15 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Россия сыйфат системасы: сосискалар үлемгә китерергә мөмкин
Россия сыйфат системасы тикшерүе сосискаларның куркыныч булуын ачыклаган, дип хәбәр ителә Рен-ТВ телеканалы сайтында. Киңкүләмле тикшерү вакытында продукция үрнәкләренең яртысында экспертлар антибиотиклар тапкан, кайбер сосискаларда терлек сөякләре һәм сеңерләре табылган. Белгечләр сосисканың бер төрендә үлемгә китерергә сәләтле ботулизм инфекцион авыруы йоктыра торган микроорганизмнар тапкан. Тикшерү шулай ук ведомство маркировкаларының дөрес...
-
Иртәгә Татарстанда 3 градуска кадәр җылы булачак
16 ноябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава. Төнлә көньяк-көнчыгыш һәм көнбатыш районнарда урыны белән бераз кар явуы көтелә. Көньяк-көнбатыштан җил. Төнлә минималь һава температурасы 0.. -3 градус, ә көндез - 0..+3˚. Юлларда урыны белән бозлавык. Казанда аязучан болытлы һава, явым-төшем юк диярлек. Көньяк-көнбатыштан салмак җил исә, иң түбән температура 0..-2º тәшил...
-
Чаллы электробусларын – Сөгуд Гарәбстанына
"КАМАЗ" вәкилләре Россия бизнес-миссисе составында Сөгуд Гарәбстанында булып кайттылар. Делегация составына Россия экспорт үзәге, Россия-Гарәбстан Эшлекле Советы, тармак берләшмәләре, компанияләрдән 50 ләп топ-менеджер кертелгән иде.
-
“Безнең сыйныф уңганы-2017” конкурсы
Игътибар, игътибар! «Шәһри Чаллы» газетасы мәктәп укучылары арасында "Безнең сыйныф уңганы-2017" конкурсын игълан итә. Анда Чаллы һәм Чулман төбәгендәге район, авыл мәктәпләре укучылары, аерым сыйныфлар һәм хәтта ата-аналар комитетлары катнаша ала.
-
Чаллының мәктәп ашханәләренә рейд үткәрелде
Мәктәп ашханәсендәге тукланудан риза булмаган әти-әниләрнең бихисап күп зарлануларыннан соң, ниһаять, хакимият вәкилләре һәм шәһәрнең туклану комбинаты рейдка чыктылар. Чараның төп максаты мәктәп ашханәсендәге ризыкның тәмсез булуын түгел, ә балаларның сораулары артык югары икәнен исбатлау иде. Алар шәһәребез ашханәләрендә ризыкларны, менюның төзелешен һәм үтәлешен тикшерделәр.
-
Туберкулездан – дару
Россиядә туберкулез авыруын 2030 елда җиңәргә җыеналар. Бу хакта сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова сөйләде. Тюберкулез инде ничә еллар дәвамында кеше гомерен кыскартучы авыруларның берсе булып тора. Бүгенге көнгә кадәр әле аны җиңә алырдай дарулар уйлап табылмаган.
-
Хастаханәләрне тикшерәләр
Татарстан хастаханәләрендә көтелмәгән тикшерүләр бара. Планга кертелмәгән әлеге чараны республиканың Росздравнадзор бүлеге үткәрә. Региональ ведомство башлыгы урынбасары Любовь Шәйхетдинова сүзләренә караганда, 2004 елда Росздравнадзор оешкан вакытта, нибары 20 % тикшерүләр генә планга кертелмәгән булган.
-
Чаллылы мошенниклар ятмәсенә капкан
Күпме генә кисәтсәләр дә шәһәрдәшләребез һаман да мошенниклар тозагына эләгә. Шушы көннәрдә 43 яшьлек ир-ат белдерүләр сайты аша снегоход сатып алырга була. Үзенә кирәкле модельне тапкач сатучы белән элемтәгә керә һәм 29 мең сум күләмендә акча күчерә. Сөйләшенгән вакытка снегоходы килеп ирешмәгәч зыян күрүче хокук сакчыларына мөрәҗәгать итә. Алар сатучының...
-
Кремль не пошел на уступки Татарстану по вопросу изучения языка в школах
Позиция Кремля по поводу изучения национальных языков в школах не изменится. Они должны изучаться добровольно, исключений не будет ни для кого. Федеральный центр не намерен менять свою позицию, касающуюся изучения в школах национальных языков.
-
Салават һәм Элвин Грей - "Татар җыры" сәхнәсендә "дуэль" булырмы?
«Татар Җыры» эстрада фестиваленә дә санаулы көннәр калып килә. Татар шоу-бизнесының иң кайнар, популяр чарасына җырчылар инде әзерләнә башлады. Тамашаның кайбер нюанслары да билгеле булды. Оештыручылар белдерүенчә, Пирамида концертлар залы сәхнәсендә киң форматлы экран куелачак.
-
Бензин бәясе рекорд куйды
"Российская газета" хәбәр итүенчә, илдә бензинның күпләп сату бәясе яңа рекорд куйган. Узган атнада АИ-92 маркалы бензинның тоннасы - 42 мең 850 сум (2,3 процентка арткан), ә АИ-95 44 мең 990 сумга (1,7 процент арткан) кыйммәтләнгән. Санкт-Петербург халыкара товар-чимал биржасында әнә шундый хәлләр күзтелгән.