Аллергия «чәчәк аткан» вакыт
Симптомнарның күбесе салкын тиеп авырганда да күзәтелергә мөмкин.
Яз, кояш, яшеллек... Кызганычка каршы, кайбер кешеләр өчен елның бу ямьле чоры бик күңелсез кичерешләр белән бәйле. Сүзебез серкә аллергиясеннән (поллиноз) интегүчеләр хакында. Агачлар бөреләнгән, үсемлекләр чәчәк аткан вакытны алар бик авыр кичерәләр. Шуңа да аллергиягә бирешүчеләргә кичекмәстән саклану чараларын күрергә кирәк. Алар хакында безгә 55 ел эш стажы булган тәҗрибәле табиб-аллерголог Вазыйх Ситдыйков сөйләде.
– Вазыйх Имамович, иң элек аллергиянең барлыкка килү сәбәпләренә тукталыйк әле. Ни өчен кемдер язгы матур көннәрнең ләззәтен тоеп, иркен сулап йөри, ә икенче берәү төчкереп, йөткереп җәфа чигә?
– Көннәр җылыткач агачлар, үсемлекләр чәчәк ата һәм аларның серкәсе җил белән таралып, сулыш органнары һәм күзләр аркылы организмга үтеп керә башлый. Тик, дөрестән дә, бу барыбызда да аллергия башлануга сәбәпче булмый. Авыру күп очракта түбәндәге сәбәпләр аркасында килеп чыга: нәселдәнлек, бронхлар, үпкәләрдә хроник чирләр булу, иммун системасы эшчәнлеге какшау, начар экологик шартларда яшәү. Һәм инде, әлбәттә, организмның үзенчәлеген дә исәпкә алырга кирәк. Кемнеңдер иммунитеты аллергенга бик сизгер була, нәтиҗәдә күзләр кызара, яшь ага, борынның лайлалы тышчасында кычыту күзәтелә, су кебек секрет бүленеп чыга, төчкерү барлыкка килә.
– Бу симптомнарның күбесе салкын тиеп авырганда да күзәтелергә мөмкин бит.
– Шулай. Нәкъ менә шул сәбәпле күпләр авыруны тирәнгә җибәрә дә инде. Ел да салкын тиюгә сылтап, кайберәүләр белгечләргә күренүне кирәк санамыйлар. Нәтиҗәдә, гайморит, үлекле конъюктивит, бронхиаль астма кебек җитди авырулар барлыкка килә. Шуңа күрә югарыда телгә алынган билгеләр вакытында тән температурасы югары булмаса һәм бу халәт атнадан артык күзәтелсә, табиб-аллергологка барырга кирәк. Ул авыруга махсус тестлар ясарга, кан тапшырырга киңәш итәчәк. Поллиноз диагнозы куелганда тире пробалары үткәрелеп, конкрет серкә аллергены ачыкланачак. Башта, гадәттә, аллергия бер генә төр серкәгә була. Вакытында дәваламасаң башкаларына да барлыкка килә.
– Күбрәк кайсы төр агачлар һәм үсемлекләр аллергия чыганагы булып тора?
– Алар төрле һәм кешенең кайда яшәвенә бәйле. Мәсәлән, безнең илдә – каен, зирек, тал, усак; җылы якларда – зәйтүн, кипарис агачлары. Үләннәрдән арышбаш, солыбаш, сарут, актамыр июньдә көчле аллергия бирә, аларны триммер белән кыркып чыгарга тырышалар. Соңрак июль-август-сентябрьгә әрем серкәсе тарала. Гомумән, бездә үсемлек серкәләре март аеннан октябрьгә кадәр һавада саклана. Моннан чыгып, аллергия белән авыруның өч күтәрелеш чорын билге¬лиләр: язын – агачларга, җәй – кыяклы үсемлекләргә, көз – чүп үләннәренә.
– Әлеге күзгә күренмәс «дошман» белән ничек көрәшергә була соң?
– Агачлар чәчәк аткан чорда урман-кырларга, бакчаларга, паркларга бармавың хәерле. Эссе һәм җилле көнне бигрәк тә. Яңгырдан соң серкә очмый, шул вакытта һава сулап керсәң яхшырак. Урамга чыкканда исә дымлы битлек һәм кояш күзлеге кияргә кирәк. Өйгә кайтып керү белән өс киемен алыштырырга, душ керергә, борын һәм күзләрне яхшылап юарга киңәш ителә. Дымлы кием-салымны да серкәләр кунмасын өчен ачык һавада киптермәвең яхшы. Шулай ук форточкаларга 2-3 катлап марля кую һәм аны даими рәвештә пульвиризатор аша дымландырып тору да файдалы булыр.
– Ел буе зарыгып көтеп алган җәйге җылы көннәрне «миндә аллергия» дип өйдә генә утырып булмый бит инде.
– Саф һавага чыгудан тыелып тора алмыйсыз икән, табиб белән киңәшләшеп, антигистамин препаратлар кулланырга, ингаляция ясарга кирәк. Бу, әлбәттә инде, вакытылыча гына ярдәм чарлалары. Сез әйткәнчә, җәйнең тәмен тоеп, табигать кочагында ял итәсегез килсә, хәстәрен алдан ук күрү мөһим. Сүзем АСИТ (аллерго-специфик иммунотерапия) дип аталаган дәвалау ысулы хакында. Аны гадәттә көзен башлыйлар һәм ул берничә айга сузыла.
– Бу дәвалау ысулы нидән гыйбарәт?
– Әлеге процедура барышында, аз-азлап арттыра барып, организмга кешедә авыру барлыкка китерүче аллергенны кертәләр. Нәтиҗәдә, иммунитет аңа күнегә, гади генә итеп әйтсәк, аның белән «дуслаша». Моның өчен инъекция, дару төймәсе, махсус тамчылар файдаланыла. Шул рәвешле киләчәктә инде организмның әлеге аллергенга сизгерлеге кими. Әйтергә кирәк, бу бик тә нәтиҗәле дәвалау ысулы. Тик моның өчен, югарыда телгә алынганча, алдан ук анализлар тапшырып, нинди серкәгә аллергия икәнен ачыкларга кирәк. Моны кеше табибның эшен бераз җиңеләйтү өчен азмы-күпме үзе дә чамалый ала. Мәсәлән, каен серкәсенә аллергия булганда әлеге агачның суын эчкәндә яки себеркесен кулланганда клиник картина күзәтелергә мөмкин. Шулай ук язгы аллергия көчәйгән вакытта диета саклау да мөһим. Бал, чикләвек, кызыл алма, чия, төче чия, персик, абрикос, кишер ашамаска кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев