Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чәчәкле Чаллы

Шәһәр урамнарын 1,5 млн чәчәк бизи.

Чаллы 1990 еллардан бирле Россиянең иң төзек, иң яшел, иң матур шәһәрләре исемлегендә. Шәһәребезнең гүзәллегенә килгән кунаклар соклана. «Чаллы – бик матур шәһәр. Андагы чәчәк композицияләре күз явын алырлык. Чаллыга барган саен шул матурлыкны тудырган кешеләргә рәхмәт укыйм», – диләр Балык Бистәсе районы кызы Тәнзилә Нуриева. 

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев җитәкчеләрне дә, халыкны да Чаллыны матур, төзек, яшел итәргә өнди. Өмәләрдә актив катнашып ул үзе дә шәһәрнең төзеклеге, яшеллегенә зур өлеш кертә. 

Бүгенге көндә шәһәрнең матурлыгы өчен «Горзеленхоз» муниципаль-унитар предприятиесе җавап бирә. Биредә эшләүчеләр чәчәклекләрне төрләндерәләр, яңа проектларны тормышка ашыралар. Әйтик, соңгы елларда кече архитектура формалары урынына проспектларга вазоннар куя башладылар. 
Предприятие хезмәткәрләре үсентеләр утыртудан башлап, ел әйләнәсендә урамнарны, проспектлардагы агач, куакларны тәртиптә тоталар. Проспектлардагы чәчәклекләрне, вазоннарны күргәч биредә эшләүчеләрнең кулларыннан гөл тамганына тагын бер кат инанасың. «Быел барлыгы 1,5 млн чәчәк утырттык. Шәһәребез матур булсын дип тырышабыз», – ди 5нче бригада бригадиры Валентина Гусакова. 

Валентина Гусакованың «Горзеленхоз» муниципаль унитар предприятиесендә эшли башлавына 25 ел тулган. Ул җитәкләгән бригада нәтиҗәле хезмәте өчен берничә ел дәвамында төрле бәйгеләрдә беренче, икенче урыннар яулый. «Үз эшен белеп, күңел җылысын биреп башкара. Аның белән эшләве җиңел», – диделәр аның турында хезмәттәшләре. Шәһәр урамнарында күпчелекне петуниялар тәшкил итә, чөнки әлләни тәрбия таләп итми торган бу чәчәкләр җәй буе чәчәк атып тора. Шулай ук цинерария, агератум, бәрхет чәчәк, каллы, гортензия һәм башка чәчәкләрдән дә композицияләр ясаганнар. 
Валенитина Гусакова бригадасында биш кеше эшли. Барысын да бер сыйфат – чәчәкләрне һәм матурлыкны ярату берләштерә. Алар 20гә якын чәчәклекне тәртиптә тота. 

Без барган көнне Халыклар дуслыгы проспектындагы чәчәклекләрдә өч кеше эшли иде. Владимир Маслов белән Рафаэла Сабирҗанова ялда иде. 
Надежда Глазунова – 30, Алифә Зыялтдинова 8 ел, Ләйсән Ибраһимова икенче елын эшли. 

«Без иртәнге сәгать 7дән кичке 16 сәгатькә кадәр эшлибез. Чәчәкләрнең корыганнарын кисеп алабыз, чистартабыз, чүпләрен утыйбыз, тукландырабыз, су сибәбез. Каникул вакытында безгә 2шәр сәгать мәктәп укучылары да ярдәм итте. Без шәһәрдәшләребезгә матурлык бүләк итә алуыбыз белән бәхетле. Күрегез әле, алар нинди матурлар, хуш ислеләр!» – ди Надежда Глазунова. 

«Эсседә эшләү арытмыймы? – дип сорыйм кызлардан. «Юк, безне эссе дә, салкын да куркытмый. Кыш көне дә агач-куакларның ботакларын кисеп формада тотабыз. Чыныгабыз ахрысы, бер чирләгәнебез дә юк. Киләчәктә дә исән-сау булып эшләргә язсын», – диләр алар.
Алифа ханым тормышын чәчәкләрсез күз алдына да китерә алмый икән. «Эшемнән ләззәт алам. Чәчәкләрне бик яратам, бакчамда да күп алар. 21 сорт нәрцис, 10 сорт канәфер, розалар... Алар белән сөйләшә-сөйләшә эшлим. Махсус хәрби операциядәге улым Илшат исән-сау кайтсын дип тели-тели тәрбиялим үзләрен», – ди Алифә ханым. 

Чаллы дәүләт педагогия университеты студенты Ләйсән Ибраһимова җәйге ялын икенче ел инде чәчәкләргә багышлый. «Апалар белән рәхәт итеп эшлибез. Үземне авылдагы кебек хис итәм. Чәчәкләр белән мәш килергә яратам. Безнең хезмәт кешеләрне сөендерә бит», – ди ул. 
– Матурлык дөньяны коткара, диләр. Без шуңа ирешергә тырышабыз. Чәчәкләребез матур булсын дип иртәннән кичкә кадәр эшлибез. Тик бу матурлыкны бозучылар да очрап тора. Бер ир пычак белән каллыларны кискән иде. Машина йөртүчеләр тәмәке төпчеге, пластик шешәләр, чүп-чар ташлап китәләр. Аны машинадан төшкәч чүп савытына салырга ярамыймы?! Әллә бу кеше хезмәтен санга сукмаумы икән? Без бит кешеләргә матур булсын дип тырышабыз, – дип борчуларын да җиткерделәр кызлар.

Видеокамера аша чәчәклеләрне бозучыларны табып, җаваплылыкка тартсаң, башкаларга сабак булыр иде. Матур чәчәкләргә карап сокланыйк, хозурланыйк, дуслар. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чәчәкләр