Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Актер Инсаф Һидиятуллин: «Салих Сәйдәшевның туганы икәнемне Чаллыда гына әйттем»

Яшь артист иҗат планнары һәм шәхси тормышы турында сөйләде.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында «Хәл бу ки... Салих Сәйдәшев» спектаклен карагач, мәшһүр татар композиторы ролендә уйнаган артистны чынлап та Салих Сәйдәшевка охшаткан идем. Ул – Инсаф Һидиятуллин исемле яшь сәхнә остасы.  Чаллы театрында беренче сезонын гына эшли башлаган артистның тормышы һәм иҗаты турында сөйләштек. Әңгәмәбез туганлык җепләрен ачыклаудан башланды.

 – Минем әти ягыннан Фәсәхәт әбием татар халкының бөек композиторы Салих Сәйдәшевның өч туган сеңлесе. Ул Биектау районы Өбрә авылында яшәгән. Салих абый да шуннан. Бу авылда мәшһүр композиторыбызның музее эшли. Әти-әнием Биектау районы Олы Кавал авылыннан. Әтиемнең нәсел тамырлары Салих Сәйдәшевка барып тоташа.

– Синең театр сәнгате юлыннан китүеңә дә бу тәэсир итми калмагандыр?
– Бераз булгандыр. Мин балачактан артист булырга хыялландым. Әти-әнием дә минем хыялымны тормышка ашырырга һәрдаим булыштылар. Бервакыт Г.Камал театрына концертка баргач, театр директоры Шамил Закиров белән сөйләшеп, аңа минем актер булу теләгемне җиткергәннәр. Шамил Зиннурович  бик теләп ярдәм иткән. Аның киңәше белән мин 6 яшемнән Казандагы «Нур» балалар театр студиясенә йөрдем. Аннары театр училищесына укырга кердем.

– Керә алмаган булсаң?..
– Минем апам сәүдә-технология университетында, аш-су остасы булырга укыды. Мин дә пешеренергә ярата идем. Артист булмасам, апам юлыннан киткән булыр идем. Аллаһка шөкер, театр училищесына кердем. 4 ел Зөлфәт Закиров (ТРның атказанган артисты) төркемендә укыдым.

– Беренче тапкыр кайсы театр сәхнәсендә уйнадың?
– Студент вакытта Г.Камал театрында «Мулла» спектаклендә уйнадым. Режиссер Фәрит Бикчәнтәевның өметен аклаганмын күрәмсең, ул миңа исемле сәгать бүләк итте. Аннары «Минем исемем кызыл» спектаклендә Олег Кинҗәгулов белән бергә уйнадык. 

– Һәм күптәнге дус буларак, ул сине Чаллы театрына эшкә чакырдымы? Юкса, Казан егетенә башкала театрларында да эш табылыр иде.
– Әйе, мине Чаллыга Олег Мадьярович чакырды. Казан минем өчен артык кызу, ыгы-зыгылы шәһәр. Анда абынсаң, яңадан торып китү авыр. Чаллы – бик тыныч, эшләргә рәхәт шәһәр. 

– Инсаф, Казанда туып-үссәң дә татар телендә камил сөйләшәсең...
– Казанда тудым, әмма мин Биектау районы Олы Кавал авылында әби-бабай белән үстем. Хәер, туган телне белү кайда яшәүгә карамый. Моның өчен фәкать өйдә татарча сөйләшергә кирәк. Дөрес безнең сөйләмдә мишәр диалекты үзенчәлекләре бар.

– Синең сөйләмеңдә бу сизелми.
– Сөйләмемдә мишәр диалекты булу өстенә мин «с», «ш» хәрефләрен әйтә алмый идем. Театр училищесындагы  остазларым Рәүф Нуриев белән Резидә Сәлахова мине матур әдәби телдә сөйләшергә өйрәттеләр, сакаулыгым да бетте.  

– Инсаф тәүге адымнарыңнан ук сине  Чаллы тамашачысы яратты. Безнең театрдагы рольләреңә күчик әле.
– Беренче ролем Марсель Мөсәвиров куйган Бөек Ватан сугышында җиңүең 80 еллыгына багышланган «Өченче көн тоташ кар ява» спектаклендәге Михаил Минин роле. Аллаһка шөкер, бу патриотик каһарман образны уңышлы уйнадым, әлеге җырлы спектаклебезне тамашачылырабыз җылы кабул итте. 

–  «Хәл бу ки. Салих Сәйдәшев» спектаклендәге Салих ролен уйнау авыр булдымы? Музыка уен коралларында уйнарга кем өйрәтте?
– Театрыбызның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов бу сәхнә әсәрен  кыска вакыт эчендә чыгарды. Дөресен әйтергә кирәк, җиңел булмады. Чөнки бу рольдә уйнау горурлык та, зур җаваплылык та таләп итә. Миңа аз вакыт эчендә мәшһүр Илһам Шакиров репертуарындагы «Әдрән диңгез» җырын өйрәнергә туры килде. Әти-әнием дә матур җырлагач, миңа җырлау әллә ни авыр бирелмәде. Ә менә музыка уен коралларында уйнар өчен шактый тир түгәргә туры килде. Дөрес, мин гитарада уйныйм. Фортепьянода уйнарга үзлегемнән өйрәндем. Бернинди музыкаль белемем дә юк. Әти-әнием скрипка сыйныфына бирмәкче иделәр, әмма мин бу корал белән дуслаша алмадым. 

– Инсаф, бу спектакльдә син Салих Сәйдәшевка охшагансың. Бу хакта әйтүчеләр булдымы?
– Беренче тапкыр театр училищесында укыгында остазым Алия Хәмзина Салих Сәйдәшев белән охшашлыгың бар дигән иде. Әмма мин татар халкының күренекле композиторы белән туган булуыбызны моңа кадәр беркемгә дә әйтмәдем. Чөнки укыганда көнләшүчеләр дә була. Бигрәк тә иҗат кешеләре арасында бу сыйфат киң таралган. Мин Салих абый белән туганлыгыбызны «Хәл бу ки... Салих Сәйдәшев» спектакленнән соң гына әйттем.

– Мәхәббәт фронтында хәлләрең ничек?
– Минем Каракүз исемле песием – кечкенә мәхәббәтем бар. Әлегә йөрәгем буш. Күп вакытым эштә уза.

–  Инсаф, киләчәккә нинди планнар белән яшисең? 
– Мәскәүгә ГИТИСка укырга керергә җыенам, режиссер буласым, спектакльләр куясым килә. Миңа бу эш ошый. Казанда укыганда Валентин Корсаковның «Дорога туда, откуда нет дороги» әсәрен татарчага тәрҗемә итеп, бер сәгатьлек спектакль куйган идем. Ул кеше язмышы турында. Сюжеты болай: төп герой – бер бабай автобуста бара. Тукталышларда аның ялгышлары... Соңгы тукталыш крематорий. Бабай автобустан төшеп, тормышын яңадан башларга тели, әмма  соң инде: ишекләр ябылган. Димәк, тормыш юлының башыннан ук дөрес яшәргә тырышырга кирәк. Бу уйландыра торган фәлсәфи спектакльне  Чаллы театрында да куясым килә. 

Фотолар шәхси архивтан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олег Кинзягулов Театр мәдәният Инсаф Һидиятуллин Салих Сәйдәшев