Алсу Гыйльманова: «Тукай мине шәхес итеп кабул итте»
Бу көннәрдә эре предприятиеләр, иҗат коллективлары, шулай ук аерым шәхесләр дә үтеп баручы елга нәтиҗә ясыйлар, киләчәккә планнар коралар. Бүгенге әңгәмәдәшебез, Чаллы татар Дәүләт драма театрында берсеннән-берсе матур, кабатланмас образлар тудырган талантлы артистларның берсе, газетабызның дусты Алсу Гыйльманова белән сөйләшүебез дә 2021 ел вакыйгаларын барлаудан башланып китте.
– Алсу узып баручы ел синең өчен нинди вакыйгалары белән истә кала?
– Быел минем күңелемдә йөрткән иң зур хыялым тормышка ашты. Дусларым белән Төркиягә барып, ял итеп кайттым. Мин моңа бик озак әзерләндем. Башта әниләрем: «Кияүгә чыккач, ирең белән барырсың», – диделәр. Аннары кияүгә чыктым, бала туды... Менә хәзер бала үскәч, хыялымны тормышка ашырырга җай чыкты. Җәйге ялда гаилә дусларыбыз белән машиналарда Кырымга да барып, сәяхәт итеп, ял итеп кайттык. 30 яшь тулуы гына бераз кәефне корды. Без дә олыгаябыз бит. Аның каравы тәҗрибә артты, тормышка, рухи кыйммәтләргә караш үзгәрде. Иҗади сезон яңа спектакльләргә бай булды. «Яшь йөрәкләр», «Без китәбез, сез китәсез» спектакльләрендә уйнадым.
– Сез – зыялы гаиләдә үскән бала. Туфан Миңнуллинның «Без китәбез, сез каласыз» драмасындагы асрау роле кимсетмәдеме? Ул сезне тамашачыларга яңа яктан ачты...
– Сәнгать җитәкчебез Олег Кинҗәгулов Нәфисә ролен биргәч шатландым. Асрау булсам да, мине Тукай, Туфан ага Миңнуллин теләгәнчә, шәхес итеп кабул итте. Мин 8 елдан артык театрда эшләү дәверендә беренче тапкыр сәхнәдә җырладым. Хор төркемен тәмамлаган кеше буларак, мәшһүр «Гөлҗамал»ны йөрәгем аша үткәреп, тырышып башкардым. Татар халкының моңлы сандугачы Әлфия Авзалова репертуарындагы бу җырны башкару минем өчен зур сынау булды. Аллаһка шөкер, тамашачы чыгышымны җылы кабул итте.
– Ни өчен драма артисты булырга уйладыгыз? Театрга мәхәббәт каян килде?
– Беренчедән, без телевизордан «Зәңгәр шәл», «Әлдермештән Әлмәндәр»не карап, күренекле артистларның уенына сокланып үстек. Икенчедән, мәктәптә укыганда шигырьләр сөйләргә ярата идем. Әсәрләрдән өзекләрне фантазиямне эшкә җигеп, бирелеп уйнадым. Өченчедән, әниемнең хыялын тормышка ашырдым. Ул мәктәпне тәмамлаганнан соң, Стәрлетамактагы артистлар әзерли торган уку йортына кергән булган. Әти-әнисе: «Өйгә дә кермә, безгә чегән тормышы кирәкми», – дигәч, укытучы һөнәрен сайлаган. Әмма ул күңеле белән артист, мөмкин булса хәзер дә сәхнәдә уйнар иде.
– Алсу, яшьләр шәһәрендә туып-үссәгез дә, сез татар телендә камил сөйләшәсез.
– Моның өчен мин әти-әниемә, гаиләмә рәхмәтлемен. Әниебез Гүзәлия татар теле укытучысы булып эшләп лаеклы ялга чыкты. Без өйдә гел туган телдә аралашабыз, урыс сүзе ялгыш ычкынса да, әни безне төзәтә иде. Без аның: «Балалар белән татарча сөйләшегез, урыс телен алар болай да өйрәнәләр», – дигән алтын сүзләре белән килешәбез. Моның шулай икәнлеген тарих та, бүгенге көн дә раслап тора.
– Чаллы театры сәхнәсендә 30дан артык рольдә уйнадыгыз. Аларның кайсылары күңелегездә тирән эз калдырды?
– Миңа һәр ролем балам кебек якын һәм кадерле. Мин эш процессын да, рольләремне дә яратам. Шулай да аеруча күңелгә якыннары да бар. «Сагынырсың мин булмам»да – Сөмбел, «Яратылмый калган ярлар»да – Анна-Мария, «Без китәбез, сез каласыз»да – Нәфисә... Мин бу рольләремне уйнамадым, ә сәхнәдә яшәдем.
– Еллар узган саен, тормышка карашларыгыз үзгәрәме?
– Бу елларда мин сәламәтлекнең һәркем өчен иң зур байлык икәнлегенә инандым. Әти-әнием, олы абыемның чирләвен күргәч, аяк астымдагы җир убылган төсле булды. Миңа кадерле кешеләремнең исән-сау терелүләреннән башка берни кирәкми иде. Мин хәтта яраткан эшемне ташларга да әзер идем. Аллаһыма рәхмәтем чиксез, якынннарым исән-сау. Бу – минем өчен иң зур бәхет.
– Алсу сез соңгы вакытларда төнгә кадәр репетицияләрдә буласыз. Тормыш иптәшегез моңа ничек карый?
– Илдар – тыныч холыклы, ә мин хисле кеше. Без бер-беребезне күз карашларыннан аңлыйбыз. Гаиләдә тавыш чыкканы юк. Баланы да шуңа өйрәтәбез. Кирәк икән 100 тапкыр аңлатабыз. Улыбызны сөйләшү, аңлату аша тәрбиялибез.
– Сәеткә ничә яшь? Кабат әни булырга теләгегез юкмы?
– Улыбызга 6 тулды. Татар гимназиясенең мәктәпкә әзерлек төркеменә йөртәбез. Аллаһы Тәгаләдән вакыт җиткәч, әзерләнеп икенче бала артыннан да барырбыз.
– Артистлар арасында дуслык булмый диләр. Ә сезнең театрда дусларыгыз күп...
– Әйткәнемчә, минем тормышка карашларым үзгәрде. Элек кемгәдер үпкәләгән булсам, хәзер кешеләрне ничек бар, шулай кабул итәргә өйрәндем. Тормышны катлауландырмыйча, җиңел һәм рәхәт итеп яшәргә кирәк. Безне әти-әниебез: «Таш атканга аш белән атыгыз», – дип тәрбияләде. Шуның нәтиҗәседер инде, артистлар арасында да дусларым җитәрлек.
– Газета укучыларыбызга теләкләрегез...
– Беренче чиратта туган телебездә нәшер ителүче «Шәһри Чаллы» газетасын чыгаручыларга, яздырып укучыларга, безнең иҗатыбыз белән танышып баручыларга рәхмәт. Сез бу гамәлегез белән туган телебезне, милли мәдәниятебезне саклауга зур өлеш кертәсез. Пандемия шартларында бер-беребезгә игътибарлы булып, якыннарыбызга, туганнарыбызга, дусларыбызга үпкәләмичә, тормышның кадерен белеп яшик! Шалтыратыгыз, аралашыгыз, кунакка йөрешегез... Һәм дә инде иң мөһиме – сәламәт булыгыз. Бары шул чакта гына бәхет тә, шатлык-куанычлар да, уңыш та, дан-шөһрәт тә киләчәк.
Әңгәмәдәш – Зөлфия ГАЛИМ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев