Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

86 яшьлек Флүзә Имамова: «Аена утызар сканворд ясадым»

Дистә еллар республиканың татар басмаларын үзенең башваткычлары белән тәэмин итеп торучы талант иясенә кунакка барып кайттык.

Сканвордлар чишәргә яратмаган кеше юктыр ул, шулай бит. Хәтер сандыгын актару үзенә күрә бер ләззәт бирә бит ул. Моны күздә тотып, әлеге язманы да сорау-табышмактан башларга булдым әле. 5 хәрефтән торган хатын-кыз исеме. Актаныш районының Сәфәр авылында яши, сканвордлар ясарга ярата. Йә, ничек, беләсезме? Язмамның баш исеменнән төшенгәнсездер инде, 86 яшьлек Флүзә апа Имамова ул. Хәтерегезгә уеп куегыз! Дистә еллар ул республикабызның татар басмаларын үзенең башваткычлары белән тәэмин итеп тора. Каян өйрәнгән диген син аны бу осталыкка?! Шушы көннәрдә янына барып, әлеге сорауга җавап табып кайттым. Сканвордарга хас уйландырырлык та, кызыклы да тормыш юлы хакында да сөйләп сокландырды ул мине.

-    Флүзә апа, бу шөгыльгә алынырга нәрсә этәрде?
-    24 ел авыл мәктәбендә укытучы булып эшләдем мин. Тарих фәнен укыттым. Аннары инде пенсиягә киттем. Буш вакытым күбәйде. Аны ничек тә уздырырга кирәк бит инде. Без укытучылар башны гел эшләтеп торырга гадәтләнгән. Почта аша күпләп сканвордлар кайтарта башладым, шуларны чишә-чишә сәгатьләр үткәне сизелми дә кала иде. Көннәрдән бер көнне үземнең дә ясап карыйсы килде. Теләгемне канәгатьләндереп, 2005 елда беренче сканвордымны төзедем. 

-    Бер утырудан ук барып чыктымы? 
-    Юк, әлбәттә. Башта бик мәшәләндем. Әле бер җире, әле икенчесе туры килми изалады. Аны бит мин компьютерда да, телефонда да түгел, ә гади кәгазь битендә линейка һәм кәлам белән сызып ясыйм. Ошамаса, туры килмәсә шундук үзгәртеп, бетереп ташлап булмый. Шактый тырышырга туры килде инде. Өчәр көнгә сузылган чаклар да булды. Хәзер инде өч сәгать эчендә дә төзеп бирә алам. Техникасына төшендем – башта җавапларны шакмакларга кертәм, аннары сораулар язам. 

-    Компьютерым да юк дидегез, аларны ничек уйлап чыгарасыз соң?
-    Үземнең акыл сандыгымны да актарам, китаплар дә ярдәмгә килә. Мәскәүдән махсус рәвештә зур аңлатмалы, энциклопедик сүзлекләр дә кайтарттым. Аларда бик күп кызыклы мәгълүмат тупланган. Мисал өчен, танылган галимнәр, Нобель премиясе ияләре, композиторлар хакында белешмәләр, җир-су атамалары һ.б. һ.б. Билгеле инде, халыкка яхшы таныш сүзләрне генә алырга тырышам. Редакция хезмәткәрләре дә мине: «Артык авырлаштырмагыз, безне бит күбрәк авыл кешесе укый», – дип кисәтеп куйды. 

-    Редакция дигәннән, ни рәвешле матбугат чаралары белән хезмәттәшлек итә башладыгыз?
-    Шактый туплангач, сканвордларны халыкка да ирештерәсе килде. Әрәм булып ятмасыннар әле дидем дә, зур конвертларга салып, почта аша берьюлы берничә татар басмасына юлладым. «Безнең гәҗит», «Юлдаш», «Акчарлак» газеталары бик теләп кабул иттеләр аларны. Соңгысы белән инде менә 20 елдан артык элемтәдә торабыз. Ай саен ун сканворд белән тәэмин итеп тордым үзләрен. Хәзер генә дүрткә калдырдым. Яшь тә бара бит инде. Кызганыч, почтальон да эштән китте. Сканвордларны хәзер Казаннан кайтучы туганнарым аша гына тапшырам. Алар еш йөри алмый, шуңа да берьюлы берничә айга җитәрлек итеп биреп җибәрәм. Акчасын инде картага гына күчерәләр. 

-    Күп түлиләрме соң?
-    Баштарак берсе өчен 300 сум салалар иде, хәзер инде күбрәк бирәләр. Хезмәтем әрәмгә китми, үземә дә, башкаларга да файдасы тия. Мең шөкер. 

-    Авылдашларыгыз, күрше-күләннәрегез нәрсә ди? Сорауларга җавап эзләп кермиләрме?
-    Газета алдыручылар, сканворд чишүчеләр шактый бездә. Җәйләрен кич утырырга чыккач: «Берсен чиштек, икенчесенең берничә соравын гына белмәдек», – дип «отчет» та  бирәләр (көлә), җавапларын да сорыйлар. «Артык авыр сүз язгансың, аны бит шәһәр кешесе дә белми», – дип шелтәләп тә алдылар әле берсендә.  Югыйсә, әллә ни катлаулы да түгел иде үзе. 

-    Нинди сорау иде соң? 
-    Полиглот (күп телләр белүче) сүзе белән бәйле иде ул. Берчакны шулай Казанга кызым янына кунакка баргач, махсус рәвештә шәһәр урамына чыгып, әлеге сүзнең мәгънәсен сорап йөрдем. 8 кешенең 7се шундук дөрес җавап бирде. Әллә ни авырсынмады. 3 минутта чишеп бетерә торган сканворд кызык түгел бит инде ул. Бераз башны да эшләтергә кирәк. Галимнәр дә бит әнә, даими рәвештә катлаулы башваткыч чишүчеләрнең хәтере яхшыруын искәртә. 

Флүзә апа белән тулы интервьюны «Шәһри Чаллы» – «Пятачок» газетасыннан укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев