4нче мәктәпнең 9нчы сыйныф укучысы Гадел Миңнуллин «Спартак» Россия физкультура-спорт җәмгыятенең бокс буенча үткән Бөтенроссия ярышларында катнашты.
Биредә Россиянең 27 субъектыннан 233 спортчы көч сынашты. Ярышлар Саратов шәһәрендә узды.
Шәһәрдәшебез Гадел Миңнуллин 54 кг га кадәр авырлык категориясендә 15-16 яшьлек егетләр арасында икенче урынны яулады.


Нет комментариев