Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Иҗат

Чаллы - яшьлегем шәһәре

(Резидә Юсупованың «Чаллыда инде ул журналистлар» язмасы уңаеннан)

Чаллыны мин беренче тапкыр 1971 елда күрдем. Безне – Минзәлә совхоз-техникумының соңгы курсы студентларын, булачак агрономнарнарны – шул елның җәендә дәүләт практикасын үтәргә тараттылар. Мин Тукай районына билгеләнгән идем. Актаныштан ук утырып килгән «КрАЗ» машинасы Чаллыга зур мәйданнарда төзелеп ятучы автозавод корпуслары аша килеп керде. Күңелдә илебез өчен куаныч тудыра торган гаҗәеп күренеш иде ул булачак завод корпуслары. Кабина тәрәзәсеннән күзне дә алмый гигант төзелешне карап бардым. Шофер мине Орловка бистәсенә чыга торган кечкенә күпер янында калдырды. Ул хәзер дә бар әле, әле дә аның аша юл кырыенда урнашкан оешмаларга машиналар агыла. Орловкага барсам, күперне карап үтәм – яшь егет чактагы истәлекләр кабат яңара. ГЭС бистәсенә пассажирлар ташучы кечкенә «ГАЗ» автобусы да 1971 елда шул күпер яныннан китә торган иде. 
Хәтердә: хәзерге 10нчы комплекста әле шәхси йортлар иде, куаныч — шулар фонында 12 катлы беренче йорт күтәрелгән. Үзәк урамда да, аңа тоташкан башка урамнарда да продуктлар, кирәк-ярак сата торган киосклар тезелгән. Авыл хуҗалыгы идарәсе Үзәк урамнан ерак түгел, хәзерге ГЭС базары тирәсендәге мәйданда урнашкан иде. Анда мине Ворошилов совхозына – Бәткегә билгеләделәр. Бу авылга берничә рейс автобус та йөри икән, анысы уңайлы булды. 
Мине әйбәт каршы алдылар. Баш агроном бер үзе генә эшли икән, аның күрсәтмәләрен үти башладым. Бәткедә шәхси йортлар гына булса да, тиздән биредә 2-3 катлы йортлар төзеләчәген, озакламый совхозның Чаллы шәһәрен яшелчә белән тәэмин итә башлаячагын беләләр иде инде. Кайчак совхоз йомышы белән Чаллыга да барырга туры килә иде. Берничә тапкыр Элеватор тавындагы элеваторга бер төрле сорт бодай илтеп, аннан икенче төрле сорт төятеп Зәйгә илтергә, Зәйдән яңа сорт борчак ташырга да туры келде. Җаен табып, Гидростроитель урамының аскы ягында яңа төзелгән ашамлык кибетенә дә кереп чыкканым булды. Ул ГЭС бистәсендә беренчеләрдән булып заманча төзелгән иң яхшы кибет исәпләнә иде. Чаллылылар анда яратып йөрделәр.
Элеваторга барганда Чаллы елгасы аша салына башлаган күпернең биек конструкцияләренә гаҗәпләнеп карап үтә идек. Кайчан да булса аның бик тә зур күпер буласына ышанасы да килми иде. Нефтебаза итәгендәге күлнең чип-чиста вакытын да күреп калдым әле мин. Нефтебазага, Бәткегә, Круглое Поле авылына урау юлдан йөрүчеләр дә, шәһәрдән килүчеләр дә анда рәхәтләнеп су коена торганнар иде. Хәзер инде беләсез, ул күл шәһәрнең башка мәнфәгатьләрендә файдаланыла, елдан-ел күмелә бара.
Бәткедә практика үткәндә, киләчәктә язмыш Чаллы белән бәйләнер дип уйламаган да идем. Тагын ун елдан, 1981 елны, автокалага кунакка килгән җирдән күзем тукталыш павильонындагы белдерүгә төште. Анда Чаллыда хәрбиләштерелгән янгын сүндерү хезмәте оештырылуы турында хәбәр ителгән иде. Кызыксына калдым, тоттым да кадрлар бүлегенә кереп киттем. Кесәдә эш урыныннан бирелгән характеристика да, паспорт та бар иде.
Җитәкчегә алып керделәр. Әңгәмә үткәч, Дәүләт янгын күзәтчелегенә инспектор итеп алырга булдылар, шунда ук медицина комиссиясе үтәргә документлар да әзерли башладылар. Укытучы булып эшләгән профтехучилищедан эштән китеп, документларымны алып килдем.
Казанда медицина комиссиясен үтеп бетергәч, Чаллының 55нче янгын сүндерү частена Дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторы итеп билгеләнүем турында приказ тоттырдылар.
1981 елның көзендә хәрбиләштерелгән 55нче янгын сүндерү часте Үзәк урамдагы деподан Сидоровка поселогында урнашкан «Икмәк продуктлары комбинаты» янындагы депога күчте. Янәшә генә шәһәрнең азык-төлек базасы урнашу да үзенең ролен уйнагандыр инде — биредәге сәүдә оешмаларының янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү ул чорда бик җаваплы бурыч иде бит. 55нче янгын сүндерү частена Сидоровка, ГЭС, ЗЯБ, Орловка, Элеватор тавы, Мироновка бистәләренең, БСИдагы предприятие-оешмаларның, вагоннардан торган барлык вакытлы поселокларның янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү бурычы йөкләнгән иде. ЗЯБ бистәсенең Сарман проспекты буйлап күп катлы йортлар төзелә башлаган чор иде ул. Күп сандагы шәхси йортлардан торган «Кызыл Чаллы» бистәсе биләмәләрендә дә озакламый торак йортлар төзелеше башланасы хәл ителгән иде инде.
Эшне үзебезнең участоктагы объектларның тулы исемлеген булдырудан башладык. Янгыннар ул елларда күп чыга иде. Бервакыт төнгә каравыл башлыгы урынына калгач, бер тәүлек эчендә 11 урында сүндерергә туры килде. Өч инспектордан частьтә бер үзем генә калган идем, ул янгыннарны тикшереп документлар төзү дә үземә калды. Иртән «Восход-2» мотоциклымны кабызып, әлеге урыннарга чыгып киттем.
ГЭС бистәсендәге йортларның подваллары белән дә җафаландык инде. Йортта яшәүчеләр анда агач материаллардан кладовкалар төзеп бетергәннәр иде. Аларда иске йорт җиһазлары, кием-салым, өй кирәк-яраклары күпләп саклана иде. Җитмәсә, ир-атлар шул кладовкаларда җыелып күңел ачып утырырга яраттылар. Билгеле, янгыннар подвалларда еш чыкты. Шуңа да кыска гына айлар эчендә кладовкалардан чистартып бетерүгә ирешү – профилактикабызның беренче җиңүе булды.
Янгыннар чыгуны киметү максатында халык арасында аңлату эшләрен җәелдерергә кирәк дигән фикергә килдем. Беренче язмаларымны «Челнинские известия» газетасына илттем. Редакторы А. Н. Артамонова аларны хуплап каршы алды, газетада бастыра башлады. Язмаларны «Якты юл», «Таң йолдызы»на да илтә башладым. Шәһәребездә татарча «Чулман-Идел» газетасы басыла башлагач, анда да бирдем. 
1990 елда мине шәһәрне янгыннан саклау отряды аппаратына пропаганда һәм агитация юнәлешендә эшләүче инспектор итеп билгеләделәр. Җиң сызганып янгын куркынычсызлыгын пропагандалау эшләрен башлап җибәрдем. Шәһәр радиосының гөрләп эшләгән еллары – мин анда һәр атна ике телдә (татарча һәм русча) чыгышларымны яздырырга йөри башладым. Вакыты белән атнасына дүртәр чыгыш яздырганым да булды. Барлык чыгышларымны радиодан тапшырып бардылар. Шәһәр телевидениесе оешкач, анда да еш килә идем. Телевидение журналистлары янгын урыннарына, шәһәрне янгыннан саклау отрядының төрле чараларыннан репортажлар төшерүгә чыга башладылар.
Ә инде иң күп язмаларымны мин «Шәһри Чаллы» газетасында бастырдым. Янгын куркынычсызлыгына багышланган язмалар белән беррәтән, шәһәр тормышына кагылышлы башка мәкаләләремне дә бик  теләп бастырдылар. «Тормыш мизгелләре» рубрикасында шактый язмам дөнья күрде.
Балалар турында да онытмадык: «Көмеш кыңгырау», «Серебряный колокольчик» газеталары үсеп килүче буын янгын куркынычсызлыгы турында хәбәрдар булсын өчен шактый эш башкардылар. «Нур», «КАМАЗ хәбәрләре» газеталары белән дә уңышлы хезмәттәшлек иттем. «Күңел» радиосы аша да халыкка даими рәвештә янгын куркынычсызлыгы проблемаларын җиткереп бардык. Гомумән, шәһәрнең барлык радиостанцияләренә дә тәүлек эчендә чыккан янгыннар буенча мәгълүмат бирелеп барды. 
1998 елда отставкага киткәч тә газеталардан аерылып булмады. Шәһәрне янгыннан саклау отрядында матбугат хезмәте оештырып, тагын җиде ел шәһәребезнең газеталары, радиостанцияләре аша янгыннарны булдырмый калу юнәлешендә нәтиҗәле эш алып бардык.
Мин журналист түгел, әмма шәһәребез журналистларының барысы белән дә таныш идем. Резидә Юсупованың язмасын укыгач, ул санап үткән каләм ияләрен, алар белән аралашып йөргән вакытларны кабат искә төшердем әле. Күңелле мизгелләр, аларны ничек онытасың инде!

Җәүдәт ХАРИСОВ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Шәһри Чаллы» Чаллыга-400 «Минем яраткан шәһәрем»