Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

1 май көнне чаллылыларны һәм шәһәр кунакларын ниди чаралар көтә?

Чаллының өч районында да бәйрәм чаралары үтәчәк. Аларның барысы да көндезге сәгать унбергә планлаштырылган.

1 майда Чаллының өч районында да бәйрәм чаралары үтәчәк. Аларның барысы да көндезге сәгать унбергә планлаштырылган. Бу хакта шәһәрнең Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов хәбәр итте.

“Җиңү” паркындагы бәйрәм чаралары, “Эврика” мәдәният үзәге тарафынан оештырылачак, “Чәчәк атучы май” концерты белән башланып китә. Урында шулай ук мастер-класслар, викториналар, спорт уеннары, флэшмоб үткәрү күздә тотыла. 
Шишкин бульварында исә «Чыңла, уйна шаян май” дип исемләнгән чара үтәчәк. Биредә «Визит» джаз оркестры чыгыш ясаячак.
«Азатлык» мәйданындагы бәйрәм программасы өчен «КАМАЗ» мәдәният йорты җаваплы. Биредә «Болгар» бию театры һәм «Кызыл тау» мәдәният үзәге солистлары һәм сәнгать коллективлары чыгышы көтелә. Шулай ук урында экология һәм биология үзәге уен мәйданчыклары булдырачак. 

Комсомол паркында исә шәһәр тарих музее чаллылыларны интертактив күргәзмә белән сөендерергә уйлый. Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре мастер-класслар, викториналар, уеннар оештырачак.

Аннары бәйрәм эстафетасын Энтузиастлар бульвары кабул итеп ала. Биредә концерт үтәчәк.
Шулай ук 1 май көнне аттракционнар да эшли башлаячак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев