Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

23 сентябрь - гошер сәдакасы көне

Бакчадагы уңыштан өлеш чыгарыр чак.

ТР Диния нәзарәте 23 сентябрьне гошер сәдакасы көне итеп игълан итте. Гошер - ул җирдән җыеп алынган уңышның (бәрәңге, суган, кишер, бал, чөгендер һ.б.) зәкяте. Зәкят бирү — Ислам диненең өченче баганасы. Яшелчәләр яңгыр суы белән үстерелсә, без фәкыйрьләргә уңышның уннан бер өлешен бирергә тиеш. Үзең су сибеп үстергән очракта - егермедән бер өлешен. Бу һәммәбез алдында зур гамәл-гыйбадәт булып тора. 

Гошер сәдакасын республиканың бөтен мәчетләрендә дә кабул итәләр. Соңрак алар мохтаҗ, авыр хәлдә калган гаиләләргә таратылачак. Шулай ук хәйрия, социаль оешмаларга (картлар һәм балалар йортлары), мәдрәсәләргә да өлеш чыгарыла. 

Чаллыда гошер сәдакасын Сидоровка бистәсендәге “Ихлас” мәчетендә җыялар. Әлеге изге гамәл белән Тукай районы мөхтәсибәте каршындагы “Ихсан” хәйрия фонды шөгыльләнә. Бу хакта монда яздык.  

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев