Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

5 бала әнисе: "Ышанырга, Аллаһы Тәгаләдән сорарга кирәк һәм һичшиксез, әни булу бәхете елмаячак"

Без газетабыз битләрендә суррогат әниләр турында материал бастырган идек. Анда татар кызы Розалия Мәмәтованың суррогат әни булып акча эшләп фатир алуы турында язган идек.

Розалия бу турыда тәфсилләп сөйли, бу эшкә нәрсә этәргәнен дә яшерми. 
Әлеге мәкалә республикада күп бәхәсләр кузгатты. Без медиарейтингларда да югары баскычларга күтәрелдек. 

Суррогат әниләр темасына дин әһелләре каршы чыкты. 

Ата-ана булу бәхетеннән мәхрүм парларга шәригать белгече Рафыйк хәзрәт Миңнәхмәтов иң элек  Аллаһка дога белән мөрәҗәгать итәргә куша. Изге Коръәндә хәбәр ителгәнчә, Аллаһ Тәгалә Ибраһим пәйгамбәргә карт көнендә дә балалар бирә.

Шәригать белгече сүзләренә караганда, уллыкка бала алып та – ата-ана булу бәхетенә ирешергә мөмкин. «Бу очракта кан туганлыгына якын булган сөт туганлыгы барлыкка килә», – ди хәзрәт. Тулырак моннан укый аласыз.  

Бу темага үз фикерләрен белдерүчеләр арасында күп балалы әни Альбина Зиатдинова да бар. 

– Суррогат ана ул үзе әни була алмаган кешеләр өчен бер дигән мөмкинлек. Минемчә, бу хатын-кызны әни булу бәхетеннән мәхрүм итмәскә ярдәм итә. Тик мин үзем бу адымга беркайчан да бармас идем, чөнки тугыз ай буе карыныңда йөрткән бала белән элемтәләр барлыкка килә, балага карата хисләр уяна башлый. Мин бу баланы чит кешеләргә бирә алмас идем. Бу эмоциональ һәм рухи яктан бик авыр булачак. Ирем дә мондый адымга бармаячак. Күп хатын-кызлар бу эшкә акча эшләү өчен генә баралар, бу беркем өчен дә сер түгел. Тик мондый ысул белән акча эшләүне аңламыйм мин. Бу яктан караганда мин суррогат ана турында тискәре фикердә. 

Альбина Зиатдинова биш бала әнисе. Ире белән алар ике ул, өч кыз тәрбиялиләр. Аның иң олысына 20 яшь, кече кызы быел беренче сыйныфка бара. Альбина ханым эшләми, балалар тәрбияләү белән мәшгуль. 
Күптән түгел аларның гаиләсе «Ана даны» медаленә лаек булды. Аны Казанда тантаналы төстә тапшырдылар.
– Әлеге медальне алу өчен бик күп көч һәм өч ел вакыт китте, – ди Альбина. 

Зиатдиновлар гаиләсенең бөтен балалары да талантлы. Нигездә, алар вокал һәм музыка белән шөгыльләнә. Олы уллары бии дә, җырлый да. Төрле конкурсларда, ярышларда катнашып, кызлары да, уллары да призлы урыннар яулап кайталар. 

– Мин гомерем буе зур гаилә, күп бала, олы йорт турында хыялландым, – ди Альбина. – Табиблар миңа балагыз булмый дигәч, ышанмадым. Чөнки һәр хатын-кыз табигате буенча ана буларак яратылган. Сабыр булып көтәргә һәм ышанырга гына кирәк. 

17 яшендә Альбинага берничә операция ясыйлар. Табибларның диагнозыннан соң, ул бу турыда бик күп өйрәнә башлый, әдәбият укый, мәгълүмат туплый. Ләкин төшенкелеккә бирелергә уйламый да. 

– Минемчә, дөньяда әни була алмый торган бер кыз да юк. Кызымның тәрбиячесе 20 ел баласыз яшәгәннән соң, 42 яшендә беренче баласын алып кайтты.  Шуңа күрә ышанырга, Аллаһы Тәгаләдән сорарга кирәк һәм һичшиксез, әни булу бәхете елмаячак, – ди Альбина Зиатдинова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы