30 август сезнең өчен нинди көн? (+опрос)
1990 еллардагы тарихи вакыйгаларны искә алганда хисләнеп сөйләүчеләр дә, төшенке кәеф белән, файдасы булдымы, дигән сорау куючылар да юк түгел. “Аерым кешеләр баеды, ә бәйсезлек өчен көрәшкән ихлас кешеләр ярык тагарак янында торып калды” дигән фикерләрне дә ишетергә була. Әмма 1990 елның 30 августында Татарстанның мөстәкыйльлеге турында кабул ителгән декларацияне күпләр мөһим документ дип саный. Ул Татарстан тормышын үзгәрттеме? Милләт язмышында үзгәрешләр булдымы? 30 август сезнең өчен нинди көн?
Шәһәрдәшләребезгә шул сораулар белән мөрәҗәгать иттек.
Фирдүсә Әюпова, Г.Акыш исемендәге 84нче лицей - интернат директоры:
- Декларация кабул ителү – Татарстан өчен тарихи вакыйга. Иң зур казанышларның берсе - халыкның уянуы, милли үзаңның үсүе. Татарлар милләтнең авыр хәлдә булуына һәм мондый хәлдән котылу юлларын бергә эзләргә кирәклегенә инанды. Конституциябез, телләр турында канун барлыкка килде. Милли мәктәпләр, театрлар ачылды. Татарча газета-журналлар нәшер ителә башлады. Татарлар курыкмыйча үз ана телләрендә сөйләшә башладылар. Без теләгәнчә үк булмаса да, татар теленең дәрәҗәсе дә артты. Республика, шәһәрләребез үсештә. Казаныбыз танымаслык булып, милләттәшләрнең Мәккәсенә әйләнде. 1980 еллар азагында аның бу кадәр үсеш алачагын күз алдына да китереп булмый иде. Декларация, төрле килешүләр, шартнамәләр төзү белән республиканың дәрәҗәсе үсте, сәясәт һәм икътисад өлкәсендә Татарстан, аның Президенты белән исәпләшәләр. Декларация нәтиҗәсендә, мөстәкыйль фикерлибез, икътисадта үз юлыбыз. Татар авыллары сакланып калды.
Хәзер “Адымнар” дип исемләнгән заманча полилингваль мәктәпләр ачыла. Алар татар телен үстерүгә һәм татарны дөньяга танытуга өлеш кертер дип уйлыйм. Шушы яулап алган казанышларыбызны югалтмасак иде. Һәр татар кешесе милләтебезнең киләчәгенә үз өлешен кертеп, киләчәккә ышаныч белән яшәсен иде.
Илфат Сафин, машина йөртүче:
- Бу бәйрәмне гади ял көне итеп кабул итәм. Суверенитет турында декларация кабул ителү татар өчен зыянлы булмады. Халык милләт төшенчәсен башкачарак кабул итә башлады, ата-аналар “дәүләте була икән, татар бетми” дип балаларын татар мәктәпләрендә укыта башлады, милли рухта тәрбияләде. Шунда укыган балалар үсеп чыкты, шәһәрләрдә татар катламы барлыкка килде. Татарстанның төзек, матур булуын элегрәк, суверенитетка бәйли идем, ләкин чит шәһәрләргә йөргәч, бу фикердән кире кайттым. Кайсы өлкәгә барма, берәр төзек авыл булса, ул, һичшиксез, татар авылы булып чыга. Бу бары татар халкының тырышлыгына бәйле. Ырымбург, Чувашстан, Пенза, Сембер якларында шулай, анда суверенитет юк. Кайчан да булса Россия таркалырга мөмкин, шул вакытка татарның ныклап аягында басып калырлык әзерлеге булсын иде.
Гөлзадә Руденко, Алабуга музей-тыюлыгы генераль директоры:
- Соңгы елларда Татарстан икътисадый яктан гына түгел, мәдәният-сәнгать өлкәсендә дә үсә. Казан, Алабуга, Болгар, Свияжск һәм башка шәһәрләр танымаслык булып үзгәрде. Чаллыда татар Дәүләт драма театрының яңа бинасы барлыкка килде, “Мастеровые”га яңа бина төзелә. Суверенитет турында декларация кабул ителгәннән соң, татарлар милләтләре белән горурлана башладылар. Республикада татар һәм башка милләтләрнең мәдәният-сәнгать үсеше өчен барлык шартлар да тудырылган. Халыклар дуслыгы йортлары, Татарстан халыклары ассамблеясе эшли. Казандагы милли китапханә – республиканың горурлыгы.
Татарстан Президенты, хөкүмәтебез мәдәният-сәнгатьне халыкка тәкъдим итү, популярлаштыру һәм үстерү буенча Россиядә алдынгы урында.
30 август республика көнендә тууым белән дә мин бәхетле. Гадәттә бу көнне эшләсәм дә, туганнарым-дусларым ял итә. Аларның минем бәйрәмне бизи алулары миңа рәхәтлек бирә. Шәһәрдәшләремне республика һәм шәһәр көне белән котлыйм. Киләчәктә дә матур, бай республикада сәламәт булып, рәхәт яшик.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев