28 август 2021 яңалыклары
-
Киявем чәчәкләр алып кайта
Фәүзия кызы-кияве белән бәхетле гомер кичерүен сөйләп бирде.
-
Энергияле, актив, хезмәт сөючән чаллылы Нина Морзаханова 29 ел җыештыручы булып эшли
Сүз җыештыручы турында бара. Гадәттә, алар энергияле, актив, хезмәт сөючән була. Йорт территориясендә матурлык тудыра алар. Шундый кешеләрнең берсе белән без дә очраштык.
-
Татарстан Республикасы көне һәм Шәһәр көне: 30 августка чаралар программасы
Чаллыда Татарстан Республикасы көне һәм Шәһәр көне уңаеннан бәйрәм чаралары узачак.
-
Чаллының 7нче дәваханәсендә булачак әниләр өчен чат-ярдәм эшли башлады
Яр Чаллы шәһәр поликлиникасының хатын-кызлар консультациясендә булачак әниләр өчен чат-ярдәм эшли башлады. Монда йөклелек буенча күзәтелә торган пациентлар WhatsApp аралашу төркеменә дә өстәлергә мөмкин.
-
Чаллыда санкциясез сәүдәне бетерү эше дәвам итә
Август башыннан автокалада юлларда санкцияләнмәгән сәүдә булдырмау максатларында башкарма комитетның һәм полициянең җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү идарәсе хезмәткәрләреннән өч уртак төркем эшли.
-
Чаллының Автозавод районында 357 укучыга уку елына әзерләнүдә ярдәм күрсәтелде
Автозавод районы буенча “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясен уздыру чорында депутатлар авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга хәйрия ярдәме күрсәтүдә актив катнашты. Алар ягыннан 70тән артык укучыга сизелерлек ярдәм күрсәтелде.
-
Бездә дә урманнар янмасын!
Республикада янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чикләүләр кертелде. 6 августтан 27сенә кадәр ТР министрлар Кабинеты карары нигезендә «Түбән Кама» милли паркына машина белән керү, учак ягу тыелды.
-
Әдәби Сабантуйда шәһәребез язучы-шагыйрьләре дә катнашты +фотолар
27 августта Арча мәйданында Әдәби Сабантуй гөрләде. Ул Татарстанда туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы һәм Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан үткәрелде. Чаллы Язучылар берлеге рәисе Факил Сафин җитәкчелегендә шәһәребез язучы-шагыйрьләре дә әлеге күркәм бәйрәмдә булып кайтты.
-
30 август сезнең өчен нинди көн? (+опрос)
1990 еллардагы тарихи вакыйгаларны искә алганда хисләнеп сөйләүчеләр дә, төшенке кәеф белән, файдасы булдымы, дигән сорау куючылар да юк түгел. “Аерым кешеләр баеды, ә бәйсезлек өчен көрәшкән ихлас кешеләр ярык тагарак янында торып калды” дигән фикерләрне дә ишетергә була. Әмма 1990 елның 30 августында Татарстанның мөстәкыйльлеге турында кабул ителгән декларацияне күпләр мөһим документ дип саный. Ул Татарстан тормышын үзгәрттеме? Милләт язмышында үзгәрешләр булдымы? 30 август сезнең өчен нинди көн?
-
Чаллыда “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе дәвам итә
Шәһәрнең пенсия фонды һәм ПФР Яшьләр советы традиция буенча «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия проектында катнашты.
-
Яр Чаллыда 52 мәктәп шәхси махсус оешмалар тарафыннан сак астына алыначак
Мәгариф учреждениеләренең яңа уку елы башлануга әзерлеге турында матбугат конференциясендә мәгариф идарәсе җитәкчесе Рөстәм Хуҗин сөйләде.
-
Кысла тоткан өчен 24 елга төрмәгә
Биш браконьер Новосибирск өлкәсендә тозлы күлләрдә кысла тотуда гаепләнде.
-
Пенсионерларга - 10 мең сум
Россия Президенты Владимир Путин пенсионерларга бер тапкыр 10 мең сум түләү турындагы указга кул куйды. Аның нигезендә пенсия алучы аерым категория гражданнарга һәм лаеклы ялдагыларга бер тапкыр өстәмә акча түләү күздә тотыла.
-
ТР Эчке эшләр министрлыгы кисәтә
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы шуны искә төшерә: әгәр сез җинаять шаһиты булдыгыз, шулай ук кемнең дә булса гамәлләрнең законлылыгына шик туса, якындагы полиция бүлегенә мөрәҗәгать итегез, яисә 02, 102, 291-20-02 телефоннары аша шалтыратыгыз.