8 декабрь 2021 яңалыклары
-
Сәнгать биредә туа (+фотолар)
Шушы көннәрдә мин Чаллы шәһәренең бик тә кызыклы һәм үзенчәлекле урыны – 1 нче санлы Балалар сәнгать мәктәбендә кунакка булып кайттым. Биредә гади укытучылар гына түгел, ә әлеге мәктәпне тәмамлаган рәссамнар да укыта. Моны ишектән килеп кергәндә үк аңлыйсың, коридорлар сәнгать галереясын хәтерләтә – стенада дистәләгән картиналар эленеп тора, тәрәзә янында сыннар урын алган.
-
Алсу Гыйльманова: «Тукай мине шәхес итеп кабул итте»
Бу көннәрдә эре предприятиеләр, иҗат коллективлары, шулай ук аерым шәхесләр дә үтеп баручы елга нәтиҗә ясыйлар, киләчәккә планнар коралар. Бүгенге әңгәмәдәшебез, Чаллы татар Дәүләт драма театрында берсеннән-берсе матур, кабатланмас образлар тудырган талантлы артистларның берсе, газетабызның дусты Алсу Гыйльманова белән сөйләшүебез дә 2021 ел вакыйгаларын барлаудан башланып китте.
-
Чаллы гаиләсендә игезәкләр туды
Чаллы шәһәрендә яшәүче Акоба һәм Ани Назаретянның берьюлы ике улы дөньяга килгән - алар өчен бу икеләтә бәхет.
-
Тарихи-туган якны өйрәнү музее үткәннәргә экскурсия оештырды
Комсомол районында Инвалидлар декадасы кысаларында сәламатлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен шәһәрнең тарихи-туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырылды.
-
Автозавод районында Инвалидлар декадасы кысаларында чаралар үткәрү дәвам итә
«Олимпия» олимпия резервы спорт мәктәбе Автозавод районының сәламатлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән спортчыларын җыйды.
-
Тутырма пешерәбез
Кыш җитү белән авылларда эре терлекне суя башлыйлар. Үткән атнада мин дә, булышып та китәрмен дип, туган ягым – Нурлат районы Кычытканлы авылына кайтып килдем.
-
Сак булыгыз – бозлавык! (опрос)
Ел елга охшамый, диләр. Быелгы кыш та үзенчәлекле булып килде. Инде бер кат карлар сарып алганнан соң, яңгыр явып эретеп алды, аннары кабат салкынайтып жибәрде. Табиблар мондый тотрыксыз һава торышы төрле авырулары булган кешеләргә тискәре йогынты ясавын кисәтә.
-
Балалар иҗтимагый оешмалары лидерлары интеллектуаль көрәштә көч сынаша
7, 8 һәм 10 декабрьдә «Нур» яшьләр үзәгендә балалар иҗтимагый оешмалары лидерлары арасында «Гади хакыйкать» дип исемләнгән интеллектуаль уеннар буенча республика чемпионаты уза.
-
Чаллылылар WorldSkills региональ чемпионатында медальләр яулады
5нче балалар техник иҗат үзәге укучылары WorldSkills региональ чемпионатында катнаштылар.
-
Наил Мәһдиев: «Ярдәм генә түгел, ә көчле рух та кирәк»
Шәһәр мэры «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә кунакта булды, концерт программасын карады һәм бина буйлап экскурсия ясады.
-
Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле чаллылылар шашка турнирында көч сынашты
Автозавод районы хакимияте һәм «Идел-Урал» хәйрия фонды районның сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле спортчыларын җыйды.
-
«Шәһри Чаллы»да - «Язылу бүләк ит!» акциясе
Шәһәребезнең «Рәхмәт» кибетләре хуҗасы, эшмәкәр Алсу Рәхмәтуллина газетабыз игълан иткән «Язылу бүләк ит!» акциясенә кушылды. Ул шәһәрдәшебез Роза Вәлиевага «Шәһри Чаллы» газетасына язылу бүләк итте.
-
Балаларның салымнарын әти-әнисенең шәхси кабинетында түләргә мөмкин
Әгәр балигъ булмаган балалар милеккә салым салынырга тиешле мөлкәткә ия булса, бу очракта салым түләү бурычын балигъ булмаган балаларның законлы вәкилләре буларак ата-аналар үтиләр.
-
Узган еллар чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ тапшыра алачак
2021 елның 20 декабреннән 2022 елның 1 февраленә кадәр 2022 елда БДИ тапшыру өчен гаризалар кабул ителәчәк.
-
Шәһәр мэры аутистик спектр ягыннан авыру балалар төркеме эше белән танышты
Әлеге махсуслаштырылган төркем – Чаллыда беренчесе, ул үсеш үзенчәлекләре булган балаларны социумга кертүне җиңеләйтергә мөмкинлек бирәчәк. Төркем «Умничка» балалар бакчасы базасында ачылды.