Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

40 елга беренче тапкыр өлкәннәр көне

Бәйрәмдә Чаллы бүлегенә караган унлап район-шәһәрдән 50гә якын каләм ияләре катнашты.

Татарстан язучылар берлегенең Чаллы бүлеге Өлкәннәр көнен билгеләп үтте. Бәйрәмгә Чаллы бүлегенә караган унлап район-шәһәрдән 50гә якын каләм иясе чакырылды. Кунаклар Түбән Камадан, Актаныштан, Норлаттан, Мамадыштан, Әгерҗедән килделәр. Язучылар билгеләп үткәнчә, өлкән әдипләрнең кырык ел эчендә болай бер тапкыр да җыелганы булмаган. 

Бүген ТР язучылар берлегенең Чаллы бүлеген Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь, язучы, филология фәннәре кандидаты Факил Сафин җитәкли. Узган ел Чаллы татар дәүләт драма театры бинасында бүлекнең үз бүлмәсе булдырылды. Ел дәвамында шәһәрдә шагыйрьләрнең иҗат кичәләре, китап презентацияләре, әдәби берләшмә утырышлары да үткәрелеп тора. Берара, бүлекнең бинасы булмау сәбәпле, чаралар оештырылмады. Хәзер инде алар кабат җанланып китте. Бүгенге кичә дә моның ачык бер мисалы булды.

Өлкәннәребезне тәбрикләргә Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов килде. Ул кунакларны бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен ирештерде. Телебезне, мәдәниятебезне саклауда язучыларның алгы сафта булуын билгеләп үтте.
Кичәгә башкаладан да мәртәбәле кунаклар: ТР Язучылар союзы рәисе Ркаил Зәйдулла, ТР китап нәшриятының бүлек мөдире Газинур Морат һәм «Казан утлары» журналының баш редакторы Рөстәм Галиуллин килде. Алар Чаллы бүлегенең әлеге башлангычын хуплап, биредә татар әдәбиятының алтын фонды иҗат итә дип бәяләделәр. Бәйрәмнең иганәчеләре – ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимовка, язучылар Данис Хәйруллин һәм Факил Сафинга рәхмәт сүзләрен ирештерделәр.

Чара барышында Ркаил Зәйдулла олпат язучы Айдар Хәлимне «Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан» медале белән бүләкләде. Исегезгә төшерәбез, Айдар Хәлим инде берничә ел рәттән Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә дәгъва кылган иде. Бүген ул үзенең чыгышында шатлыгын яшермәде. Форсаттан файдаланып, мондый кичәне оештыруларына рәхмәтен җиткерде һәм җыр башкарды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әдәбият