Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Иҗат

«Бандит»ларына кадәр минеке иде...

Кыш. Салкын. Февраль «Пятачогыннан» илһамландып өемә кайтып барам.

Вакыт – кичке уннар тирәсе. Туры маршрут юк, шуңа да ярым җәяү кайту. Зәйдәге күршем шалтырата: «Син кайда, кер әле», – дип. – Мин әле Чаллыда, «Пятачок»тон кайтып барам, шалтыратырмын, – дим. Ул гаҗәпләнә: – Төнлә, берүзең... Кич түгелме, курыкмыйсыңмы? – ди. Мин көлеп җавап бирәм: – Гөлчәчәк апа, миңа кем тисен монда, Чаллы – минем шәһәр бит ул! Һәм шунда ук үземә-үзем гаҗәпләнеп куйдым: – Зурдан кубасың түгелме... Чаллы хәтле Чаллы... синеке?! Ә нишләп әле минеке булмасын соң! Минеке! 
Беренче «КАМАЗ» «туган» елны Чаллыга килеп, «КАМАЗ»ның баш заводында күп еллар эшләп... Шушында ярты гасыр яшәп... Минеке! Беренче өч елны арматура цехында эшләдем. «КАМАЗ» машиналарындагы барлык трубкалар да безнең цехта эшләнә иде: төрле диаметрда, конфигурациядә һәм төрле сплавтан. План буенча складка эшли идек. Сирәк кенә – туры баш конвейерга. Конвейерга эшләү гадәттән тыш хәл санала иде. План бозылган очракта, аның өчен кемне дә булса эшеннән алалар иде. Ә без, яшьләр, җитәкчеләребезгә шелтә тидермәскә тырыша идек. «КАМАЗ»дагы җитәкче җиде иләк аша үтмичә җитәкче була алмый иде. Шуңа да «җитәкче» төшенчәсенә тулысынча тәңгәл килә иде: аң-белем ягыннан да, әхлак ягыннан да. 
Сагындыра ул чаклар. Начальниклары да сагындыра. Гадел иде алар. Шуңа да юлдагы бар «КАМАЗ»ларга да минем кулым тигән кебек тоела иде. Минеке иде алар.    
Комсомол субботникларына чыгып, яз-көз үз заводыбыз тирәли генә түгел, бөтен завод периметры буйлап агачлар утырттык. Хәзер урман булып утыралар. Алар үсте, без картайдык. Ул вакытта Агрегат заводы белән Автосборочный завод бергә – Автомобиль заводы дип атала иде. Соңрак икегә аерып, ике берәмлек ясадылар, хәзер тагын бер берәмлеккә әверелде.
Заводның комсомол оешмасы секретаре Иван Морозов тынгысыз кеше, кайчак үгетләп, кайчак ачуланып, барыбер җәлеп итә иде андый өмәләргә. Я, әйтегез, минеке түгелме ул «КАМАЗ» гиганты тирәли шаулаган урман?! «КАМАЗ» – ул, машина төзүче генә түгел, үз кадрларын тулысынча канат астына ала иде: торак бирә, балаларны садикка урнаштыра... Бакча кишәрлекләрен дә эш урыныннан алдык. Ял базаларында төрле чаралар булып тора, анда завод транспорты белән алып баралар – күңелле иде.
План буенча биреләчәк торак төзелеше графиктан калыша башласа, төзүчеләргә цехтан «ярдәм» җибәрәләр. Шул ысул белән мин дә шәһәрне төзештем – 48нче комплексны. Ну, йә, әйтегез, минем шәһәр түгелме?! 
Аның «бандит»лары да минеке иде. Берсендә тулай торактан кызлар белән бергә «Гренада»га «танцы»га җыендык. Бер-беребезне көтә торгач, бераз соңардык. Трамвай тукталышыннан ашыгып чыгып барабыз, каршыга килгән егетләр бәйләнде. Нәкъ менә шул көнне егетләр белән танышу планда булмаганлыктан, без алардан котылырга ашыктык. Ләкин берсе минем беләктән эләктерде дә җибәрми. «Ямарга» туры килде. Ул да күп аптырап тормады, «сдача» бирде. Сугыш кабынды. Калган иптәшләр безне аердылар да без ниятләгән «танцы»га йөгердек.
Берничә көннән күрәм: завод ашханәсендә шуларның берсе ашап утыра. Килеп утырдым каршына (унар кеше берьюлы утырып ашый торган стандарт өстәлләр иде). Аптырап карап тора. Танымый. Таныттым. Оялды. Гафу үтенде, гәрчә ул аеручы гына булса да. Мин теге, минем оппонентны табып бирүен таләп иттем. Ул вәгъдә итте һәм кайда китерергә икәнен сорады. Мин эш урынымны әйттем. Дустын, ягъни минем оппонентны фаш итмәде, үзе көн дә килеп йөри башлады. Сүз кушып. Ул эшли торган оешма безнең заводта подрядлы эшләр алып бара икән. Монтажниклар. Эшләрен төгәлләп, заводтан киткәнче, кинога чакырып, дуслык тәкъдим итеп йөрде. Яшьлек! Гүзәл яшьлек! Бик күп төсмерләр белән балкыган чуар яшьлек.
Беркатлы татар баласы өчен катлаулы, хәтта куркынычрак та булды ул – шушы күп милләтләр менталитеты, гореф-гадәтләре кушылып, буталып, яңа «челнинский» менталитет барлыкка килүе. 
Волгоградтан, Краснодардан килгән кызлар белән бергә тулай торакта яшәдек. Алар безнең гадәтләргә гаҗәпләнәләр (минем ачу килә: «Нәрсәсе гаҗәп?»). Аларның кыланмышына без таң кала идек... Кем пилмәнне варенье белән пешерә инде?! Бактың исә, ул «вареник» дип атала икән. Хәзер үзем бар төрен дә пешерәм. Шулай итә-итә, алар әзрәк татарлаштылар, без әзрәк руслаштык. Талгын урталык белән, яраклашып, тату яшәдек. Әле дә хәбәр алмашып, хәл белешеп торабыз (авыл менталитеты чыгып бетмәде). Йомгаклап ни әйтим, хөрмәтле шәһәрдәш яшьтәшләрем? Сезнең белән безгә, русча әйтсәк, «повезло». Матур безнең шәһәр. Төзек-бөтен безнең шәһәр! Үзебез үстергән шәһәр. 
Энҗе Солтанова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Камазга -50 Чаллыга-400