Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бөҗәкләр ашарга тәкъдим итәләр?

Белгечләр әйтүенчә, бөҗәкләр итне алыштырырлык аксымга, витаминнарга, клетчаткага бай.

Ишеттегезме, Татарстанда яшәүчеләр бөҗәкләр ашый башларга мөмкин? Бу хакта ТР цифрлы үсеш, инфотехнологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин фикер алышырга чакырган иде. Ул бөҗәкләрне киләчәк ризыгы дип атады.

Белгечләр әйтүенчә, бөҗәкләр итне алыштырырлык аксымга, витаминнарга, клетчаткага бай. Моннан тыш, аларны үрчетү, эре терлеккә караганда, экологик яктан зыянсызрак та ди алар.

«Сез бөҗәкләр ашар идегезме? дигән сорауны без газета укучыларыбызга да бирдек. Шулай ук «Шәһри Чаллы»ның ВКонтакте төркемендә сораштыру уздырдык. Анда катнашкан 43 кешенең 70 проценты «Беркайчан да!» дип, 25,5 проценты «Ашарга әйбер калмаса, кая барасың?!» дип, 4,5 проценты «Ашап карар идем» дип җавап бирде.

Мәүлидә Гайсина, шәһәрдәшебез:

– Минем үземә бөҗәкләрдән чикерткә, бал кортлары ошый. Әлбәттә, ашап караганым юк. Аларны ашауны күз алдына да китерә алмыйм.

Зөләйха Шәймөхәммәтова, пенсионер:

– Бу дөнья кая бара? Безнең халык гасырлар буе икмәк, бәрәңге, ит ашаган. Бөҗәкләр җир өчен, кошлар өчен файдалы ризык, ләкин кешеләр өчен түгел. 
Ходай күрсәтмәсен андый хәлгә барып җитәргә. Мине бу хәбәр бик тетрәндерде, мин каршы! Биологлар ачыш ясаганда үзләре туклансыннар! 

Рәмис Хәбибуллин, ТЭЦ хезмәткәре:

– Корт-личинкалар ашауга уңай карыйм. Чит илләрдә әллә кайчан мондый тәҗрибә бар инде. Әйтик, үземнең берничә тапкыр Таиландта булганым бар. Биредә кыздырылган чикерткәләр, тутовый шелкопряд күбәләге коконнарын, саранча, гигант су кортларын, сверчок, күбәләк кортларын, личинкаларын ашыйлар. Кыздырылган чикерткә белән су тараканнарын үземнең дә татып караганым бар. Сатучыга кыздырылган бөҗәкләргә заказ бирәсең, ул синең алда аларны кызып торган кап-кайнар майга ыргыта да, бер минутлап шуны болгатып кыздырып ала. Кызып чыккач, күз алдыңда ала да, шулар өстенә соя соусы сала, кара борыч һәм яшел тәмлеткәчләр белән бизәп бирә. Паттайя шәһәре базарларында чикерткәләрне әле тере килеш тә майга салып, кыздырып бирүләрен беләм. Тик андыйлары озаграк әзерләнә дип уйлыйм. 
Кыздырылган чикерткәләр тәме буенча без ашарга ияләшкән чипсылар кебек була. Тутовый шелкопряд күбәләге коконнары чикләвек тәменә, бамбук суалчаннары попкорнга охшаган дияр идем.
Шунысы бар: Таиландта кыздырылган саранча сатып алсагыз, аның аякларын ашамагыз. Алар бик каты була, хәтта муеныгызны җәрәхәтләргә мөмкин, шуның өстенә, артык ачы да. Сатучылар безгә бөтен бөҗәкләрне дә кайнар килеш ашарга киңәш иткән иде, болай алар аеруча да тәмле була. 
Бөҗәк-личинкаларда бик күп аксым барлыгын да әйтеп китәргә кирәк, моннан тыш, кальций белән дә баетылган. 100 грамм кыздырылган чикерткәдә 20 грамм аксым һәм 35 грамм кальцийның барлыгы билгеле. Моннан тыш, кыздырылган бөҗәкләрдә бер грамм да холестерин булмый! 
Сезгә боларны сөйләгәндә дә авыздан сулар килде. Хәзер берәр порция кыздырылган чикерткәдән бер дә баш тартмас идем! 

Нурия Зарипова:

– Нинди бөҗәк турында сөйлиләр инде тагын? Монда болай да чын ризык ашаган юк бит. Бөтен нәрсәгә, ипи-сөтенә кадәр химия салалар дип сөйләп торалар телевизордан. Анысына ышанам, бозылмасын дип онына да, утырткан орлыгына да дару сибәләр бит. Бәрәңгене дә үз кулларыбыз белән агулыйбыз. Бөҗәкләр дә ашау өчен һич өйрәнелмәгән дип саныйм. Бәлки ул  авыру булып киләсе буында гына чыгар? Ашарга яраса, безнең әби-бабайлар да ашар иде аны. Гомер буе чебен, таракан төшмәсен дип өстәлдәге ризыкны каплаганнар, корт кермәсен дип онны иләгәннәр. Кыскасы, мин бөҗәк ашау яклы түгел. Шунысы гына куркыта, бездән сорап тормый гына ризыкка куша башламасыннар!

Айзира Бадикова:

– Без авыл балалары. Өстәлдән ит, сөт, ипи өзелмәде. Әти-әни без үскәндә өчәр сыер, 4-5 үгез, 20-30 сарык, 1 ат асрады. Тавык, каз, үрдәкне әйтеп тә тормыйм. Атыбыз ел да колынлап, үскәч аны да иткә суя иделәр. Ничә генә төрле ит дип әйтүем. Иртә-кич җылы сауган сөт, мичтә, соңрак духовкада пешкән өй ипие һәм итле-бәрәңгеле аш. Яки итле бәлеш, өчпочмак, кәтлитләр... Ничәмә-ничә буын әби-бабайларым терлек асраган, ит ашаган. Ачлык еллар турында әйтмим хәзер. Ул чакта ничек булганын ишетеп беләбез. Инде без, 21нче гасыр балалары, шәһәрдә яшәсәк тә, дүрт камералы морозильникның 3есе ит белән тулы. Безнең кебек авыл балаларының күбесенеке шулай. Авылдан алып килергә мөмкинлекләре булса, әлбәттә. Ботлап ит сатып алып морозильнигын тутыручыларны да беләм. «Ат урынына эшләп кайткан ир ит ашарга тиеш, кызым», – ди әнием. Чыннан да, ирем итсез ризыкны ашамлыкка да санамый. Ул да авыл малае бит. Балалар да ит ярата. Һәм менә сиңа, бөҗәк ашарга дисеннәр әле! Ишетүгә күңелем болганды, укшытты. Акылым әле моңа һич әзер түгел, бәлки әзер булмас та! 

Сәхифәне Айзирә Имамова әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев