Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бәрәңгеләре йодрык кадәрле

Быел июль-август айларында яңгыр яумаганлыктан күпләрнең бәрәңге уңышы начар булды. Бер танышым: «Дүрт чиләк утырттым, шуның кадәр алдым», – ди. Танылган блогер Руниза Закирова бәрәңгене капчыкка утыртып эксперимент ясады.

«Бер капчыкка дүрт бәрәңге утырткан идек, бишне алдык. Ярый инде минуска чыкмады», – дип шаяртты. Чыннан да, быелгы коры җәй бәрәңге өчен уңай булмады. Ә менә шәһәрдәшебез, картиналар галереясе хезмәткәре Әлфия Гарипова бәрәңгедән мул уңыш җыйды. 

– 20 ел буе кешегә булышып, бәрәңгене алардан гына ала идек. Быел үзебезнеке булсын дип, Аллаһка тапшырып, Кукмара районы Ташлы Елга авылында икенче икмәк утыртып карарга булдык. – ди ул. – Апрель аенда тартмаларга салып орлыкны яхшы итеп үрдердек. Һәм җирнең дымы беткәнче дип, 8 майда утырттык та. «Невский» сортлы бәрәңге орлыгын сеңелем Айсылу Зәйнуллина бирде. Бәрәңге утыртканда чокырга бер чәй кашыгы суперфосфат салдым. Яңгыр яумагач, эремәгәндер ул. Шуңа күрә аның файдасы булгандыр дип әйтә алмыйм. 

Бәрәңгебез вакытында тишелде, ботаклары куе яшел төстә калын булып үсте. Чүп үләннәре дә, колорадо коңгызы да күп булмады. Дөрес, чүп үләннәрен утадык, кортларга бер-ике тапкыр дару сиптек. Хезмәтебезнең нәтиҗәсе – җиде чиләк орлыктан 90 чиләк уңыш алдык. Мул уңышның сере җир җылыну белән дым беткәнче утыртуыбыздыр дип уйлыйм. Чөнки май ахырында утырткан авылдашларыбызның, танышларыбызның бәрәңгесе вак һәм аз булды. 

Әлфия ханымның гаиләсе киләсе елга бәрәңгене солы белән вика урынына утыртырга планлаштыра. Ул шәһәрдәшләргә яхшы итеп үрдерелгән орлыкны җир җылынгач, дым таралып беткәнче утыртырга киңәш итә. «Болай иткәндә бәрәңге тиз чыга һәм ныгып үсеп кала. Коры җиргә утыртсаң, ул тишелә алмый интегә», – диде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев