Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мохтаҗлары кайнар ашсыз калмасмы?

“Приют человека” проекты авторы, кыр кухнясын оештыручы Рөстәм Гатин махсус операциягә китә.

Мохтаҗларны, яшәү урыны булмаганнарны кайнар ризык белән тәэмин итүче эшмәкәр,  “Приют человека” проекты авторы Рөстәм Гатин махсус операциягә китә. Бу хакта инде без алдан хәбәр иткән идек.

Бу исә үзәккә йөрүчеләрдә борчу тудырды. “Безне хәзер кем тукландырыр”, - дип хафага төште алар. Сорауга ачыклык кертер өчен без хәйрияче белән элемтәгә кердек. Аның сүзләренчә, биредә борчылыр урын юк.

“Барысын да җайга салып китәм. Алдан ук ризыклар алуны да, җаваплы кешеләрне дә билгеләп куйдым. Мин хәрби операциядә булганда алар проектыбыз кысаларында каралган барлык эшләрне дә башкарачаклар. Мохтаҗлар кайнар ашсыз калмаячак”, - диде Рөстәм Гатин.
Әлегә ул Чаллыда. “Китү көнен хәбәр итә алмыйм, бу беренче чиратта куркынычсызлык мәсьәләләре белән бәйле”, - ди эшмәкәр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәрби хәрәкәт