбыз. Сер түгел, кардәшләребез арасында Рамазан аеның ни өчен шулай ел саен кыскарып килүен белеп бетермәүчеләр дә бардыр әле. Уразага бәйле башка сораулар да халык та гел кызыксыну уятып тора. Боларны күздә тотып, без Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин белән изге гыйбадәткә керешкәнче, әңгәмә корып алдык. 

– Әлфәс хәзрәт, күптән көтелгән кадерле кунагыбыз да килеп җитте. Һәм, белгәнебезчә,  быел аның яртысы кыш аена туры килә.
– Бу ай циклларына нигезләнгән ислам кадендаре үзенчәлекләренә бәйле. Мөселманнар елны ай йөреше белән Һиҗри календаре буенча исәплиләр. Аның буенча ураза гел 11 көнгә кыскарып килә. Шул рәвешле Рамазан барлык ел фасылларын урап, әйләнеп чыга. Бу күренеш 33 елга бер мәртәбә кабатлана. Үзем дә 1993 елда нәкъ менә карлы-буранлы чорда тәүге тапкыр тулысынча ураза тотканым хәтердә.  

– Белгәнебезчә, ураза Аллаһ тарафыннан әмер ителгән фарыз гамәл. Шулай итеп, 19 февраль таңын кемнәр сәхәрле килеш каршы алырга тиеш?
– Ислам күзлегеннән караганда, балигъ булуга ирешкән мөселман (егет һәм кыз) аек акылда булса, сәламәтлеге белән бәйле җитди проблемалары булмаса, ерак сәфәргә китмәсә, ураза тотарга бурычлы. Ягъни алар таң атканнан алып кояш баеганчыга кадәр ашау-эчүдән һәм якынлык кылудан тыелып торырга бурычлы. Картлык зәгыфлегенә ирешкән һәм даими рәвештә даруга мохтаҗ кешеләр хәлләре мөшкел булса бу гыйбадәттән азат ителәләр. 

– Әлфәс хәзрәт, ураза – ул ач тору гына түгел, шулай бит? 
– Әйе, бу айда безнең һәр әгъзабыз уразада булырга тиеш. Ашау-эчүдән тыелу белән беррәттән, телне – яман сүздән, күзне – хәрамнан, колакларны – ярамаган нәрсәләрне тыңлаудан, аякларыбызны –  яман юлдан, күңелне – начар уйлардан саклау да мөһим. Гайбәт сөйләү, ялганлау, кеше рәнҗетү уразаның әҗерен киметә. Шуңа күрә Рамазан –  ул тәнне генә түгел, рухны да пакьләү ае булып тора. 

– «Ач кешенең ачуы яман» диләр, ислам дине үз-үзеңне кулда тотып калырга нинди киңәшләр бирә? Бер генә дә уразаның әҗерен җибәрәсе килми бит.  
– Исламда сабырлыкка аеруча зур әһәмият бирелә. Ураза вакытында ачу чыкканда дога кылу, зикер әйтү, тәһарәт алу киңәш ителә. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм ачу килгәндә «Мин уразада» дип әйтеп, үзеңне тыеп калырга кушкан. Мөмкин булса, андый бәхәсле урыннарны калдырып китәргә кирәк. Уразалы кеше үзен калкан астына кертергә тиеш. 

– Рамазан ул үзенең ифтарлары белән дә күркәм. Мәчетләребездә быел да авыз ачу мәҗлесләре үткәреләчәкме? 
– Әйе, дөрестән дә, ифтарлар алар үзенә күрә бер әлеге айның бизәге булып торалар.  Динебезнең бердәмлеген, күркәмлеген, ихласлыгын ассызыклыйлар.  Әлегә «Ихлас», «Тәүбә», «Әбүзәр», «Кәүсәр», «Чаллы Яр», «Утыз Имәни», «Җәмигъ» һәм «ГЭС» мәхәлләсе мәчетләрендә авыз ачу чаралары оештыру күздә тотыла. Кайдадыр көн саен, кайдадыр билгеле бер көннәрдә генә дә үткәрелергә мөмкин. Шәһәрдәшләребез бу хакта төгәл мәгълүматны мәчетләргә барып белешә ала. 

– Ел да башкалабызда да зурлап республикакүләм ифтар оештырыла. Аның төгәл көне билгелеме әле? 
– Мәгълүм булганча, быел ул 13 мартта үтәчәк. Ундүрт ел рәттән оештырылучы әлеге чарада 10 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә. Республика җитәкчелеге, дин әһелләре, төрле төбәкләрдән килгән кунаклар һ.б. Шәһәребездән барырга теләүчеләр булса безгә мөрәҗәгать итә алалар. Билгеле, чакырулар күләме чикле. Бик теләгән очракта да оештыручылар бар кешене дә сыйдырып бетерә алмыйлар. Моны да аңларга кирәк.

– Ифтарларга ураза тотмаган кешеләр дә килә аламы?
– Әйе, чөнки биредә кардәшләребез танышлары, туганнары, дуслары белән бер табын артына җыелалар, ислам диненең кыйммәтләре белән танышалар, үтемле вәгазьләр тыңлыйлар,  «бисмиллаһ» дип пешергән ашлардан авыз итәләр. Шул рәвешле иманнарын ныгытылар, белем туплыйлар. Ә иманыбыз – ул нәкъ менә белем аша ныгый, үсә. Нәтиҗәдә, ифтар мәҗлесләре дингә килүгә, намазга басырга бер этәргеч булып куярга да мөмкин. 

– Ифтар уздыру – ул игелекле гамәл дә бит әле. Тагын ни рәвешле бу изге айда әҗер-савапларга ирешеп була?
– Бу Изге Китабыбыз – Коръән иңгән ай. Шуңа күрә аны мөмкин кадәр күбрәк укырга кирәк. Шулай ук намазларны калдырмыйча уку, сәдака бирү, мохтаҗларга ярдәм итү, авыруларны зиярәт кылу, ата-анага игътибарлы булу – боларның барысы да зур савапка илтә. Рамазан аенда кылынган һәр изге гамәлнең әҗере башка айлар белән чагыштырганда бихисап күп тапкырга арта. Аның күләмен бер Аллаһ үзе генә белә. 

– Әлфәс хәзрәт, Рамазан сәдакаларын күпме күләмдә һәм кайчан  тапшыру хәерле?
– Аларның күләме ел саен ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан билгеләнә. Фитр сәдакасының иң азы быел – 200 сум, зәкят чыгарырлык байлыгы булган кешеләргә – 1200 сум. Аларны Рамазан ае дәвамында бирергә мөмкин, әмма иң хәерлесе – Ураза бәйрәме алдыннан, ягъни 20 мартта мәчетләрдә Газет намазы укылганчы. Саулыкларына бәйле  рәвештә ураза тота алмаган һәм аны башка вакытта да, каза кылып, үти алмаучылар һәр көн өчен 450 сум күләмендә фидия тапшыра. Билгеле инде мөмкинлекләре булса. Зәкят чыгару өчен нисаб күләме – 940 000 сум (алтын буенча).  

– Ураза Гаете кайчан һәм әлеге уңайдан шәһәребездә бәйрәм чаралары көтеләме?
– Быел ул Аллаһ боерса 20 мартка туры килә. Бу көнне мәчетләрдә иртән Гает намазы укыла. Аннары «Тәүбә» мәчете янында шәһәрдәшләребез өчен махсус бәйрәм чарасы оештырылачак. Анда кардәшләребез гаиләләре белән килеп, викториналар, уен-бәйгеләр дә катнашып, күңел ачып китә алачак. 

– Уразага кагылышлы сораулар белән шәһәрдәшләребез кайда мөрәҗәгать итә ала?
– Ураза, намаз, сәдака кебек мәсьәләләр буенча иң беренче чиратта мәчет имамнарына барырга кирәк. Шулай ук ТР мөселманнарының Диния Нәзарәтенең  сайтында (dumrt.ru) Рамазанга кагылышлы махсус рубрика булдырылды. Аның аша да кызыксындырган сорауларга җавап табарга мөмкин. 

– Бүген ястү намазыннан соң мәчетләрдә беренче тәравих намазлары үтәчәк. Алдагы көннәрдә алар ни рәвешле һәм кайсы сәгатьләрдә укылачак?
– Тәравих намазлары Рамазан аенда гына укыла торган өстәмә гыйбадәт. Ул ястү намазыннан соң җамагать белән башкарыла. Чаллының барлык мәчетләрендә дә 20 рәкәгать укыла. Имамнарыбыз белән киңәшеп, халыкка йөрү уңайлырак булсын өчен, аларны 5 мартка чаклы кичке җидедә (19:00 сәгатьтә), ә 5 марттан соң кичке сигезенче яртыга (19:30 сәгатьтә) билгеләдек. 

–    Әлфәс хәзрәт, әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Тоткан уразаларыбыз кабул булсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рамазан ае дин һәм тормыш Ифтар фитры