Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Мөнирә Сафина: «Хикәяләремне рөхсәтсез алып, акча эшләүчеләр, хәтта язучы булып китүчеләр дә булды»

Мөнирә Сафина белән безне газета укучыларыбыз таныштырды. «Аның әсәрләре укып туймаслык, шуларның берсен сәхнәләштерәсебез килә, тик таба алмыйбыз, ярдәм итегез, зинһар», – дип шалтыратты алар безгә. Озак уйлап тормадык, Мөнирә ханымның үзен табып сөйләштек. Ул Арча районы Симетбаш авылыннан, бүгенге көндә Биектауда яши. Аның белән әңгәмәне укучыларыбызга дә тәкъдим итәбез.

– Мөнирә ханым, сезнең әсәрләрегезне эзләп табалар, сәхнәгә куеп, бәйгеләрдә җиңү яулыйлар. Мондый популярлыгыгызның сере нәрсәдә икән? 

– Мин үземне популяр димәс идем. Популяр булу – атылган йолдыз кебек, бүген яна, иртәгә сүнә торган күренеш. Мин моңа омтылмадым да. Әсәрләр язудан рәхәтлек алдым, кеше укыган саен яхшырак язасым килде. «Танылган» дисәк, дөресрәк булыр. Яратып укуларының сере гадилектәдер дип уйлыйм. Гади кеше, аның тормышы, гамьнәре хакында язудадыр, бәлки. Дөрес әйтәсез, «Ике болыт», «Югалган хатлар» драмаларын, «Безне дә онытмагыз» пьесасын республика буенча район, авыл сәхнәләреннән елый-елый карадылар, рәхмәт әйтеп хатлар яздылар. Балалар өчен язылган «Бар икән күрәселәр!» комедиясе белән Яңа Чишмә районы Чертуш авылы мәдәният йорты клубындагы балалар театры «НеСтоЛица» бәйгесендә икенче урынны яулады. Театр җитәкчесе Рәмзия Мусинага: «Беренче урынга лаек идегез, геройларыгыз дөрес киендерелмәгән», – дигәннәр. 

– Иҗат чишмәгез кайчан юл ярды? Бу сәләт сезгә нәселдән киләме? Үз балаларыгызга да күчтеме?

– Унике яшемдә шакмаклы дәфтәр битендә беренче стена газетасы чыгардым. Безнең гаилә бик зур иде, бер әнигә җиде кыз үстек... Язарга тема җитәрлек. Дәфтәр битенә генә сыймый башлагач, пешкән бәрәңгене изеп, битләрне бер-берсенә ябыштырып куя идем. Аннан соң мәктәптә дә стенгазета чыгарып мәш килдек. Язу сәләте шул вакытта ук булгандыр. Рус әдәбиятыннан сочинение язган дәфтәрләремне укытучы үзенә алып кала иде. Үзем укып чыккач, өч сеңлемә нинди темага, нинди жанрда кирәк, бөтенесен язып бирә идем. Әлбәттә, бишлегә... Язу сәләте бабамнан күчкәндер дип уйлыйм. Ә миннән исә беренче оныгыма күчкән, дүрт яшендә китап чыгарган иде ул. Тышлыгына «Карандаш китабы» дип язган, эчен ачасың, ә анда «Балык карандаш ашамый» дип язылган. Татар теле укытучысы ачты оныгымны. Төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә катнашты, җиңүләр яулады. Яхшы яза, әмма киләчәктә язучы булырга хыялланмый. Әдәбиятта да, җыр  өлкәсендәге кебек, бар нәрсәнең танышлыкка, дуслыкка, акчага бәйләнгәнен күреп, балачак хыялыннан баш тартты. Минем өчен, оныкларымның кем генә булсалар да, чын кеше булулары мөһим. Мин аларга гел: «Булган-булдырган кешедән көнләшмәгез, кешедә булган әйбер синдә булмаса, хөсетләнмәгез. Үзегез тырыш булыгыз, бер кешедән бернәрсә өмет итмәгез», – дип әйтеп торам.

– Халык сезне тәүге хикәяләрегездән үк үз иттеме, әллә инде иҗатыгызга тәҗрибә туплагач, каләмегез чарлангач кына гашыйк булдымы?

– 2000 елда, 45 яшемдә, псевдоним астында беренче хикәямне яздым. «Төнге авыл» дип аталган юмореска иде ул. Аны Саба районы яшьләре сәхнәләштереп, КВНда чыгыш ясап, җиңү яуладылар. Бу минем беренче чирканчыгым, тәүге уңышым иде. Биш елдан соң гына, үз исемем белән яза башладым. Ике газетага журналист булып урнашып, дин әһелләре, яшәү рәвешләре үрнәк булган затлар белән әңгәмәләр, язмалар иҗат иттем. Бөтенесе дә «шедевр» булмагандыр, әлбәттә... Ашыгыч эш шулай да була. Тик, элекке язганнарымны укып карасам, үзгәртер җирен тапмыйм. Ул вакыт өчен бәлки шулай кирәк булгандыр. Баш та күтәрми язып утырган вакытлар күп булды... Кемгәдер сценарий кирәк... Кемгәдер программа... Иҗатымны яратып укучылар да күп булды, Аллаһка шөкер. Егерме ел узып китте шулай... Хәзер мин, авыз тутырып: «Әдәбиятта миннән яхшы язучылар булса да, минем кадәр язган кеше юк», – дип шаяртып, уенын-чынын кушып әйтә алам.

– Сез Инстаграм аккаунтыгызны да актив алып барасыз, әсәрләрегезне урнаштырасыз. Бу замана таләбеме, әллә инде андагы аудитория ошыймы? 

– Инстаграмга башта керәсем килмәде. Кергәч тә, тиз ияләшә алмадым. Вакытны урлый бит ул. «Ябып куям мин бу аккаунтны» дип, әллә ничә тапкыр талпындым. Шулай дип уйлап ачам да, ә анда «Җаннар яратканда» хикәясенә комментарий калдырганнар: «Күпме укыдык йөрәк ярсытып. Ә сез аларның очрашуын язмадыгыз...», «Очраштыр инде әби белән бабайны», «Искиткеч хикәя бу, Аллаһы Тәгалә сәламәтлек бирсен сезгә», «Мөнирә апа, ник очраштырмадыгыз инде? Очраша алырлармы инде? Уф... », «Әби янына барып: «Сине бабай көтә» дип әйтәсе килде»... Ә иң истә калганы: «Кайсы гына әсәрегезне укысам да, бу минем язмыш, мин бу, дип укыйм. Елатасыз да, уйландырасыз да. Аллаһы Тәгалә бәрәкәтле гомер, саулык, сәламәтлекне жәлләмәсен сездән. Бик зур рәхмәт. Сез минем кебек ялгыз, авыру, күпне күргән, башларыннан зур хәсрәт уздырган кешеләрнең тормышына ямь  өстисез. Укыйм, елыйм, геройлар белән бергә яшим...» дигәне. Шушы сүзләрдән соң ничек ябыйм инде? Миңа бу аккаунт дан-дәрәҗә дә, акча да китерми, мин гади халык өчен язам. Бу ансат түгел. Кеше ул ялганны, булмаганны, уйлап чыгарганны укымый. Халык күңеленә юл табыйм, дисәң, күңелең дөрес булу кирәк. Хикәяләремне рөхсәтсез алып акча эшләүчеләр, хәтта язучы булып китүчеләр барлыгын да беләм. Ярый, шулай булсын. Димәк, кемнәргәдер файдам тия. Начар түгел бит.

– Хатын-кызлар иҗат иткән әсәрләр ир-атлар язганыннан аерыламы? Гүзәл затларга иҗат итү авыррак түгелме?

– Киресенчә, безгә ансатрак. Хатын-кызда хис күбрәк. Ул ирләр күрмәгән вак нәрсәләрне дә күрә белә. «Чебеннән фил ясый» белгән һәр хатын-кыз язучы була ала. Тик бер нәрсәне онытмаска кирәк: язучы булу белән горурланырга ярамый. Кайбер язучылар үзләренең берлектә торулары белән горурланып, мактаналар. Язу сәләтен кешегә Аллаһы Тәгалә генә бирә, аңа өйрәнеп булмый. «Теге яза, ник мин язмыйм?» дип кулыңа каләм алу да дөрес түгел. Кешедән яздырып алып, үзләренең исемнәрен куеп, халыкка чыгаручылар да бар бу дөньяда! Соң әсәрне син язмаганны кеше белмәсә дә, үзең беләсең бит. Күңелгә рәхәтлек бирә микән ул? Мин моны аңламыйм да, кабул да итә алмыйм.

– Яшьлеккә әйләнеп кайту мөмкинлеге булса, шул вакыттагы Мөнирәгә, хәзерге тәҗрибәгезгә таянып, нинди киңәшләр бирер идегез?

– Кешегә артык ышанма... Уйларың, планнарың хакында беркемгә дә әйтмә, тормышка ашкач үзләре белерләр... Нинди генә авыр вакытлар булса да, бер кешедән ярдәм өмет итмә, егылсаң, үзең тор, шулай итеп чыныгасың гына... Исеңдә тот: сиңа хыянәт итмичә яши торган ике генә кешең булыр, шуларның кадерен бел, алар – Әниең һәм синең балаң...

– Остазларым, илһамландыручыларым дип әйтер кешеләрегез бармы?

– Моңарчы ничек язсам, әсәрләрем шулай басылып чыкты. Күптән түгел галим, танылган язучы Галимҗан Гыйльманов белән аралаштым. Бик күп киңәшләр бирде ул миңа, бик көчле энергетикалы язучы. Тәрҗемәче булып китүем дә уйламаганда гына килеп чыкты. Рус телендә язучы Альбина Нуриның берничә әсәрен татар теленә тәрҗемә иткәч, язучылар Флера Тарханова, Әхәт Мушинский бик югары бәя биргәннәр иде. Биш елдан соң шул әсәрләрне инстаграмга куйган идем, уйламаганда хезмәттәшлек итәргә чакырдылар. Бер ел инде яңа «диңгездә йөзәм». Бу миңа бик ошый. Юлымда яхшы кешеләр очрап тора, Аллаһның рәхмәтедер бу, дим. Илһамны исә тормыш үзе бирә. Көн дә ниндидер яңалык. Күреп, эшкәртеп, хикәя калыбына саласы гына бар.

– Башка авторларның әсәрләрен укыганда нәрсәгә игътибар итәсез – сюжеткамы, кызыклы алымнаргамы?

– Берничә җөмләсен укып та, мине сискәндерә алмаган китапны ябып куям да, башка ачып та карамыйм.

– Татар язучыларыннан кемне укырга яратасыз?

– Классик язучыларыбызны санасам, исемлек шактый озын булыр. Элек өебездә китапханә бар иде, авыл халкы бездән китап алып укыды. Яңа чыкканнарын үзем дә өчәр кат укып чыга идем. Кайберләрен төнлә, фонарь яндырып, юрган астында. Драма, комедияләр язылган китапларны миннән яшереп куялар иде. Чөнки аерыла алмый укый идем. Су ташыйсы, идән себерәсе, утын ярасы, бала карыйсы, савыт-саба юасы, көтүдән кайтмаган бәтиләрне эзләп кайтасы – барысы да онытыла иде. Әни эштән кайткач кына, күктән җиргә төшәсең... Хәзерге балалар алай итеп китап укымый. Марат Кәбировны укыйм. Ул төркемгә иярмәгән, башкача яза, үзенчәлекле язучы.

– Хикәяләрегезне ничек язасыз, уй кинәт киләме, әллә күңелдә йөри-йөри туамы?

– Баштарак, газетага кирәк булгач, кыска хикәяләр яздым. Соңга таба «озыная» башладылар, күзәтүчән булуым аркасында, әйтәсе килгән фикерләр артты. Егерме еллык күзәтүләрнең нәтиҗәсе сәбәпле, повесть язу теләге уянды. «Мин күкләрдән сезне күзләрмен» шулай язылды. Төрлечә була ул халәт, бер сүз белән генә әйтеп тә булмый.

– Әсәрләрегезгә нинди язмыш теләр идегез? Кулдан-кулга йөртеп укуларынмы, сәхнәдә пьеса яки экранда кино итеп куюларынмы?

– Бу хакта бер дә уйлаганым булмады. Миңа берничә танылган кешенең: «Кино төшерерлек әсәр язгансыз», – дип әйткәне булды. Алар кеше күңелендә озак саклансалар, укып чыккач, кешеләр бер-берсе белән шул әсәр хакында сөйләшсәләр, эзләп табып укысалар, мин бик шат булыр идем.

– Әсәрләрегездә шәхси тормыш тәҗрибәгез чагыламы?

– «Кызыл миләш» бәянендә нәселебез тарихы чагыла. Шәхси тормышымның почмагы кергән хикәям дә бар.

– Хикәя укып туймаслык булсын өчен нинди шартлар үтәлергә тиеш?

– Моңа ирешү өчен хикәя язучының күңеле чиста булырга тиеш. Кара күңелле кеше башкалар күңеленә юл таба алмый.

– Бүгенге көнгә ничә китабыгыз дөнья күрде?

 Өч китабым чыкты: 2017 елда – «Яратам дип әйтә алмадым», 2019 елда – «Ай сылуы», 2018 елда Татарстан китап нәшриятында «Болыт кызы» китаплары (балалар өчен шигырьләр).

– Татар китабының киләчәге бармы?

– Эшләр болай барса, бетәргә дә мөмкин. Кесә китаплары чыгаралар, шундый мескен хәлгә калганмыни татар басмалары? Аларны «Менә, татар китабы шундый була!» дип кемгә күрсәтеп була? Элекке кеше ач-ялангач булса да әдәбиятны үз иткән. Әбиемнең берничә китабы бар иде. Мин күргән беренче татар китаплары! Лампа яктысында җыелышып, кул эше эшләгәндә, берсе шуларны укый, ә тыңлаучылар эшләреннән туктап елый-елый тыңлыйлар иде.  Бай тормышлы, тук чырайлы кешеләр укымаганнан гына, китап укучы кимемәс. Бүген китап чыгаручы да, укучы да күп. Бу борчулы, тынгысыз, вируслы заманда китапның, язуның дәрәҗәсе тагын да артты. Китап укымаган кеше надан була. Кайбер кеше: «Нинди китап уку монда? Район гәҗитен укырга да вакыт юк минем», – дип сөйләшә. Тыңлап торсаң, сөйләшүеннән үк чамалап була, алдамаган бу кеше, үз гомерендә бер юл булса да китап сүзе укымаган...

Әңгәмәдәш – Сәрия Гарипова

Мөнирә Сафинаның моңарчы беркайда да басылмаган "Яшәү мәгънәсе" хикәясен моннан укыгыз.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: интервью