Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Буран фаҗигалар китерде

Казаннан М7 трассасына чыккан җирдә ике баласы белән бер хатын юл авариясенә эләккән. Әни кеше һәм бер бала шунда ук җан биргән.

Лаешка борылыш янында йөк төягән фура һәм җиңел автомобиль юл читенә төшкән. Зыян күрүчеләр турында мәгълүмат юк диелә.
Югары Ослан районы Макулово авылы янында берьюлы биш машина бәрелешкән, шуларның икесе юл читенә төшкән. Иң авыр хәл Уфага таба баручы трассада дип хәбәр иткән юл йөрүчеләр. Трассаны кардан башлыча Казан юнәлешендә чистартканнар, юлны тайгакка каршы эшкәртмәгәннәр. Бүген дә кичкә буран булуы көтелә, ди белгечләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Погода