Уразага алдан әзерләнү мөһим
Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфулла белән әңгәмә.
Бар мөселман дөньясы зарыгып көткән Изге Рамазанга да күп калмады. Быел аның беренче көне 11 мартка туры килә. Иманлы кешегә үтә дә кадерле булган әлеге айның тулы савабына ирешү өчен алдан ук әзерләнә башларга кирәк, ди дин белгечләре. Әйе, бары тик рухыбыз нык, тәнебез сәламәт булганда гына гыйбадәтләребезне хилафлыкларсыз, җиренә җиткереп башкарып чыгу мөмкин шул. Бүгенге әңгәмәбез дә шул хакта. Уразага багышланган сораулар белән без шәһәребезнең имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллага мөрәҗәгать иттек.
- Әлфәс хәзрәт, Рамазанга аяк басарга күп дигәндә айдан артык вакыт калды. Бу араны без ни рәвешле үткәрергә тиешбез? Уразага алдан әзерләнү дигән төшенчә бармы?
- Мөселман кешесе бер Рамазан ае беткәннән соң икенчесен көтеп яши башлый инде ул. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһиссәлләмнең сәхабәләре дә Рамазаннан соң башта 5 ай буе аның әсәрендә яшәгәннәр, аннары инде 6 ай кала кабаттан Рамазанны әзерләнеп көтеп торганнар. Аеруча, уразага кала соңгы ике ай - Рәҗәб һәм Шәгъбанга игътибарлы булу мөһим. Бу чорда без тәнебезне, рухыбызны ныгытырга тиешбез. Күбрәк хәерле гамәлләр кылырга, булдыралганча ураза тотып карарга кирәк. Бу безнең нәфесебезгә, ихтыяр көчебезгә үзенә күрә бер чыныгу булып тора. Шул рәвешле фарыз уразага кереп китү дә авырлыкларысз була. Мисал өчен, спортчылар да бит югары күрсәткечләргә ирешү өчен даими рәвештә шөгыльләнеп, организмнарын тәрбияләп, көчәнешләргә алдан әзерләп торалар. Без инде алар шикелле махсус күнегүләр ясамыйбыз, тик шулай да уразага кергәч инде мөмкин булганча физик көч таләп итә торган эшләрне кичектереп тору мөһим. Белгәнемчә, күп кенә дин кардәшләребез бу чорда ялга да чыгалар.
- Хәзрәт, туклану мәсьәләсенә килгәндә нинди киңәшләр бирер идегез?
- Рамазанга кереп киткәнче, берничә көн алдан, кулланыла торган ризык күләмен киметү мөһим. Шулай ук, табиблар каты чәй һәм кофе эчүне дә чикләргә тәкъдим итәләр. Шулай эшләгәндә уразаның иң авыр саналган беренче өч көне җиңелрәк узар. Кунак көткәндәге кебек алдан ук сутыкчыларыбызны туклыклы ризыклар белән тулыландырып куйсак та яхшы булыр. Юкса, көне җиткәч, кибетләрдә йөрергә хәл дә булмаска мөмкин. Хәтта ифтар һәм сәхәр өчен дөрес ризыклардан алдан ук меню да төзеп куярга була.
- Дөрес ризыклар дигәндә нәрсәләрне күзаллап әйтәсез?
- Шул ук медицина белгечләре инде безгә бу чорда күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш ашарга киңәш итә. Боткаларга, парда пешкән ит һәм балык ризыкларына да басым ясарга кирәк. Иң мөһиме мөселманнар кич белән һәм иртәнге якта, ягъни авыз ачканда, сәхәр вакытында артык ризык кулланудан саклансыннар иде. Аны эшкәртү өчен организмның бөтен көндез тупланган энергиясе китә, шуңа күрә икенче көнне кеше хәлсез, арган кыяфәтле була. Ә безгә бит әле көн дәвамында фарыз гыйбадәтләребезне дә башкарырга кирәк. Рамазан аенда бит алар өчен әҗер-саваплар тагы да арттырылып языла.
Амин, хәзрәт. Биргән киңәшләрегезгә колак салып, Рамазан аен һәркайсыбызга хәерле гамәл-гыйбадәтләр белән үткәрергә насыйп булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев