«Энергетик» мәдәният сараенда танылган режиссер белән очрашу узды
Бүген “Энергетик” мәдәният сараенда мәдәният өлкәсендәге уңышлары өчен РФ Президенты премиясе һәм Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булган якташыбыз, Россия милли театраль "Алтын Битлек" иясе, танылган режиссер Айдар Җаббаров белән очрашу үтте. Аны ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин алып барды. Ул бу кичә белән шәһәребездә яңа проект башлануын, аның уңышка ирешкән, иҗаты Чаллыда башланган шәхесләргә багышланачагын хәбәр итте.
Айдар Җаббаров Чаллыда туган, 46 мәктәптә укыган. Театрга һәм татар әдипләренә мәхәббәт аңа гаиләсендә һәм шәһәребезнең танылган театр мәктәбендә салынган. Туган шәһәре турында ул аеруча җылылык белән сөйләде, шаяртып “Чаллыдан соң мине инде бернәрсә дә куркытмады, театрдагы теләсә нинди “махинация”гә тотына алдым” – диде.
Режиссер Россиянең төп театрларында эшләргә ничек тәвәкәлләве, ничек укуы, актерларны ничек сайлавы, заманча киноның ничек төшерелүе турындагы һәм башка кызыклы сорауларга җавап бирде.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов Айдар Җаббаровка Рәхмәт хаты, Факил Сафин Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия медале һәм дипломы тапшырды.
Очрашу турында тулырак “Шәһри Чаллы” газетасының җомга саныннан укыгыз.
Нет комментариев