Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Авыр хәлдә калган кешеләрне ашата

Кеше язмышларына битараф булмаган, мохтаҗларны кайнар ризык белән тәэмин итеп торучы эшмәкәр Рөстәм Гатин турында сез инде безнең алдагы язмалардан укып беләсез. Ул шәхси кыр-кухнясында ашарга пешереп, 27нче комплексның Орган залы яында авыр хәлдә калган кешеләрне ашата. Ярты елдан артык һәр шимбә һәм якшәмбе ул аларга кайнар ризык, чәй, ипи, тәм-том оләшә. Тиздән ГЭС бистәсендә дә шундый урын булдыру планлаштырыла.

Мин дә ашаткан урында бер-ике тапкыр булып кайттым. Сәгать көндезге икедә мохтаҗлар җыела башлый. Рөстәм Гатин да ризыклар алып килеп җитә. Ярдәмгә 27, 29нчы комплексларының ТОС җитәкчеләре дә килә. Урын өстендә яткан мохтаҗларга ризык биреп җибәрү каралган. Калса, күпләр махсус савытларга салып, эшләренә алырга әзерләп куялар. 
Мохтаҗларга битараф булмаган шәһәр халкы киеп-салым, варенье, бакчаларында үскән яшелчәләр дә алып килә. Алинә Шәйхетдинова киелми торган, яхшы сакланган киемнәрен алып килгән. Кайбер киемнәрнең “биркалары” да алынмаган. “Киелми торган, модасы чыккан, кечерәйгән киемнәремне җыйдым да, кайда куярга дип баш ватканда, инстаграмда белдерү күреп алдым. Шулчак, болрага киемнәр дә кирәктер бит, дигән уй башыма килде. Машинама салдым да алып килдем. Инде сайлап алып бетерделәр,”- ди Алинә Шәйхетдинова.
Мохтаҗларның төрлесе бар. Күпләрең күзләрендә моңсулык. Әкрен генә үз чиратлары белән ризыкны алалар да читкә китеп ашыйлар. Соңыннан чын йөрәктән рәхмәтләрен әйтеп таралышалар. Араларында салмыш килүчеләр дә бар. Рөстәм Гатинның андыйларга җавабы бер: “Сезнең өлеш чират ахырында.” Ә ахырда ризык җитми калуы да мөмкин. 
Килүче мохтаҗлар арасында төрле милләт кешеләре бар. Ирек дип үзен таныштырган ир-ат Башкортсатннан икән. Ул Монголиядә танкист булып ике ел хезмәт иткән. Кайткач, сиксәненче елларда Чаллыга килеп төпләнә. Камазның двигательләр заводында хезмәт куйган Ирек. Заводта янгын чыгып, башка күп шәһәрдәшләребез кебек эшсез калган. Әмма кулыннан эш килгән авыл егете югалып калмый. Балта остасы булып “Агач эшкәртү комбинаты”на эшкә урнаша. Бүгенге көндә ул ишегалды җыештыручы булып эшли. “Узган ел октябрьдә пенсиягә чыгарга тиеш идем. Яңа закон чыгып, пенсиямне киләсе елның февраленә күчерделәр. Эшләмәсәң ничек яшәргә кирәк?!,”- ди ул. Бер кызы һәм бер улы, ике оныгы бар икән. Тормыш иптәше 50 яшен дә тутырмый яман чирдән үлеп киткән. Кызы кияүдә, ике бала үстерә. Улы белән ул бергә яши. “Улымның үз хыяллары. Эшләп шуңа акча җыя. Квартплатага бергә түлибез. Әмма җыештыручы акчасы шул квартплата һәм кирәк-яракка да көчкә җитә. Танышлардан әлеге ашату турында ишетеп, шимбә - якшәмбе булса да тәмле пешкән ризык ашап кайтам,”- ди әңгәмәдәшем. Тыныч холыклы, сабыр гына үз чиратын көтеп торучы бу абзый калганнар арасында артык күзгә ташланмый да. Бер карасаң, тормышында зур ялгышлар эшләмәгән, “чебенне дә рәнҗетмәс”, намуслы хезмәт куйган кеше бит ул.

Айзирә Бадикова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярдәм