1 июль 2021 яңалыклары
-
Милләтне үстерүгә өлеш кертү - чын татарлык күрсәткече
Газетабызның дусты, Мәскәү татарлары Штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев Татарстанда булганда редакциябезгә кермичә китми. Ел башында татар редакцияләренә үзенчәлекле татарча календарь алып килгән иде, бу юлы Илгизәр Гыйззәтуллинның “Канатлы сүзләр” китабын бүләк итте.
-
Наил Мәһдиев эш визиты белән Нефтекама шәһәрендә
Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев «НЕФАЗ» заводында булды. «КАМАЗ»ның башкарма директоры Юрий Герасимов, «НЕФАЗ»ның генераль директоры Владимир Курганов һәм Нефтекама мэры Ратмир Мәүлиев белән берлектә ул автобуслар һәм самосваллар җитештерү мәйданчыкларын карады.
-
Авыр хәлдә калган кешеләрне ашата
Кеше язмышларына битараф булмаган, мохтаҗларны кайнар ризык белән тәэмин итеп торучы эшмәкәр Рөстәм Гатин турында сез инде безнең алдагы язмалардан укып беләсез. Ул шәхси кыр-кухнясында ашарга пешереп, 27нче комплексның Орган залы яында авыр хәлдә калган кешеләрне ашата. Ярты елдан артык һәр шимбә һәм якшәмбе ул аларга кайнар ризык, чәй, ипи, тәм-том оләшә. Тиздән ГЭС бистәсендә дә шундый урын булдыру планлаштырыла.
-
КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #29/ "Һ" хәрефе
Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.
-
Яр Чаллының сәнәгать зонасында көчле янгын
Урынга махсус хезмәтләр чыкты.
-
Президент ярдәме
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 2022 елга республика бюджетын планлаштырганда Чаллының 5нче хастаханәсен проектлау чыгымнарын исәпләргә кушкан.
-
Гөлзада Рзаева директорлыктан китте
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева “Энергетик” мәдәният сарае директоры вазифасыннан китте.
-
ТР Президенты шәһәр мэры Наил Мәһдиевка кисәтү белдерде
ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның шәһәр мэры Наил Мәһдиевка Яшьләр көнендә коронавируска каршы таләпләрнең үтәлмәве өчен кисәтү белдерде.
-
Газетабызны бергәләп матурлыйк!
Вакытлар үтә, еллар алышына, кешеләрнең тормыш рәвеше, уй-фикерләре дә үзгәреш кичерә. Һәр туган көн дә нинди дә булса яңалык алып килә. Замана арбасыннан төшеп калмыйм дисәм аларга игътибарлы булып, тупланган тәҗриҗәгә таянып, бары алга атларга кирәк.
-
“Адымнар”да укырга теләүчеләр күп
59нчы “Адымнар” полилингваль мәктәбе тиздән төзелеп бетәчәк. Биредә ашханә, бассейн әзер диярлек. Заманча, уңайлы һәм матур җиһазлар да кайтарылган. .
-
Балыкчы баткан
Чаллы балыкчысы Актаныш районының Ямалы авылы янындагы күпердән, УАЗ машинасы белән, төшеп елгада батып үлгән.
-
Без туган телебезне яратабыз
2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Илебезнең, шәһәребезнең иминлеге бөтен милләт вәкилләренең дус һәм килешеп яшәвеннән тора.
-
Чаллылылар «Өченче яшь» республика Спартакиадасы призерлары булдылар
Казанның «КАИ-Олимп» спорт комплексында Чаллы пенсионерлары, «Россия пенсионерлары берлеге» иҗтимагый оешмасы активистлары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган «Өченче яшь» пенсионерларның XI республика Спартакиадасы финалында катнаштылар.
-
Яр Чаллы кызы тарих һәм җәмгыять белеме буенча 100 баллга БДИ тапшырды
Яр Чаллы шәһәренең 57нче гимназиясе чыгарылыш укучысы Софья Петрова тарих һәм җәмгыять белеме буенча 100 баллга БДИ тапшырды.
-
Яр Чаллының өч мәктәбе иң яхшы гомуми белем бирү учреждениеләре исемлегенә керде
РАЕХ рейтинг агентлыгы ел саен иң абруйлы йортларның иң-иңнәрен билгели, алар, үз чиратында, белем бирүнең оптималь сыйфатын күрсәтә. Рейтингны формалаштыру принцибы катлаулы һәм җентекле.