“Безнең сыйныф уңганы-2017” конкурсы
Игътибар, игътибар! «Шәһри Чаллы» газетасы мәктәп укучылары арасында "Безнең сыйныф уңганы-2017" конкурсын игълан итә. Анда Чаллы һәм Чулман төбәгендәге район, авыл мәктәпләре укучылары, аерым сыйныфлар һәм хәтта ата-аналар комитетлары катнаша ала.
Моның өчен газетабызның электрон адресына сез тәкъдим иткән уңган укучының фотосын, аның уңышлары хакында һәм аның кайсы мәктәптән һәм класстан икәнлеге хакында язып 1 декабрьгә кадәр җибәрергә кирәк. Безнең электрон адрес: shahri_chally@mail.ru ( конкурска материалларны редакциягә дә китерергә була, адресыбыз: Яңа шәһәр,Яшь Ленинчылар бульвары , 9 йорт (27/19)) 2 декабрдән бәйгедә катнашучылар хакында мәгълүмат shahri_chally@mail.ru сайтына урнаштырылачак һәм шунда ук алар өчен тавыш бирергә мөмкин булачак. Конкурска йомгак 29 декабрьдә ясала. Җиңүчеләргә истәлекле һәм татлы бүләкләр, "Шәһри Чаллы" газетасының сертификаты тапшырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев