Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Алиментны тулысынча түләмәү нәрсәгә китерә?

Сорауга «Ваше право» юристлык агентлыгы җитәкчесе Руслан Шәймөхәммәтов җавап бирә.

Сорау. Элеккеге хатыным балигъ булмаган ике баланы караган өчен миннән соңгы өч еллык алиментларны берьюлы түләттермәкче, ягъни хәзерге вакытта минем 300 мең сум тирәсе бурычым бар. Мөмкинлек булган очракта да минем бу бурычны берьюлы түлисем килми, чөнки машина алмакчы идем. Ай саен билгеле бер сумманы түләп бару мөмкинлеге бармы?

Җавап. Әгәр сез бурычыгызны тулысынча капламасагыз, суд приставлары бурычын түләмәүчеләргә билгеләнүче исполнительный сбор да өстиячәк. Аның күләме физик затлар, шул исәптән шәхси эшмәкәрләр өчен яки үзмәшгульләр өчен бурычның 7 процентын (әмма 1 меңнән дә ким булмаган сумманы) тәшкил итә. Моннан тыш, алиментларны түләмәгән өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы да каралган. Федераль закон җитди сәбәпләрсез (суд карары нигезендә билгеләнгән күләмдә) алимент түләмәгән өчен җинаять җаваплылыгына тарту мөмкинлеген бирә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев