Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Берләшик»тә – театр яратучылар

Татар спектакльләрен Чаллы дәүләт драма театры артистларынан тыш укучылар да яратып куя. 4нче мәктәптә «Берләшик» театр студиясе эшләп килә. Аларның эшчәнлеге белән без дә танышып кайттык.

Әлеге студияне мәктәпнең театр берләшмәсе җитәкчесе Наҗия Хөсәенова җитәкли. Ул 4нче мәктәптә өч ел эшли. Моңа кадәр «Огниво» балалар иҗат үзәгендә хезмәт куйган. Анда да театр студия  түгәрәге алып барган. 

«Берләшик» түгәрәгенә ике төркем бала йөри. Һәрберсендә 15әр бала. Берсенә башлангыч сыйныф укучылары йөрсә, икенчесенә – 12-17 яшьлекләр. Алар атнага 3 тапкыр дәресләрдән соң киләләр.

Әлеге театр берләшмәсенә 2004 елның 1 сентябрендә нигез салына. 18 ел эчендә бирегә йөрүче балалар нинди генә бәйгеләрдә катнашмадылар. Алар арасында «Без бергә», «Сәхнә көзгесе», «Безнең арадагы талант», «Татарстан мәржәннәре», «Муса оныклары», «Туфан Миңнуллин бәйгесе» һәм башкалар. Һәркайсыннан призлы урыннар алып яисә җиңеп кайталар. 
– Бүгенге көндә «Яра» спектакле белән Туфан Миңнуллин исемендәге конференциягә әзерләнәбез, – ди Наҗия Габдулловна. – Сайлап алу турына видео җибәреп, Казанга чакыру алдык.

Бу спектакль белән былтыр «Сәхнә көзгесе» республика балалар театр фестивалендә җиңү яулаганнар иде. 

– Спектакльдә сугыш вакыты чагыла, 5 малаен да сугышка җибәргән гаилә турында. Иң төпчек малайлары әйләнеп кайта, тик ата-анасы танырлык дәрәҗәдә булмый ул, каты яраланган, – ди театр студия җитәкчесе. 

Сәхнә киеменәрен укучылар укытучылар белән бергә табалар. Аларга «Огниво» балалар иҗат үзәге дә булыша. 
«Яра» спектакленең өзегендә биш укучы – ике егет, өч кыз – катнаша. 9нчы сыйныф укучысы Ранис Фәйрушин театр түгәрәгенә өч ел йөри. 

– Миңа бу студиядә бик ошый, җитәкчебез бик яхшы, ул безнең өчен янып яши. Безнең коллектив дус, тату. Без барлык чараларда, конкурсларда актив катнашабыз. Бу спектакльдә бабай ролен уйныйм. Үземне сәхнәдә судагы балык  кебек иркен тотам. Гомумән, сәхнәдә уйнаганда күңелемә рәхәт була, – ди Ранис. Ул «Туй күлмәгем – соңгы бүләгем», «Әниләр һәм бәбиләр» спектакльләрендә дә уйнады. «Тормышымны медицина белән бәйләргә телим, ләкин сәхнә минем өчен һәрвакыт яраткан шөгылем булып калачак. Нинди генә уку йортына керсәм дә, спектакльләрдә уйнавымны дәвам итәчәкмен», – ди егет.  

Бәйгеләрдән тыш, «Берләшик» студиясе төрле  чаралар үткәрә. 

– Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен театраль тамаша аркылы күрсәтү дөресрәк һәм аңлаешлырак булыр дип «Светофорда кунакта» дип аталган әкият-тамаша күрсәттек. Анда төрле җырлар, шигырьләр ярдәмендә юлда йөрү кагыйдәләре искә төшерелә. Аларны үтәмәгән очракта бәхетсезлек килеп чыгарга мөмкинлеген искәртә, – ди Наҗия Хөсәенова. 
Яңа ел тамашасын «Берләшик» студиясенә йөрүчеләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Алар ел да балаларга җырлы-биюле театраль тамаша курсәтәләр. Быел да «Яңа елга яңача» дип аталган театраль тамаша башлангыч сыйныф укучыларына хуш килде. 

Камилә Зәкиеваның тормышында да театраль студия зур роль уйный. «Икенче ел йөрим, бик ошый, сәхнәдә уйнау оялу хисен бетерергә, талантны ачарга  ярдәм итә. Өч спектакльдә уйнадым.  «Туй күлмәгем – соңгы бүләгем» спектаклендә төп рольне Сәрияне башкардым. Сәхнәгә чыкканчы, спектакльне ютубтан карыйм, рольгә керәм, һәр көн өйдә сүзләрне ятлыйм», – ди кыз.
Наҗия Габдулловна мәктәпнең КВН командасына да ярдәм итә. «Авыл малайлары» җыелма командасы «Әйдә Шаярт» Татар КВН лигасында катнашып, «Иң  яхшы мәзәк» номинациясендә җиңде. 2нче сыйныф укучысы Ралиф Хаҗиевның «Татар малае – 2022» бәйгесенең финалына чыгуында да Наҗия Хөсәенованың роле зур. 



Фотолар Наҗия Хөсәеновадан алынды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы