Бәрәңге уңышы ничек булды? (сораштыру)
Бәрәңге бәрәңге инде ул! Бар кеше дә шулай уйлыймы? Әллә бу ризыкка исләре китмәүчеләр дә бармы?
Айгөл Гатауллина, укытучы:
– Без бәрәңгене бик яратабыз. Татар халкына бәрәңге белән ит булса, калган ризыклар икенче урында бит. Бәрәңгене юкка гына икенче икмәк димиләр. Бәрәңге булса, ач калмыйсың. Аңардан тиз генә тәмле ризыклар әзерләргә була. Шуңа күрә ел саен бакчабызга бәрәңге утыртабыз. Быел яңгыр яумагач, уңыш әлләни булмады. Әмма берничә ай ашарга үзебезнең бәрәңгебез бар, Аллаһка шөкер. Ул беткәч, авыл хуҗалыгы ярминкәсеннән сатып алабыз.
Галина Нәфыйкова, повар:
– Бездә элек-электән бәрәңге яхшы үсте. Хәтерлим, 90нчы елларда әтием Волгоград ягыннан гатчинский дигән сортлы бәрәңге алып кайтты. Бик эре, бер төптән күп чыга торган сорт иде ул. Беренче елларны авылда бер бездә генә булды. Аннары әкренләп күрше-тирәләр сорап алды, тирә-як авылларга да китте хәтта. Бакчалар кап-кара, мамык кебек йоп-йомшак булыр иде. Гел агач көрәк белән казыр идек. Аның сабагы әле! Ул шулкадәр калын, ямь-яшел! Корт та юк иде бит ул чакта. Сабакны башта кул белән йолкыйсың, күчләргә өясең, бәрәңгене җыеп бетергәч яндырасың. Көлендә бәрәңге пешерәсең һәм кулларны пешерә-пешерә, корымга буяла-буяла тәмләп ашыйсың. Бәрәңге алган вакытларда балачакның шул матур мизгелләре искә төшә.
Шөкер, быел да бәрәңгебез начар булмады. Кеше бәрәңге булмаса, ярма, токмач ашыйбыз, ди. Минем ул ризыкларга бик исем китми. Ни дисәң дә, бәрәңге бәрәңге инде ул! Ашына да, бәлешенә дә, өчпочмагына да, салатларына да, башка ризыклар әзерләргә дә бәрәңге кирәк. Узган ел, хәтерләсәгез, ел бик коры килде, без анда да ярыйсы гына үстердек. Үз бәрәңгебезне орлыкка калдырыр өчен беренче тапкыр язын бераз сатып алырга туры килде. Килограммлап ала башласаң бик кыйммәткә дә чыга икән ул. Капчыклап, иркен тотарга өйрәнгән кешегә бигрәк тә.
Быел үстерү мәйданын берничә буразнага киңәйттек. Иң мөһиме – алган уңышыбыз яхшы саклансын да киләсе язга тагын сөенеп бакчаларга чыгарга насыйп булсын.
Илгиз Сәхәбиев, эшмәкәр:
– Беләсезме, без бәрәңге бакчасын бөтенләй диярлек бетердек. Бераз яңа бәрәңге ашау өчен генә дип, якынча 20 кв метр мәйданда калдырдык. Чөнки аның мәшәкате бик күп. Башта утыртасың, аннары җәй буе корты белән көрәшеп чыгасың, көзен янә булыр-булмас уңышны алып азапланасың. Болай тир түккәнче кибеттән чыгасың да сатып аласың. Бәясе дә әллә ни кесәгә сукмый, вакытың да янга кала.
Без бит инде хәзер мул заманда яшибез. Элек кенә ул, сайлау мөмкинлеге булмаганда, бәрәңгене алтынга тиңләгәннәр. Гаиләдәге унышар баланы ничек тә ашатып туйдырырга кирәк булган бит. Шуңа да аны күпләп утыртканнар.
Минемчә, инде әлеге гадәттән күптән арынырга кирәк. Без бит 21нче гасырда яшибез. Бәрәңгене алыштырыр ризыклар да шактый. Җаның ни тели, шул бар. Үзебез исә бәрәңгедән бушаган җирдә җиләк-җимеш үстерәбез. Балаларыбыз, оныкларыбыз да бик ярата. Җәй буе рәхәтләнеп сыйланып, витамин туплыйбыз. Кышын бит алар бик кыйммәт тора, ә менә бәрәңгегә бәя үзгәрми диярлек. Кайчан телисең шунда сатып алырга була.
Алсу Гобәева, укытучы, Тукай районы Теләнче-Тамак авылы:
– Бәрәңге уңышы быел уртача, бик мактанырлык булмады, шулай да булганы җитәрлек. Быел бәрәңге бик кыйбат булыр димим, чөнки ел начар килмәде, халык бәрәңгеле булып калды. Бәрәңгене икенче икмәк дип юкка гынай әйтмиләр! Ул бик кирәк, татарларның да төп ашы булып тора. Бәрәңгене карабодай да, макарон да, дөге дә алыштыра алмый. Әйтик, безнең гаиләдә көн аралаш гел бәрәңге ашыйлар. Шуңа да әлеге культураны мул итеп утыртырга тырашабыз.
Алинә Харисова, Чаллы:
– Без шәһәрдә яшибез, бакчабыз юк. Моңа кадәр бәрәңгене ел да авылдан әниемнәрдән алып килә идек. Әниемнең сүзләренә караганда, быелгы бәрәңгенең уңышы начар булырга охшап тора, уртачадан да түбәнрәк, аз һәм вак. «Өч төрле сорт бәрәңге утырткан идек: икесе сары «Адрета», «Винета» сортлары, берсе – кызгылт «Синеглазка». Сары сорт тавык йомыркасы кебек кенә, кызгылт бәрәңге өметлерәк – казыган төпләрдән чагыштырмача эре уңыш чыга. Быел яз да соңга калып килде бит, шул сәбәпле бәрәңге ике атна соңрак утыртылды. Шулай булгач, алуын да соңрак алырбыз инде. Аннан җәй башы салкын булып, ул үсә алмый интекте. Көннәр җылынып, эсселек башланса да, яңгырларның яумавы да уңышның начарлыгына йогынты ясагандыр. Авылдашларның күпчелеге бәрәңгенең вак булуына зарлана. Бакчалары инеш буенда булганнарның гына уңышы яхшы чыккан», – ди ул. Шулай булгач, бәрәңгене быел сатып аласы булыр. Әгәр бу хәл барлык районнарга да кагылса, кибет-базарларда тагын бәрәңгенең бәясе артачак дигән сүз. Алай да төшенкелеккә бирелмибез, Аллаһы Тәгалә бит Үзе ризыкландыручы. Булганына шөкер итеп яшәрбез.
Лилия Кәшбиева, укытучы:
– Без дә авылда әти-әниләр бакчасында бәрәңге утыртабыз. Ел да 12 сутый – арттырганыбыз да, киметкәнебез дә юк. Бер елны да утыртмый калганыбыз да юк. Бөтен балалар, кияү-киленнәр май аенда җыелышып кайтып утыртабыз. Сентябрьдә берәү дә бер сәбәп тә тапмый – бергәләшеп казып алабыз. Җәй көне чүбен утау да, кортын агулау да безнең әш. Быел Мөслим районында июль аеннан бирле яңгыр яумады. Бәрәңге, яшелчәләргә дә су сибеп кенә үстердек. Шуңа да карамастан, бәрәңге уңышыбыз бик түбән. Башка елларда эре-эре бәрәңгеләр җыеп хәлдән тая идек, быел шундый вак, бер эре бәрәңге дә чыкмады. Аңа карап кәефебезне төшермәдек. Булганы җитәр. Башка ризыклар да бар бит. Терлек-кошларга пешерербез. Бәлки икенче икмәкнең сортын алыштырырга кирәктер. Аның корылыкка чыдам сорты бармы икән ул?
Сүз уңаеннан, бәрәңге турында монда да язган идек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев