40 яшьтән узгач эчәклекләреңне тикшерт!
Бүген күп кешеләрдә куркыныч авыруның колоректаль төрен ачыклыйлар, ди табиб.
Татарстанда ел саен һәр 35 кешенең берсендә яман шеш ачыклана. Аеруча зәһәр авыруның колоректаль төре аза. Аны белгечләр колоноскопия дип аталган процедура барышында ачыклыйлар. Бу хакта безгә «МедХан» клиникасы табиб-хирургы, эндоскопист Дамир Рәфкать улы Хамматов белдерде. Аның сүзләренчә, бу күңелсез статистиканы уңай якка да үзгәртергә була. Ничекме? Бу хакта белгечнең үзеннән сөйләтик.
– Дамир Рәфкатович, арабызда әле колоноскопиянең нәрсә икәнен белмәүчеләр дә бардыр. Аңлатма биреп үтегез әле.
– Колоноскопия – ул колоноскоп дип аталган сыгылмалы торбачыкка охшаган җайланма ярдәмендә кешенең арткы ягыннан кереп, юан эчәклекне карап чыгарга мөмкинлек бирүче процедура. Аның барышында ялкынсыну булган урыннарны, дөрес булмаган үсеш процессларын һәм җәрәхәтләрне ачыклап була. Без аларны җайланманың очына урнаштырылган һәм компьютерга тоташтырылган кечкенә генә камера аша күрәбез.
– Мондый төр тикшеренү нинди авыруларны ачыкларга ярдәм итә?
– Иң элек әлеге ысул белән полипларны ачыклыйбыз. Алар – эчәклекнең лайлалы тышчасында үсеп чыккан зарарсыз шешләр. Полиплар 2-3 миллиметрдан алып 5-6 сантимерга кадәр зурлыкта һәм 4 төрдә булалар. Тик полипларның зыяны юк дип тынычланырга кирәкми. Игътибарсыз калдырсаң, вакытында алдырмасаң, тора-бара ул яман шешкә әверелергә мөмкин. Бу бары тик вакыт эше. Кемдәдер ул инде 4-5 елдан ук куркыныч хәлгә җитсә, икенче берәүдә 10 елдан соң да яман күзәнәкләр җибәрә ала.
– Моны булдырмас өчен нишләргә кирәк соң?
– Иң элек ел саен, аеруча 40 яшьтән узганнарга, яшерен кан барлыгын-юклыгын ачыклаучы бәвел анализы (анализ кала на скрытую кровь) тапшыру мөһим. Аның нәтиҗәләре шик уятса, табиблар пациентны нәкъ менә колоноскопиягә җибәрәләр. Кызганычка каршы, бик күпләр белгечләрнең киңәшен игътибарсыз калдыра. Кемдер бу чарага килергә уңайсызлана, икенче берәүләр исә курка. Гәрчә бүгенге көндә әлеге процедураны бернинди авыртуларсыз да үтеп була.
– Бу эштә сезгә заманча җиһазлар ярдәмгә киләдер?
– Әлбәттә, медицина көннән-көн үсә. Хәзерге заман техникасына тулысынча таянырга һәм ышанырга була. Бик курыккан һәм борчылган кешеләргә «седация» дип аталган ысуллар да тәкъдим ителә. Гади тел белән әйтсәк, бу наркозга охшаш чара. Тик наркоз түгел, ә кешене берничә минутка йокы халәтенә кертә торган процедура. Аның тәэсирендә пациент шулай ук бернинди авыртуны да сизми. Бу алымны, пациентның теләген исәпкә алып, диагностика үткәргәндә дә, полипларны алганда да кулланырга мөмкин.
– Бу шешләрдән дарулар ярдәмендә генә арынып булмыймы?
– Кызганычка каршы, әлегә мондый төр препаратлар юк. Булса да, дару бит ул бер урынга шифа бирсә, икенче бер органга зарар салырга мөмкин. Ә полиэктомия процедурасыннан организмга зыян килми. Аның барышында табиб полипны караганда ук эчәккә кертелгән кечкенә генә җайланма белән юк итә ала. Бу чара якынча 10-15 минутка сузыла. Моннан 20 еллар элек исә мондый төр операцияләрне авыруларның тәнен кисеп ясаганнар. Хәзер инде пычаклар кулланмыйлар.
– Дамир Рәфкатович, чирне юк итү ысуллары хакында ишеттек, ә менә сәбәпләрен әле белмибез? Бу шешләр ни өчен барлыкка киләләр соң?
– Күп кенә фәнни тикшеренүләр һәм галимнәр фикере буенча, бу авыру иң элек нәселдән күчә. Әти-әниегезнең яисә якын туганнарыгызның ашказаны һәм эчәклекләрендә яман шеш, полиплар күзәтелгән икән, димәк, сезгә дә бу мәсьәләдә уяу булырга кирәк. Бу очракта инде 40 яшьтән узгач түгел, ә 30ны тутырганнан соң ук елга бер тикшеренеп тору зарур. Моны колагыгызга киртләп куйсагыз иде! Вакытында төгәл диагноз куелганда хәтта башлангыч чордагы яман шешне дә тулысынча дәвалап бетереп була, ди галимнәр.
– Нәселдәнлектән кала, тагын нинди алшартлар әлеге авыруларга этәргеч бирә ала?
– Әлбәттә инде, бу авырулар кешенең дөрес тукланмавы, зарарлы ризыклар белән мавыгуы аркасында да килеп чыга ала. Аеруча ризык кабул итү режимы зур роль уйный. Бүгенге көндә без кирәксә дә, кирәкмәсә дә ашыйбыз. Элек, мисал өчен, безнең әби-бабаларыбыз көненә 1-2 тапкыр гына ныклап утырып тукланганнар. Өстәвенә, әле һәрвакыт хәрәкәттә дә булганнар. Шул рәвешле ризыклары да яхшы эшкәртелгән. Ә без гади генә кагыйдәләрне дә үтәмибез. Мисал өчен, кеше ризык кабул иткәндә сыеклык эчәргә тиеш түгел, суны йә ярты сәгать алдан, йә ашаганнан соң сәгать ярым вакыт үткәч кенә кабул итәргә кирәк. Ә без нишлибез: ашаганда да чәй эчәбез, чәй эчкәндә дә ашыйбыз. Шул рәвешле ашказанындагы, эчәклекләрдәге химик процессларны бутап, бозып бетерәбез. Нәтиҗәдә кочак-кочак авырулар барлыкка килә. Тамак тәмугка илтә дип юкка гына әйтмәгәннәр инде өлкәннәр.
– Суга кагылышлы тагын бер сорауга ачыклык кертәсе иде. Сәламәт тормыш рәвеше алып баручылар һәр иртәсен бер стакан сыеклык эчүдән башлыйлар. Бу дөресме?
– Әйе, бу бик яхшы гадәт. Тик су җылы булырга тиеш. Аны әле бал белән бергә бутап та эчәргә була. Әлбәттә, бу продуктка аллергия булмаган кешеләргә. Моннан тыш, суга лимон салып эчүчеләр хакында да ишеткәнем бар. Ач карынга мондый сыеклык куллану бик куркыныч. Лимон кислотасы организмдагы төрле химик процессларны кузгата, мисал өчен, үт куыгы дөрес эшләми башларга мөмкин һ.б. Мондый су эчеп, хәтта сәламәт кеше дә хастага әверелергә мөмкин. Белер-белмәс үзегез белән экспериментлар ясамагыз. Теге яки бу алымнарны кулланыр алдыннан табиблар белән киңәшләшергә кирәк – шуны онытмагыз!
– Дамир Рәфкатович, әңгәмәбез соңында тагын нинди киңәшләр бирер идегез?
– Организмдагы үзгәрешләрне сизү белән интернетка түгел, ә белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу теләсә кайсы чирне алдан кисәтергә яки башлангыч чорда ачыкларга ярдәм итәчәк. Шәхсән үзем дәвалый торган чирләр исә шактый вакыт үзләрен сиздермәскә дә мөмкиннәр. Шуңа да, югарыда искәрткәнчә, елга бер булса да тикшеренеп торыгыз. Ә инде бәвелегездә кан таплары күренсә, арткы яктан лайла, үлек чыкса, даими рәвештә эчегез катса, сыекланса һәм авыртса шундук белгечләргә күренегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев