Авитаминоз түгел, гиповитаминоз
Ешрак елмаегыз, чөнки елмаю ул кәефне күтәрә, кан әйләнешен яхшырта, бит мускулларын йомшарта, стресстан саклый.
Яз җитү белән “авитаминоз” сүзен кулланырга яратабыз. Хәлсезлек, аручанлык, кәефсезлек, игътибарсызлык, еш баш авырту, кызып китүчәнлек – боларның барысын да шул терминга бәйлибез.
Алсу, 55 яшь:
- Иртәнге якта бөтен эшне җир җимертеп эшләп атам. Берьюлы берничәгә тотынсам да, аларны берсүзсез башкарып чыгам, минем өчен бу берни түгел. Тик кичкә таба бөтенләй хәлем бетә, әле 9 да тулмаган, мине инде йокы баса башлый. Элек алай түгел иде. Нәрсәгә бәйле соң бу? Авитоминоз түгел микән?
Сиринә, 46 яшь:
- Эш стажым шактый зур, 25 ел. Шул вакыт эчендә минем чирләп эшкә бармыйча калган чакларым булмады. Соңгы өч елда мин һәр яз авырый башладым. Үземә үзем гаҗәпләнәм, әллә картаям, әллә язгы авитаминозмы?
Илдар, 38 яшь:
- Март башыннан бирле мин үземдә хәлсезлек, тиз аручанлыкны сизә башладым. Бу хәл авитоминозга бәйле дип уйлыйм. Моны булдырмау өчен ниләр эшләргә кирәк? Авитоминоз белән ничек көрәшергә?
Бу сорауларга җавап алу өчен без врач-терапевт Лариса Лосевага мөрәҗәгать иттек.
- Лариса Леонидовна, нәрсә ул авитаминоз?
- Бу очракта “авитаминоз” терминын куллану дөрес түгел дип саныйм. Чынбарлыкта исә авитаминоз ул кеше организмында витаминарның бөтенләй булмавы һәм моның аркасында җитди авырулар барлыкка килү дигәнне аңлата. Мисал өчен, С витаминының җитмәве цинга авыруына, D витаминының дефициты балаларда рахит, ә олы кешеләрдә сөякләрнең таралуына китерергә мөмкин.
Шәһәр кешесендә, гадәттә, витаминнар һәм микроэлементларның бик әз генә күләмдә җитмәве күзәтелә. Бу витаминнар дефициты яисә гиповитаминоз дип атала.
- Гиповитаминозның билгеләре нинди?
- Гиповитаминоз күп очракта яз көне күзәтелә. Бу чорда кешеләрдә язгы астения, хәлсезлек, аппетит бозылу, төрле хроник авырулар көчәю очраклары күзәтелә. Шулай ук салкын тию кебек гади генә чир дә озакка сузылырга мөмкин. Бу вакытта элек кулланыла торган дәвалау ысуллары булышмый башлый. Мисал өчен, чәч коелса, без маскалар, тән корыланса, кремнар кулланабыз, кәеф күтәренке булсын өчен иртән кофе эчәбез. Бу чаралар башка юлы ярдәм итсә дә, гиповитаминоз вакытында аларның файдасын күрмибез. Бу инде витаминнар җитмәүне күрсәтә.
- Ни өчен гиповитаминоз яз көне барлыкка килә?
- Кыш – елның салкын, озын ел фасылы. Бу вакытта якты көннәрне әз күрәбез, хәрәкәтләнү кими, күп очракта без эштә яки өйдә булабыз. Безнең кышкы ашау да бертөрле бит, күбрәк рафинадлы, майлы ризыклар кулланабыз. Ашаган яшелчәләрнең дә витаминнары беткән була. Шуңа күрә кыштан соң организм талчыга, хәлсезләнә.
- Профилактика өчен ниләр эшләргә киңәш итәсез?
- Синтетик витаминнарны табиб киңәше буенча гына кулланырга кирәк. Тик алар ризыкта булган витаминнарны берничек тә алыштыра алмыйлар. Иң беренче чиратта ашау рационыңны үзгәртергә-төрләндерергә кирәк. Мисал өчен, яшел суганны, салат яфракларын өйдә дә үстереп була. Ярмаларга килгәндә алар тулы бөртекле булырга тиеш, ипиләрне көрпәле булганын алырга киңәш итәм. Ит, майлы балык, бавыр, карабодай ярмасы, кузаклылар В витаминына бай. Цитруслылар, кара карлыган, гөлҗимеш, кивида С витамины күп. D витамины диңгез ризыкларында, солы ярмасында, атланмайда, эремчектә шактый. Йомырканың сарысында Е һәм А витаминнары бар. Гөлҗимеш төнәтмәсен, кишер, чөгендер, сельдерей сокларын эчү бик файдалы. Туңдырылган җиләкләр ашарга кирәк, алар үз файдалы матдәләрен югалтмыйлар.
- Гиповитаминозга күбрәк кемнәр бирешә?
- Хроник авырулы кешеләрдә витаминнар дефициты ешрак очрый. Яшь буенча карасаң, олы яшьтәге кешеләр дә. Мисал өчен, D витаминын аларга күбрәк кулланырга кирәк, әгәр ашамлыклар белән генә бу төр витамин җитми икән, табиблар аны синтетик витамин буларак эчәргә киңәш итәләр.
- Ни өчен гиповитаминозны вакытында дәвалау мөһим?
- Витаминнар дефициты күп кенә органнар эшчәнлеген бозуга китерергә мөмкин. Мисал өчен, организмда В төркеме витаминнары җитмәү ашказаны-эчәк трактының хроник кискенләшүенә һәм гастритка китерә. С, Е, В12, РР витаминнарына кытлык еш кына баш авыртуы, шулай ук кан әйләнеше, анемиягә бәйле проблемалар китереп чыгарырга мөмкин. Бронхит яки астма билгеләре еш кына В12, В6, В1 һәм С витаминнары җитәрлек булмаган кешеләрдә очрый, ә сөякләрнең таралуы һәм депрессия D витамины җитмәү һәм организмдагы кальций кытлыгы белән бәйле.
- Гиповитаминозны булдырмау өчен нинди киңәшләр бирәсез?
- Беренче чиратта, әлбәттә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, күбрәк саф һавада йөрергә, хәрәкәтләнергә, дөрес тукланырга кирәк. Тормышта оптимист булырга, үз-үзеңә ышанырга кирәк. Ешрак елмаегыз, чөнки елмаю ул кәефне күтәрә, баш мие кан әйләнешен яхшырта, бит мускулларын йомшарта, стресстан саклый.
ИСЕГЕЗДӘ ТОТЫГЫЗ!!!!
Организмда витаминнар артык күп булу да куркыныч, чөнки аның фонында физиологик процесслар бозыла. Шуңа күрә аларны табиб киңәше белән генә куллану бик мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев